Төп мәгълуматка күчү

Йәһвәгә авыр вакытта хезмәт итәбез. Венесуэла.

Йәһвәгә авыр вакытта хезмәт итәбез. Венесуэла.

 Соңгы елларда Венесуэла иле икътисадый яктан бик авыр чор кичерә. Эдгар исемле Йәһвә Шаһите болай дип әйтә: «Берничә ел эчендә илдәге хәл бик кискен начарланды. Әйтерсең лә, без өйдән дә чыкмыйча, башка илгә күчендек!»

 Эдгарга нәрсә булышкан? Ул болай ди: «Тормыш иптәшем Кармен һәм мин миссионерлар мисалын искә төшердек. Аларның кайберләре бик ярлы илләргә күченгән, һәм шул илдә тормыш өчен кирәк булган хәтта кайбер төп уңайлыклар юк. Без тормышыбызны гадиләштерергә һәм яңа шартларга ияләшергә булдык. Мәсәлән, без, ризык булсын өчен, кайбер нәрсәләрне үзебез үстерергә булдык».

Кармен һәм Эдгар

 Ләкин Эдгар белән Кармел башка адымнар да ясаган. Алар кардәшләргә, шул исәптән боеккан кардәшләргә, булыша башлаган (1 Тисалуникәлеләргә 5:11). Эдгар болай ди: «Без аларга ярдәм итәбез һәм үзләрен дә шулай ук эш итәргә дәртләндерәбез. Чөнки башкаларга булышу шатлык китерә» (Рәсүлләр 20:35).

Вәгазь җимеш китерә

 КОВИД-19 пандемиясе башлангач, Архенис үз туганнарына вәгазьләргә булган, һәм аларның кайберләре Изге Язмаларны телефон аша өйрәнергә ризалашкан.

Архенис

 Архенис, туганнары 2020 елның региональ конгрессын да карый алсын өчен, тырышлыклар куйган. Бу туганнарының Интернетлары булмаган, ләкин якындагы шәһәрдә яшәүче бер Шаһит программаны йөкләп биргән. Шунда Архенис туганнары берәүләрдән зур экранлы телевизорны һәм динамикларны вакытлыча алып торганнар. Архенис программа башында аларга шалтыратып дога кылган. Архенис тырышлыклары ярдәмендә, аның 4 туганы һәм 15 башка кеше конгресс программасын карый алган.

Иман һәм ярату белән эш итү

 Бер җыелышта бер парның гына, Хайро һәм Хоананың машинасы бар, һәм алар аны башка кардәшләргә булышыр өчен юмарт куллана. Әмма илдә машина өчен бензин табу бик авыр. Хайро болай дип әйтә: «Машинага бензин салыр өчен күп сәгатьләр, кайвакыт хәтта төне буе, көтәргә туры килә».

Хоана һәм Хайро

 Хайро куйган тырышлыклары юкка түгел дип саный. Ул болай ди: «Кардәшләргә кирәкле әйберләр алып килгәч, алар рәхмәт сүзләре әйтәләр. Бу безгә зур шатлык китерә. Алар үз рәхмәтләрен безгә түгел, ә үз халкына бар кирәклесен бирүче Йәһвәгә җиткерәләр» (2 Көринтлеләргә 9:11, 14).

Һәркем булыша ала

 Норианни исемле апа-кардәшкә якынча 30 яшь. Ул болай дип уйлаган: әгәр ул башкаларга ярдәм итә башласа, алар, аның яшен исәпкә алып, аның ярдәм итә алуына җитди карамас. Шунда ул мондый сүзләр укыган: «Син яшь булганга, һичкем дә сиңа түбәнсетеп карамасын; моңа юл куйма. Ләкин тугрыларга... үрнәк бул» (1 Тимутигә 4:12).

Норианни

 Бу сүзләр аны җыелыштагы олы яшьтәге кардәшләр турында кайгыртырга дәртләндергән. Ул аларга, бергә вәгазьләгәндә, хатлар язарга булышкан һәм аларны үз өйрәнүләренә чакырган. Ул аларга шалтыратып сөйләшкән һәм көч өстәүче кыска текстлар җибәргән. Норианни болай ди: «Йәһвә миңа мин күпне башкара алам икәнен күрсәтте».

 Венесуэла илендә яшәүче кардәшләр бу соңгы көннәрдә күп кенә авырлыклар белән очраша. Моңа карамастан, алар хезмәттә ашкынып катнашалар һәм бер-берсе өчен «зур юаныч чыганагы булып» торалар (Көләсәйлеләргә 4:11; 2 Тимутигә 4:2).