Төп мәгълуматка күчү

Сексуаль бәйләнүләрдән үземне ничек якларга?

Сексуаль бәйләнүләрдән үземне ничек якларга?

Изге Язмалар нигезендә җавап

 Изге Язмалардан алынган бу акыллы һәм тормышта кулланырлык киңәшләрне карап чыгыгыз.

  1.   Эштә үзегезне тиешенчә тотыгыз. Хезмәттәшләрегез белән үзегезне ягымлы тотыгыз, аларны хөрмәт итегез. Шулай да үзегезне дусларча тотуыгыз тиешле булсын: аларның сексуаль бәйләнүләрен түзеп торырга җыенмаганыгыз күренеп торсын (Маттай 10:16; Көләсәйлеләргә 4:6).

  2.   Киемегез тыйнак булсын. Чиктән тыш ачык, сыланып торган кием кешедә сезнең турыда хаталы фикерләр тудыра. Изге Язмалар «тыйнаклык, төплелек» белән киенергә куша (1 Тимутигә 2:9).

  3.   Дусларыңны акыл белән сайла. Флирт я сексуаль бәйләнүләргә бармак аша караган я хәтта андый тәртипне хуплап торган кешеләр белән бергә вакыт үткәрсәгез, үзегез дә тиздән андый мөнәсәбәткә дучар булырсыз (Гыйбрәтле сүзләр 13:20).

  4.   Әдәпсез сөйләшүләрдән качыгыз. «Ахмак сөйләшүләр дә, әдәпсез мәзәкләр» дә яңгырый башласа, андый сөйләшүне ташлап китегез (Эфеслеләргә 5:4).

  5.   Әхлаксызлыкка китерә алган хәлләрдән сакланыгыз. Мәсәлән, җитди сәбәпләр булмыйча торып, сезгә эштән соң эш урынында калырга тәкъдим итсәләр сак булыгыз (Гыйбрәтле сүзләр 22:3).

  6.   Икеләнеп тормагыз, туры әйтегез. Сексуаль бәйләнүләргә дучар булсагыз, андый кешегә тәртибе сезгә бер дә ошамый дип турыдан-туры әйтегез (1 Көринтлеләргә 14:9). Мәсәлән, болай дип әйтеп була: «Сезнең кагылуларыгыз миңа һич тә ошамый. Миңа кагылмагыз!» Андый кешегә хат язып була. Аңа үзегезгә нәрсә ошамады, тәртибе сездә нинди хисләр уятты һәм нәрсә эшләргә җыенганыгызны аңлатып бирегез. Сез моны әхлакый һәм дини принципларда торганга эшлисез икәнен ачык аңласын (1 Тисалуникәлеләргә 4:3—5).

  7.   Ярдәм сорагыз. Кеше бәйләнүен дәвам итсә, моның турында ышанычлы дустыгызга, гаиләдәге кешеләрнең берәрсенә, хезмәттәшегезгә сөйләгез. Я андый кешеләрдән зыян күргән корбаннарга ярдәм итә белүчегә барысын аңлатып бирегез (Гыйбрәтле сүзләр 27:9). Андый хәлгә эләккән күп кенә кеше дога кылып ярдәм тапкан. Моңа кадәр дога кылганыгыз булмаса, Йәһвә — «һәртөрле юаныч Аллаһысы» икәнен исегездә тотып, аңардан ярдәм эзләгез (2 Көринтлеләргә 1:3).

 Эш урынында сексуаль бәйләнүләргә дучар булган миллионлаган кеше Изге Язмалардан ярдәм таба ала.