Төп мәгълуматка күчү

Иман иткән кеше берәр дини оешма белән бәйле булырга тиешме?

Иман иткән кеше берәр дини оешма белән бәйле булырга тиешме?

Изге Язмалар нигезендә җавап

 Әйе, чөнки Аллаһы кешеләрнең гыйбадәт кылу өчен бергә җыелуларын тели. Изге Язмаларда болай әйтелә: «Әйдәгез, бер-беребезне мәхәббәт һәм игелекле эшләргә дәртләндерер өчен, бер-беребезгә игътибарлы булыйк... бергә үткәргән очрашуларыбызны калдырмыйк» (Еврейләргә 10:24, 25).

 Гайсә Мәсих аның шәкертләре оештырылган төркем булачак икәнен күрсәткән. Ул болай дигән: «Бер-берегезне яратуыгыздан барысы да сезнең минем шәкертләрем булуыгызны белерләр» (Яхъя 13:35). Андый ярату аеруча Мәсих шәкертләренең бер-берсе белән аралашуыннан күренергә тиеш. Алар җыелышлар оештырырга һәм Аллаһыга гыйбадәт кылыр өчен регуляр рәвештә очрашулар үткәрергә тиеш (1 Көринтлеләргә 16:19). Барысы бергә алар бөтендөнья кардәшлек булырга тиеш (1 Петер 2:17).

Дини оешма белән бәйле булу гына җитәрлек түгел

 Изге Язмаларда Аллаһыга гыйбадәт кылу өчен бергә җыелырга кирәк икәне әйтелсә дә, анда Аллаһыга яраклы булыр өчен бу гына җитәрлек дип әйтелми. Аллаһы хупласын өчен, кешенең дине аның көндәлек тормышына тәэсир итәргә тиеш. Мәсәлән, Изге Язмаларда болай әйтелә: «Аллаһыбыз һәм күктәге Атабыз каршында саф һәм нәҗесләнмәгән гыйбадәт кылу — авырлыклар кичерүче ятимнәр белән тол хатыннар турында кайгырту һәм үзеңне бу дөньяның бозык юлларыннан саклау» (Ягъкуб 1:27).