Төп мәгълуматка күчү

Сез креационизмга ышанасызмы?

Сез креационизмга ышанасызмы?

 Юк. Йәһвә Шаһитләре Аллаһының бөтен нәрсәне барлыкка китергәненә ышана. Ләкин без креационизм яклы түгел. Ни өчен? Чөнки креационистларның күп кенә карашлары Изге Язмаларга каршы тора. Ике мисалга күз салыйк.

  1.   Алты иҗади көннең озынлыгы. Кайбер креационистлар һәрбер иҗади көн 24 сәгать дәвам иткән дип ышана. Ләкин Изге Язмаларда кулланылган «көн» дигән сүз шактый зур вакыт озынлыгын аңлатырга мөмкин (Яратылыш 2:4; Зәбур 90:4).

  2.   Җир шарының яше. Креационистларның кайберләре Җиргә нибары берничә мең ел гына дип әйтә. Шулай да Изге Язмалар буенча Җир белән Галәм әле алты иҗади көн башланганчы булган (Яратылыш 1:1). Шуңа күрә Йәһвә Шаһитләре ышанычлы фәнни тикшерүләр белән ризалашып, Җирнең яше берничә миллиард ел булырга мөмкин дип уйлый.

 Йәһвә Шаһитләре бөтен нәрсәне Аллаһы барлыкка китергән дип ышана, шулай да без фәнне кире какмыйбыз. Без фән һәм Изге Язмалар бер-берсенә туры килә дип саныйбыз.