Сез хачка табынасызмы?
Күпләр хачны христиан диненең символы дип саный. Ләкин Йәһвә Шаһитләре Аллаһыга табынуда хачны кулланмый. Ни өчен?
Беренчедән, Изге Язмаларда язылганча, Гайсә хачта түгел, ә гади бер баганада үлгән. Икенчедән, Аллаһы Сүзендә: «Потларга табынудан качыгыз»,— дип әйтелә, ә бу хачка табынуны да үз эченә ала (1 Көринтлеләргә 10:14; 1 Яхъя 5:21).
Бер тапкыр Гайсә: «Бер-берегезне яратуыгыздан барысы да сезнең минем шәкертләрем булуыгызны белерләр»,— дигән тирән мәгънәле сүзләр әйткән (Яхъя 13:34, 35). Моның белән ул шуны күрсәткән: Гайсәнең чын шәкертләрен хач я тагын берәр нинди сурәтне кулланудан түгел, ә фидакарь яратуларыннан белеп була.