Иблис кешеләр өстеннән идарә итә аламы?
Изге Язмалар нигезендә җавап
Иблис һәм җеннәр кешелеккә көчле йогынты ясый. Изге Язмаларда: «Бөтен дөнья Явызның хакимлеге астында тора»,— дип әйтелә (1 Яхъя 5:19). Изге Язмаларда Иблис кешеләргә нәрсә ярдәмендә йогынты ясый дип әйтелә.
Алдау. Изге Язмалар кешеләрне «Иблиснең мәкерле эшләренә каршы торырга» дәртләндерә (Эфеслеләргә 6:11). Иблиснең мәкерле эшләренең берсе — кешеләрне алдау. Ул үзенә иярүче кешеләрне Аллаһыга хезмәт итәләр дип ышандыра (2 Көринтлеләргә 11:13—15).
Спиритизм. Иблис кешеләрне медиумнар, күрәзәчеләр һәм астрология белән шөгыльләнүчеләр аша алдый (Канун 18:10—12). Наркотиклар, гипноз, медитация кеше акылын томалый һәм аны җеннәр йогынтысына дучар итә (Лүк 11:24—26).
Ялган дин. Ялган тәгълиматларга нигезләнгән диннәр кешеләрне алдап, Аллаһыны тыңламаска этәрә (1 Көринтлеләргә 10:20). Изге Язмалар андый ялганга нигезләнгән дини карашларны җеннәр тәгълиматы дип атый (1 Тимутигә 4:1).
Үз колы итү. Изге Язмаларда явыз рухлар кешеләрне үз коллары итеп аларга зыян китергән дип әйтелә. Җенле кешеләр кайчакта сукыр, телсез булган һәм хәтта үз-үзләренә зыян китергән (Маттай 12:22; Марк 5:2—5).
Иблиснең йогынтысына ничек каршы торырга?
Безгә җеннәр йогынтысыннан куркасы юк, чөнки Изге Язмаларда без Иблискә уңышлы каршы тора алабыз дип әйтелә.
Иблиснең «алымнары билгеле» булсын өчен, ул кулланган «коралларны» күрергә тырышыгыз (2 Көринтлеләргә 2:11).
Изге Язмалардан белем алыгыз һәм аның буенча яшәгез. Изге Язмаларның принциплары буенча яшәү, сезне Иблис йогынтысыннан яклаячак (Эфеслеләргә 6:11—18).
Җеннәр йогынтысы белән бәйле бар нәрсәне чыгарып ташлагыз (Рәсүлләр 19:19). Мәсәлән, спиритизмга этәрүче музыка, китаплар, журналлар, плакатлар һәм фильмнар.