Дога кылганда нәрсә турында әйтеп була?
Изге Язмалар нигезендә җавап
Изге Язмаларда Аллаһы ихтыяры ачык итеп күрсәтелгән һәм Аллаһыга аның ихтыяры буенча булган һәр нәрсә турында дога кылып була. «[Аллаһы] ихтыяры буенча нәрсә генә сорасак та, ул безне ишетә» (1 Яхъя 5:14). Үзегезне борчыган нәрсәләр турында әйтергә ярыймы? Әйе. Изге Язмаларда, Зәбур китабында: «Аның алдында күңелләрегезне бушатыгыз»,— дип әйтелә (Мәдхия 61:9).
Нәрсә турында дога кылып була? Мәсәлән:
Иман турында (Лүк 17:5).
Изге рух ягъни Аллаһының эш итүче көченең дөрес булганны эшләргә булышуын сорагыз (Лүк 11:13).
Борчылуларны җиңәргә һәм вәсвәсәгә каршы торырга көч сорап була (Филипиялеләргә 4:13).
Җан тынычлыгы турында (Филипиялеләргә 4:6, 7).
Дөрес карарлар кабул итәр өчен акыл сорап була (Ягъкуб 1:5).
Көндә кирәк булган нәрсәләр турында (Маттай 6:11).
Гөнаһларыбызны кичерү турында (Маттай 6:12).