Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ТӘРҖЕМӘИ ХӘЛ

Мин Мәсихнең гаскәрие булырга карар иттем

Мин Мәсихнең гаскәрие булырга карар иттем

Тирә-ягымда пулялар сызгырып узды. Мин ак яулык алдым да әкрен генә аны күтәрдем. Аткан солдатлар миңа кычкырып, яшеренгән урынымнан чыгарга кушты. Мине алда я тормыш, я үлем көтә дип уйлап, мин сак кына аларга таба юнәлдем. Мин мондый хәлгә ничек эләктем?

МИН 1926 елда Грециядә Карица дигән авылда тудым. Мин сигез баланың җиденчесе идем.

Туганчыга кадәр бер ел алдан әти-әнием Иоанис Паппаризос исемле бик ашкынучан һәм аралашучан Изге Язмаларны Тикшерүче белән танышкан булган. Ул вакытларда Йәһвә Шаһитләре шулай дип атала иде. Әти-әниемә Иоанисның Язмаларга нигезләнеп акылга ятышлы итеп әңгәмә коруы бик нык тәэсир иткән һәм алар безнең авылыбызда үтә торган очрашуларга йөри башлаган. Әнинең Йәһвәгә иманы нык иде. Ул белемле булмаса да, бу аңа башкаларга Изге Язмалар турында һәр мөмкинлектән файдаланып сөйләргә комачауламады. Ә менә әтием, кызганычка каршы, кешеләрнең кимчелекләренә игътибарын туплады һәм тора-бара мәсихче очрашуларга йөрүдән туктады.

Абый-апаларым, сеңелем һәм мин Изге Язмаларга хөрмәт белән карадык, әмма яшь чакта безнең күбрәк күңел ачасы һәм ял итәсе килде. 1939 елда Европага ташкын булып Икенче бөтендөнья сугышы бәреп керде. Күршедә яшәгән туганым Николаос Псаррас Греция армиясеннән чакыру кәгазе алды. Аңа 20 яшь иде, һәм ул күптән түгел генә Йәһвә Шаһите буларак суга чумдырылган иде. Николаос хәрби хакимиятләргә кыюлык белән: «Мин сугышка бармаячакмын, чөнки мин Мәсих Гайсәнең гаскәрие»,— дип әйтте. Нәтиҗәдә хәрби суд аны ун елга төрмәгә хөкем итте. Без шаккатык!

1941 елның башында Грециядә кыска вакытка союздаш армия урнашты һәм Николаосны төрмәдән азат иттеләр. Ул Карицага әйләнеп кайткач, абыем Илиас аңа Изге Язмалар турында сораулар яудыра башлады, ә мин игътибар белән тыңладым. Нәтиҗәдә Илиас, мин һәм безнең кече сеңелебез Эвморфиа Изге Язмаларны өйрәнә башладык һәм Йәһвә Шаһитләренең очрашуларына даими йөри башладык. Киләсе елда без Йәһвәгә багышландык һәм суга чумдырылу үттек. Вакыт узу белән минем тагын ике абыем һәм ике апам Йәһвә Шаһитләре булып китте.

1942 елда Карицадагы җыелышыбызда 15—25 яшьләргә кадәрге 9 яшь мәсихче бар иде. Алда безне авыр сынаулар көткәнен без белә идек. Рухи яктан ныгыр өчен без еш кына бергә җыелдык һәм Изге Язмаларны өйрәндек, җырларыбызны җырладык һәм дога кылдык. Моның ярдәмендә безнең иманыбыз тагы да ныгыды.

Димитриос дуслары белән Карицада

ГРАЖДАННАР СУГЫШЫ

Икенче бөтендөнья сугышы тәмамлану белән коммунистлар грек хөкүмәтенә каршы баш күтәреп, аяусыз гражданнар сугышы башлады. Баш күтәрүчеләр авыллар буенча йөреп, андагы яшәүчеләрне үзләренә кушылырга мәҗбүр итте. Коммунистлар безнең авылыбызга бәреп кереп, өч яшь Йәһвә Шаһитен — Антонио Цукарисны, Илиасны һәм мине алып китте. Без үзебезнең мәсихчеләр икәнебезне һәм сәясәттә катнашмаганыбыз турында әйттек. Ләкин алар барыбер безне үзләре белән бергә авылыбыздан 12 сәгатьлек ераклыкта урнашкан Олимп тавына барырга мәҗбүр итте.

Шуннан соң күп тә үтмәстән, баш күтәрүчеләрнең командиры безгә партизан отрядына кушылырга боерык бирде. Без аңа чын мәсихчеләр кулларына корал алмый дип аңлаттык. Бу командирның ачуын китерде, һәм ул безне генерал янына сөйрәп алып китте. Без аңа да үз сүзләребезне кабатладык һәм ул: «Алай булгач, качыр алыгыз да яраланган сугышчыны госпитальгә илтегез»,— диде.

Без: «Әгәр дә безне хөкүмәт гаскәрләре тотып алса? Алар без дә сугышта катнашабыз дип уйламасмы?» — дип әйттек. «Алайса, фронт сызыгына икмәк илтегез»,— диде ул. «Ә командирларның берәрсе безне качыр белән күреп, фронтка корал илтергә кушса?» — дип дәвам иттек без. Озак кына уйланганнан соң генерал: «Ярый, алайса. Әмма сез сарыклар көтә аласыз бит?! Тауларда калыгыз һәм көтүне көтегез»,— дип әйтеп куйды.

Бу вөҗданыбызга каршы килми иде, шуңа күрә без ризалаштык. Илдә һаман да гражданнар сугышы бара иде. Бер елдан соң Илиаска, олы угылга буларак, тол булып калган әниебез турында кайгырту өчен өйгә кайтырга рөхсәт иттеләр. Антонио чирләп китте, һәм аны азат иттеләр. Мин исә һаман да тоткынлыкта кала бирдем.

Шул вакытта Греция армиясе коммунистларга каршы һөҗүмгә күчте. Баш күтәрүчеләр таулар аша күрше Албаниягә качарга карар итте һәм мине дә үзләре белән алды. Ил чигенә якынлашканда, безне кинәт хөкүмәт гаскәрләре камап алды. Баш күтәрүчеләр паникага бирелеп, төрле якка таралды, ә мин ауган агач артына качтым. Шунда минем белән иң алда искә алынган хәл булды.

Мин солдатларга коммунистларда тоткында булганым турында әйттем. Әйткәнемне тикшерер өчен, алар мине хәрби лагерьга алып китте. Аларның лагере Изге Язмаларда искә алынган борынгы Бируя шәһәреннән ерак түгел иде. Анда миңа солдатлар өчен окоплар казырга боердылар. Бу боерыкны үтәүдән баш тартканга, мине тоткыннар утырган Макронисос утравына сөргенгә җибәрделәр.

ЯМАНАТЫ ЧЫККАН УТРАУ

Кыялы, үсемлекләр үсми торган, кояш көйдергән Макронисос утравы Афинадан якынча 50 километр ераклыктагы Аттика ярлары буенда урнашкан. Аның озынлыгы 13 километр, ә киңлеге иң киң өлешендә 2,5 километр. 1947 елдан алып 1958 елга кадәр бу утрауга, гомумән алганда, 100 000 нән артык тоткын сөрелгән булган. Алар арасында актив коммунистлар, коммунист булуда гаепләнгән кешеләр, элекке баш күтәрүчеләр, шулай ук күп кенә тугры Йәһвә Шаһитләре дә бар иде.

1949 елның башында мине бу утрауга китерделәр. Анда тоткыннар төркемләп бүленгән иде һәм төрле лагерьларда урнаштырылган иде. Мине берничә йөз тоткынлы һәм режимы каты булмаган лагерьга урнаштырдылар. Якынча 40 лап кеше ун кешелек брезент палаткаларда идәндә йоклый иде. Без тынчыган су эчтек һәм күбесенчә ясмык белән баклажан ашадык. Һәрвакыт исеп торган җил һәм тузан аркасында утраудагы тормыш түзә алмаслык авыр иде. Әмма, бәхетебезгә каршы, безгә башка тоткыннар кебек көннәр буе бер урыннан икенче урынга авыр ташларны ташырга кирәк түгел иде. Бу аяусыз җәзалау мескен кешеләрнең сәламәтлекләрен һәм акыл-зиһеннәрен какшатты.

Макронисос утравына сөрелгән башка Шаһитләр белән

Бер көнне яр буйлап йөргәндә, мин башка лагерьлардан булган берничә Йәһвә Шаһитен очраттым. Бу очрашу безне бик шатландырды! Тотылмас өчен без зур саклык белән, мөмкинлек булганда, кардәшләр белән очрашырга, шулай ук башка тоткыннарга да вәгазьләргә тырыштык. Соңрак аларның кайберләре Йәһвә Шаһите булып китте. Бер-беребез белән аралашу, башкаларга вәгазьләү һәм кайнар догалар кылу безгә рухи яктан нык булып калырга ярдәм итте.

ДӨРЛӘП ЯНГАН УТЛЫ МИЧТӘ

Ун айлык «тәрбиядән соң» мине хәрби кием кияргә мәҗбүр иттеләр. Мин баш тарттым, һәм мине лагерь җитәкчесенә алып киттеләр. Мин аңа: «Мин Мәсих Гайсәнең гаскәрие булырга телим» дигән сүзләр язылган кәгазь бите суздым. Ул мине куркыта башлады, ә аннары мине үзенең урынбасары — Грек православие чиркәвенең архиепискобы янына илтергә әмер бирде. Ул үзенең дини киемендә иде һәм миңа сораулар бирә башлады. Сорауларына Изге Язмалар нигезендә кыюлык белән җавап бирә башлагач, ул ярсуланып: «Аны алып китегез. Ул фанатик!» — дип кычкырып җибәрде.

Икенче көнне иртән миңа кабат хәрби кием кияргә боердылар. Баш тарткач, сакчылар миңа ташланып, йодрыклары һәм агач күсәк белән мине кыйный башлады. Шуннан соң алар сөякләремнең сынмаганына инаныр өчен, мине лагерь медпунктына өстерәп алып китте. Аннары мине палаткама сөйрәп алып китерделәр. Шулай ике ай буе һәр көн кабатланды.

Мин бернәрсәгә дә карамастан, үз иманымнан баш тартырга теләмәдем, шунда ярсыган сакчылар башка алымны кулланырга тырышты. Алар минем кулларымны артка бәйләп куеп, баулар белән аяк табаннарыма суга башлады. Түзә алмаслык авырту сизеп, мин Гайсәнең сүзләрен исемә төшердем: «Кешеләр сезне минем аркада мәсхәрәләгәндә, эзәрлекләгәндә... сез бәхетле. Шатланыгыз һәм куаныгыз, чөнки күкләрдәге әҗерегез зур. Сезгә кадәр яшәгән пәйгамбәрләрне дә шулай эзәрлекләгәннәр» (Мат. 5:11, 12). Бу җәзалауның ахыры булмас кебек тоелган арада мин аңымны югалттым.

Мин, икмәк тә, су да, юрган да булмаган салкыннан бозланган камерада аңыма килдем. Шулай да мин җан тынычлыгы тойдым. Изге Язмаларда: «Аллаһы тынычлыгы йөрәгегезне һәм фикерләрегезне... саклаячак»,— дип әйтелгән (Флп. 4:7, иск.). Иртәгесе көнне бер игелекле солдат миңа икмәк белән су һәм шинель алып килде. Ә башка сакчы миңа үзенә бирелгән ризыгын бирде. Йәһвәнең минем хакта ярату белән кайгыртуын күрсәтүче башка очраклар да булды.

Лагерь җитәкчелеге мине төзәлмәс фетнәче дип исәпләп, Афинадагы хәрби суд каршына бастырырга булды. Мине өч елга хөкем итеп, Макронисостан көнчыгышка таба якынча 50 километр ераклыкта урнашкан Ярос утравына җибәрделәр.

«СЕЗГӘ ЫШАНЫП БУЛА»

Ярос утравындагы төрмә кызыл кирпечтән торгызылган зур ныгытма иде. Анда сәяси тоткын буларак 5 000 нән артык кеше, шулай ук мәсихче нейтралитет саклаганы өчен җиде Йәһвә Шаһите дә утыра иде. Катгый тыюга карамастан, без яшерен генә Изге Язмаларны өйрәнергә җыела идек. Без хәтта «Күзәтү манарасы» журналларын яшерен рәвештә даими алып, аларны, өйрәнгән вакытта куллану өчен, кулдан күчереп яза идек.

Шундый очрашуларның берсендә безне бер төрмә сакчысы күреп алып, әдәбиятыбызны тартып алды. Безне төрмә башлыгының урынбасарына алып киттеләр. Без моның өчен безгә төрмә срогын арттырачаклар дип уйлаган идек. Әмма, шунысы гаҗәп, ул безгә: «Без сезнең кем икәнегезне беләбез һәм сезнең карашыгызны хөрмәт итәбез. Сезгә ышанып булганын да беләбез. Барыгыз, эшләгез»,— диде. Безнең кайберләребезгә ул хәтта җиңелрәк эш бирде. Безнең йөрәкләребез Аллаһыга рәхмәт белән тулды. Хәтта төрмәдә дә без үз тугрылыгыбыз белән Йәһвәне данлый алдык.

Безнең нык булуыбыз искиткеч җимешләр китерде. Мәсәлән, төрмәдә утырган математика профессоры безнең яхшы тәртибебезне күзәтеп, иманыбыз турында сораулар бирә башлады. 1951 елның башында безне, шул исәптән аны да, иреккә чыгардылар. Соңрак ул чумдырылу үтеп, тулы вакытлы вәгазьче булып китте.

МӘСИХ ГАСКӘРИЕ БУЛЫП КАЛАМ

Хатыным Джанетт белән

Иреккә чыгарылганнан соң мин үземнең туганнарым янына Карицага кайттым. Берникадәр вакыт узгач, мин күп кенә ватандашларым белән бергә Австралиядәге Мельбурн шәһәренә күченеп киттем. Анда мин Джанетт исемле искиткеч мәсихче белән таныштым. Без өйләнештек һәм бер угыл, өч кызны хакыйкать юлында тәрбияләп үстердек.

Хәзер инде миңа 90 нан артык. Мин һаман да өлкән булып хезмәт итәм. Кайчак элекке җәрәхәтләрем аркасында бөтен тәнем һәм аякларым сызлый, бигрәк тә вәгазьгә барып кайтканнан соң. Шулай да мин «Мәсих Гайсәнең гаскәрие» булып калырга тәвәккәл (2 Тим. 2:3).