Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

2 Авырлыкларны хәл итәргә ярдәм итә

2 Авырлыкларны хәл итәргә ярдәм итә

Кайбер авырлыклар еллар дәвамында кала бирә; алар тамырланып китәргә, ә без моны сизми дә калырга мөмкин. Изге Язмаларда озак бетми һәм төшенкелеккә китерә торган андый авырлыкларны хәл итәр өчен зирәклек бармы? Кайбер мисаллар карап чыгыйк.

ЧИКТӘН ТЫШ БОРЧЫЛУ

Роузи болай ди: «Мин кайбер борчылулар эченә чумып, туган хәлләрне уемда тагы да начарайта идем я иң начар хәлләрне күз алдына китерә идем». Аңа Изге Язмалардагы нинди шигырьләр ярдәм иткән? Аларның берсе Маттай 6:34: «Иртәгесе көн өчен һич тә кайгырмагыз, чөнки иртәгесе көннең үз мәшәкатьләре булачак. Һәр көннең үз авырлыклары җитәрлек». Роузи әйтүенчә, Гайсәнең бу сүзләре үзенә иртәгесе көнне булачак нәрсәләр турында борчылмаска булышкан. Ул болай ди: «Минем авырлыкларым болай да җитәрлек иде, мин булмаган, ә, бәлки, гел дә булмаячак хәлләр турында борчулар өстәмәскә өйрәндем».

Ясмин дә борчуларның үзен басып киткәнен сизгән. «Мин атна дәвамында берничә көн еладым һәм берничә төн йоклый алмадым. Тискәре уй-фикерләрнең үземне харап иткәнен сиздем»,— дип әйтә ул. Аңа Изге Язмалардан нинди өзек булышкан? 1 Петер 5:7: «Бар мәшәкатьләрегезне... [Аллаһыга] йөкләгез, чөнки ул сезнең хакта кайгырта». Ясмин болай ди: «Вакыт үтә торды, ә мин Йәһвәгә дога кыла бирдем, һәм ул догаларыма җавап бирде. Җилкәмнән зур йөк төшкәндәй булды. Тискәре уйларым вакыт-вакыт кайта, ләкин хәзер алар белән нәрсә эшләргә икәнен мин беләм».

ОЗАККА СУЗУ

Изабелла исемле бер яшь хатын болай ди: «Минемчә, озакка сузу миңа нәселдән килгән, чөнки әтием дә шундый. Бернәрсә эшләмәс өчен: ял итәр я телевизор карау өчен генә мин мөһим нәрсәләрне эшләүне озакка суздым. Бу зарарлы гадәт, чөнки аның аркасында стресс арта һәм кеше эшне начар башкара». Аңа булышкан принцип 2 Тимутигә 2:15 тә язылган: «Аллаһы үзеңне хупласын өчен... һәм эшен оятка калмаслык итеп башкаручы эшче булсын өчен, бар көчеңне куй». «Мин вакыт сузганым өчен Йәһвәнең эшемнән оялуын бер дә теләмәдем»,— дип әйтә Изабелла. Ул яхшы якка үзгәргән.

Шулай ук Келси дә болай ди: «Миңа бер йөкләмә бирелде, һәм мин аны әзерләмичә соңгы секундка кадәр суздым. Мин еладым, бик борчылдым һәм йокым качты. Мин үземне начар хис иттем». Келси ярдәмне Гыйбрәтле сүзләр 13:16 да тапкан. Анда әйтелә: «Алдын-артын уйлаучы кеше белемгә таянып эш итә, ә акылсыз кеше үз ахмаклыгын күрсәтә». Бу шигырь турында уйлану үзен нәрсәгә өйрәткәнен Келси болай дип аңлата: «Алдын-артын уйлау һәм алдан планлаштыру акыллы. Хәзер мин өстәлемдә алда торган эшне планлаштыру өчен бер көндәлек тотам, һәм бу миңа, эшне соңгы минутка калдырмыйча, график төзергә булыша».

ЯЛГЫЗЛЫК

«Ирем, мине дүрт кечкенә бала белән калдырып, гаиләдән китте»,— дип сөйли Кирстен. Изге Язмалардагы нинди принцип аңа ярдәм иткән? Гыйбрәтле сүзләр 17:17 дә болай диелә: «Чын дусның яратуы һичкайчан сүрелми, бәхетсезлеккә очраганда аңа кардәшеңә таянгандай таянып була». Кирстен ярдәмне үзе кебек Йәһвәгә хезмәт иткән кешеләрдән тапкан. Ул нинди ярдәм булган? «Дусларым мине бик күп яктан кайгыртты! Кайберәүләр минем ишек төбендә ашамлыклар һәм чәчәкләр калдырды. Өч мәртәбә кечкенә бер төркем кеше миңа балаларым белән бер йорттан икенчесенә күченергә булышты. Бер кеше миңа эш табарга ярдәм итте. Дусларым һәрвакыт янымда булды».

Алдарак искә алынган София дә ялгызлык белән көрәшкән. Бар югалтулар кичергәннән соң ул исенә төшерә: «Мин үземне башкаларның бергә гөрләп яшәүләрен карап торган кешедәй хис иттем. Әмма үзем мин ялгыз һәм бәхетсез идем». Аңа ярдәм иткән шигырьләрнең берсе Зәбур 68:6 булган: «Аллаһы ялгызларга яшәү өчен йорт бирә». Ул болай ди: «Мин бу шигырьдәге йортны күчмә мәгънәдә дә кулланып була икәнен хәзер белдем. Мин аңладым, Аллаһы безгә рухи йорт — чын иминлек урыны бирә; анда Йәһвәне яраткан кешеләр арасында эчкерсез бәйләнешләр һәм тугрылык хөкем сөрә. Ләкин башта Йәһвәгә якынлашмыйча, башкаларга якынлашып булмый икәнен мин төшенә идем. Шуңа күрә Зәбур 37:4 мине өйрәтте: „Йәһвәдә чиксез шатлык тап, һәм ул күңелеңнең теләкләрен үтәр“».

Ул болай тәмамлый: «Мин аңладым, миңа Йәһвәгә ныграк ябышырга кирәк иде. Ул иң яхшы дус. Аннары мин башкалар белән башкара алган эшләр исемлеге төзедем. Шулай итеп мин алар белән рухи кыйммәтләргә нигезләнгән бәйләнешләр булдыра алыр идем. Мин башкаларда яхшыны күрергә, ә кимчелекләрен күрмәскә өйрәндем».

Әлбәттә, Аллаһыга хезмәт иткән дуслар әле дә камил түгел. Йәһвә Шаһитләре башка кешеләр кичергән авырлыклар белән көрәшә. Ләкин Изге Язмалардагы хакыйкатьләр кешеләрне мөмкин булганда башкаларга ярдәм итәргә дәртләндерә. Андый дуслар булдыру акыллы. Әмма Изге Язмалардагы принциплар бүген чишелмәслек проблемалар, мәсәлән хроник авыру һәм кайгы, белән яшәргә булыша аламы?

Изге Язмалардагы киңәшләрне куллану ярдәмчел дуслар табарга булыша ала