Төп мәгълуматка күчү

Мәхәббәт бәйләнешләре аларны берләштергән. Франкфуртта (Германия) үткән конгресс

Мәхәббәт бәйләнешләре аларны берләштергән. Франкфуртта (Германия) үткән конгресс

«Гаилә бәйрәме диярлек»,— дип язылган булган эре хәрефләр белән бер немец газетасында («Frankfurter Rundschau»). Делегатлар шул ук фикердә торган.

Пуэрто-Рикодан килгән Карла: «Миңа шулкадәр рәхәт иде!» — дигән.

«Без дөньяның төрле төбәкләреннән җыелган зур бер гаилә кебек идек»,— дип әйткән Австралиядән килгән Сара.

Бу кешеләрдә шундый җылы хисләрне нәрсә тудырган? Йәһвә Шаһитләренең халыкара конгрессы. Ул Германиядә, Майндагы Франкфуртта 2014 елның 18—20 июлендә Коммерцбанк аренасында үткән. Конгресска 37 000 диярлек кеше килгән.

Алар Изге Язмалардан белем алырга дип җыелган. Белем алу программасына Изге Язмалардан уку, җырлар җырлау, ике тамаша карау һәм Изге Язмаларга нигезләнгән нотыклар сөйләү кергән.

Тыңлаучылар арасында җирле Шаһитләр дә, 3 000 нән артык чит ил кешеләре дә булган: алар Австралия, Англия, Греция, Ливан, Сербия, Көньяк Африка һәм Кушма Штатлардан килгән. Шул исәптән 70 илдән килгән махсус хезмәттә (мәсәлән, миссионер хезмәтендә) катнашкан якынча 234 Йәһвә Шаһите.

Программаның кайбер өлешләре Германиядәге башка 19 урынга һәм Австрия белән Швейцариягә трансляция аша тапшырылган булган. Тулаем алганда программаны 204 046 кеше тыңлаган.

Тел киртәсен җиңү

Франкфуртта программа инглиз, немец һәм грек телендә яңгыраган булган. Башка урыннарда нотыклар синхрон рәвештә 17 телгә (гарәп, кытай, тамил, төрек һәм ике ишарә теләнә) тәрҗемә ителгән булган.

Шаһитләр төрле телдә сөйләшүләренә һәм төрле илдән килүләренә карамастан бердәмлектә булган, аларны мәхәббәт бәйләнешләре берләштергән (Яхъя 13:34, 35). Алар бер-берсен кардәшләр дип саный һәм үзләрен шулай атый.

Англиядән килгән Тобиас: «Безнең халыкара кардәшлегебез тел киртәсен җиңә, без үзебез моңа инандык»,— дигән.

Пуэрто-Рикодан килгән Давианна 20 дән артык илдән кардәшләр белән танышкан. Ул: «Аллаһыны һәм бер-беребезне яратканга, без бердәм»,— дип әйткән.

Австралиядән килгән Малком исемле бер делегат бер шәһәрчектә Йәһвә Шаһите булып киткән. Ул болай дигән: «Минем бөтендөнья кардәшлегебез турында укыганым һәм хәтта видеороликлар караганым бар. Ә хәзер мин бердәм булуыбызга үз тәҗрибәмдә инандым. Уку һәм үз күзләрем белән күрү — ике төрле нәрсә. Бу конгресска килүем иманымны бик ныгытты».

Истә калырлык кунакчыллык

Франкфуртның үзендә һәм шәһәр тирәсендә 58 җыелышта хезмәт итүче Шаһитләр делегатлар өчен бүләкләр әзерләгән һәм күңел ачу кичләрен оештырган.

Кушма Штатлардан килгән Синтиянең хәтерендә кунакчыллык калган. «Мин кардәшләрнең яратуын, игелекле һәм юмарт булуын беркайчан да онытмам»,— дип әйткән ул.

Ә Германиядә яшәүче Симон: «Конгресста ярату һәм назлы хисләр хөкем сөргән, кардәшләрнең шатлыктан көлүләре гел ишетелеп торган»,— дигән.

Австралиядән килгән Эйми болай дигән: «Йәһвә Шаһитләре булу — дөнья рәхәтеннән ваз кичү дигәнне аңлатмый. Күңел ачу кичәсе — моңа бер дәлил. Без ничек ял итәргә икәнен беләбез: безнең күңел ачуларыбыз чиста һәм без чын күңелдән ял итәбез».

Җылы хатирәләр тулы күңел белән өйгә кайту

Франкфурттагы конгресс — төрле төбәкләрдә урнашкан тугыз илдә үткән халыкара конгрессларның берсе.

Франкфурттагы конгресс турында фикерен сорагач, бер делегат менә нәрсә дигән: «Күз алдыңа китереп кара: синең берәр якын туганың, әйтик, абыең бар. Син аның барлыгын белмисең. Ә бер көнне табасың. Сез очраштыгыз, ди. Һәм ул сиңа ишекләрен һәм йөрәген ачып бирә. Син шатлыктан нишләргә белмисең. Ә хәзер бу хисне 37 000 гә тапкырла. Менә минем нинди хисләрем!»