Төп мәгълуматка күчү

Бар газапларда Иблис гаеплеме?

Бар газапларда Иблис гаеплеме?

Изге Язмалар нигезендә җавап

 Изге Язмаларда Шайтан Иблис чыннан да бар дип әйтелә. Ул җинаятьчеләр башлыгы кебек эш итә һәм үз максатына ирешер өчен «ялган галәмәтләр» «алдау» куллана. Әйе, Изге Язмаларда әйтелгәнчә, ул «яктылык фәрештәсе булып кылана» (2 Тисалуникәлеләргә 2:9, 10; 2 Көринтлеләргә 11:14). Иблиснең барлыгын аның китергән зыяныннан күреп була.

 Шулай да Иблис бар газапларда гаепле түгел. Ни өчен алай дип әйтеп була? Аллаһы кешене сайлау иреге белән барлыкка китергән: без я начар, я яхшы юлны сайлый алабыз (Йошуа 24:15). Шуңа күрә үзебез начар юл сайлап, моның аяныч нәтиҗәләрен «урабыз» (Гәләтиялеләргә 6:7, 8).