Төп мәгълуматка күчү

Пасах бәйрәмен ничек үткәргәннәр?

Пасах бәйрәмен ничек үткәргәннәр?

Изге Язмалар нигезендә җавап

 Пасах бәйрәмен яһүдләр б. э. к. 1513 елдан башлап бәйрәм итә башлаган. Ул елны исраиллеләр Мисыр коллыгыннан азат ителгән булган. Аллаһы аларга һәр ел, яһүдләрнең календаре буенча абиб аеның (соңрак бу ай «нисан» дип атала башлаган) 14 көнендә азат ителүләрен искә төшерергә кушкан (Чыгыш 12:42; Левилеләр 23:5).

Ни өчен бу бәйрәмне Пасах дип атаганнар?

 «Пасах» дигән сүз «узып китү; үтеп китү» дигәнне аңлаткан дигән еврей сүзеннән килеп чыккан. Бу сүз Аллаһы Мисыр җирендә һәр беренче баланы һәлак иткәндә, ә исраиллеләрне коткарганда беренче тапкыр кулланылган булган (Чыгыш 12:27; 13:15). Мисырлыларны җәзалар алдыннан Аллаһы исраиллеләргә сарык я кәҗә бәтиен чалырга, ә канын ишек башына бөркергә кушкан (Чыгыш 12:21, 22, искәрмә). Ишек яңакларындагы кан билге булып торган һәм Аллаһы, аны күреп, аларның балаларына зыян китермичә «үтеп киткән» (Чыгыш 12:7, 13).

Пасах бәйрәмен борынгы заманда ничек үткәргәннәр?

 Аллаһы исраиллеләргә беренче Пасах бәйрәмен үткәрү буенча күрсәтмәләр биргән a. Изге Язмаларда Пасах бәйрәменең үзенчәлекләре китерелә.

  •   Корбан. Исраилле гаиләләр абиб (нисан) аеның 10 нчы көнендә бер яшьлек сарык (я кәҗә) бәтиен сайлап, 14 нче көнендә чалганнар. Беренче Пасах бәйрәмендә яһүдләр сарык (я кәҗә) бәтиенең канын ишек яңакларына һәм ишек башына сипкән, ә итен утта кыздырып ашаган (Чыгыш 12:3—9).

  •   Ризык. Сарык (я кәҗә) бәтиеннән тыш, исраиллеләр ашаган Пасах ризыгына төче икмәк белән ачы үләннәрне кергән (Чыгыш 12:8).

  •   Бәйрәм. Пасах бәйрәменнән соң җиде көн узгач, исраиллеләр Төче икмәк бәйрәмен үткәрә торган булган. Ул бәйрәм вакытында алар төче икмәк ашаган (Чыгыш 12:17—20; 2 Елъязма 30:21).

  •   Аң-белем. Исраилле әти-әниләр Пасах бәйрәмендә үз балаларын Йәһвә Аллаһы турында өйрәткән (Чыгыш 12:25—27).

  •   Сәяхәт. Берникадәр вакыттан соң исраиллеләр Пасах бәйрәмен Иерусалимда үткәрә башлаган (Канун 16:5—7; Лүк 2:41).

  •   Башка йолалар. Гайсә пәйгамбәр заманында үткән Пасах бәйрәмнәрендә шәраб эчә һәм җырлар җырлый торган булганнар (Маттай 26:19, 30; Лүк 22:15—18).

Пасах бәйрәме турындагы ялгыш карашлар

 Ялгыш караш. Исраиллеләр Пасах ризыгын 15 нче нисан көнне ашаган.

 Факт. Аллаһы исраиллеләргә 14 нче нисан көнне кояш баеганнан соң гына корбан чалып, аны шул ук төнне ашарга кушкан булган (Чыгыш 12:6, 8). Исраиллеләрнең көннәре кояш баеганнан соң башланып, икенче көннең кичендә кояш баю белән тәмамланган (Левилеләр 23:32). Шулай итеп, исраиллеләр 14 нче нисан көннең башында Пасах корбанын чалып, аны ашый торган булган.

 Ялгыш карашлар. Мәсихчеләр Пасах бәйрәмен үткәрергә тиеш.

 Факт. Гайсә пәйгамбәр б. э. 33 елының 14 нче нисан көнне Пасах бәйрәмен үткәргәч, ул яңа бәйрәмне — Хуҗаның кичке ашын гамәлгә керткән (Лүк 22:19, 20; 1 Көринтлеләргә 11:20). Бу аш Пасах бәйрәмен алмаштырган, чөнки «Мәсих... Пасах бәрәнебез» корбан ителгән булган (1 Көринтлеләргә 5:7). Гайсәнең йолым корбаны Пасах корбаныннан өстен: Мәсихнең корбаны бар кешеләрне гөнаһ белән үлем коллыгыннан азат итә (Маттай 20:28; Еврейләргә 9:15).

a Әмма вакыт узу белән кайбер үзгәрешләр кертелергә тиеш булган. Мәсәлән, исраиллеләр беренче Пасахны тиз-тиз генә үткәргән, чөнки аларга Мисырдан тизрәк чыгып китәргә кирәк булган (Чыгыш 12:11). Әмма Вәгъдә ителгән җиргә кергәч, инде ашыгасы булмаган.