Төп мәгълуматка күчү

Изге Язмаларда үз-үзеңне ярату турында нәрсә язылган?

Изге Язмаларда үз-үзеңне ярату турында нәрсә язылган?

Изге Язмалар нигезендә җавап

 Изге Язмалардан күренгәнчә, һәр кеше үз-үзен билгеле бер дәрәҗәдә яратырга тиеш. Үз-үзеңә ярату — үзеңне кайгырту, хөрмәт итү, ихтирам хисе (Маттай 10:31). Изге Язмаларда эгоизмга түгел, ә үз-үзеңне яратуга әһәмият бирелә.

Иң беренче чиратта без кемне яратырга тиеш?

  1.   Иң беренче чиратта без Аллаһыны яратырга тиеш. Иң мөһим әмер мондый: «Аллаһың Йәһвәне бөтен йөрәгең... белән ярат» (Марк 12:28—30; Канун 6:5).

  2.   Икенче әмер — «якыныңны үзеңне яраткандай ярату» (Марк 12:31; Левилеләр 19:18).

  3.   Изге Язмаларда турыдан-туры «үз-үзеңне ярат» дип әйтелми. Шулай да «якыныңны үзеңне яраткандай ярат» дигән сүзләр шуны ачыклый: үз-үзеңне билгеле бер дәрәҗәдә ярату һәм хөрмәт итү табигый, бу хәтта файдалы да.

Гайсә пәйгамбәр иң беренче чиратта кемне яраткан?

 Аллаһыны ярату, якыныңны ярату һәм үз-үзеңне ярату турында әйткәндә, Гайсә иң яхшы үрнәк күрсәткән. Ул үз шәкертләренә үзеннән үрнәк алырга кушкан (Яхъя 13:34, 35).

  1.   Иң беренче чиратта ул Аллаһыны яраткан һәм аның ихтыярын үтәп яшәгән. Ул болай дигән: «Дөнья Атаны яратканымны белсен өчен, мин нәкъ Ата әмере буенча эш итәм» (Яхъя 14:31).

  2.   Гайсә үз якынын яраткан: башка кешеләрнең ихтыяҗларын канәгатьләндергән, алар өчен хәтта үз гомерен биргән (Маттай 20:28).

  3.   Ул үзен дә билгеле бер дәрәҗәдә яраткан: ял иткән, ашаган, шәкертләре һәм башка кешеләр белән вакыт үткәргән (Марк 6:31, 32; Лүк 5:29; Яхъя 2:1, 2; 12:2).

Башкаларны үзеңә караганда күбрәк яратсаң, бәхетен әзрәк булырмы һәм ихтирам хисең кимерме?

 Юк, чөнки Аллаһы безне үзенә охшаш итеп барлыкка китергән, ә Аллаһының төп сыйфаты — фидакарь ярату (Яратылыш 1:27; 1 Яхъя 4:8). Димәк, Аллаһының нияте буенча, без башка кешеләрне яратырга тиеш. Үз-үзеңне дә яратырга кирәк, әмма иң беренче чиратта Аллаһыны яратып һәм башкалар хакына игелек кылып яшәсәк, бәхетлерәк булырбыз. Изге Язмаларда әйтелгәнчә, «алуга караганда бирүдә бәхет күбрәк» (Рәсүлләр 20:35).

 Күп кешеләр, «үз мәнфәгатьләреңне беренче урынга куйсаң гына бәхетле булырсың», диләр. Алар үз якынын яратыр урынына үз-үзләрен ярата. Ләкин фәнни тикшерүләр буенча «үзенә түгел, ә башкаларга файда эзләгән» һәркем сәламәтлерәк һәм бәхетлерәк була (1 Көринтлеләргә 10:24). Әйе, Изге Язмаларда язылганнар бик файдалы.