Төп мәгълуматка күчү

Үлгәч кеше белән нәрсә була?

Үлгәч кеше белән нәрсә була?

Изге Язмалар нигезендә җавап

 Изге Язмаларда: «Тереләр үләчәкләрен беләләр, ә үлеләр бернәрсә дә белми»,— дип әйтелә (Вәгазьче 9:5; Мәдхия 146:4). Шуңа күрә үлгән кеше яшәүдән туктый. Үлгән кеше уйламый да, бернәрсә эшләми дә, хис тә итми.

«Кире туфракка кайтырсың»

 Беренче кеше Адәм белән сөйләшкәндә Аллаһы үлгән кеше белән нәрсә була икәнен аңлатып биргән. Адәм Аллаһыга тыңлаучан булмаган, шуңа күрә Аллаһы аңа: «Син туфрак һәм кире туфракка кайтырсың»,— дип әйткән (Яратылыш 3:19). Аллаһы Адәмне «җир туфрагыннан яраткан» булган (Яратылыш 2:7).

 Бүген дә үлгән кешеләр «туфракка кайта». Изге Язмаларда кешеләр һәм хайваннар турында болай дип әйтелә: «Барысы да туфрактан булдырылган, барысы да туфракка кайтыр» (Вәгазьче 3:19, 20).

Үлгән кешеләрнең өметләре бар

 Изге Язмаларда үлем еш кына йокы белән чагыштырыла (Мәдхия 13:3; Яхъя 11:11—14; Рәсүлләр 7:60). Тирән йокыга талган кеше-тирә якта нәрсә булганын сизми. Үлгән кешеләр дә бернәрсә сизми. Изге Язмаларда Аллаһы, үлгән кешеләрне уятып, аларга кабат яшәргә мөмкинлек бирә ала дип әйтелә (Әюб 14:13—15). Аллаһы кешеләрне терелтәчәк һәм андый кешеләрнең өметләре бар.