Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ТӘРҖЕМӘИ ХӘЛ

Кулларым булмаса да, Изге Язмалар хакыйкатенә тотынып торам

Кулларым булмаса да, Изге Язмалар хакыйкатенә тотынып торам

Кешеләр үзләрен ышанычсыз хис итсә, аларның нәрсәгә дә булса тотынасы килә. Мин моны эшли алмыйм, чөнки минем кулларым юк. Миңа җиде яшь булганда, тормышымны саклап калыр өчен, аларны кисеп алдылар.

Әнием мине 1960 елны 17 яшендә тудырды. Әтием безне мин туганчыга кадәр ташлап киткән. Мин әнием белән элекке Германия Демократик Республикасында яки Көнчыгыш Германиядә Бург исемле кечкенә шәһәрдә әби-бабайда яшәдем. Күп кеше атеист иде, һәм минем гаиләм дә шул карашта булды. Безнең өчен Аллаһы юк иде.

Мин үскәндә бабам белән бик күп вакыт үткәрдем. Ул миңа күп йөкләмәләр бирә иде, мәсәлән, ботакларны пычкы белән кисәр өчен, мине агачка менгезә иде. Бала булганга, миңа андый маҗаралар ошый иде. Минем тормышым борчусыз һәм бәхетле иде.

ТОРМЫШЫМНЫ ҮЗГӘРТКӘН БӘЛА

Миңа җиде яшь булганда, коточкыч бер нәрсә булды. Мин икенче елымны мәктәптә укый гына башлаган идем. Бер көнне өйгә кайтканда мин электр баганасына мендем. 8 метр биеклектә булганда көчле электр дугасы сугудан мин аңымны югалттым. Хастаханәдә аңыма килгәч, мин кулларымны сизмәдем. Алар бик нык янган иде, һәм яралар коточкыч булганга, кан агуланмасын өчен, аларны кисеп алырга туры килде. Сез әнием белән әби-бабамның ничек кайгырганын күз алдына китерә аласыздыр. Әмма мин, бала булганга, кулларымны югалту ахыр чиктә тормышыма ничек тәэсир итәчәген аңлап бетерми идем.

Хастаханәдән чыккач, мин үз мәктәбемә йөри башладым. Балалар мине үртәп көлде, төрткәләде һәм, мин үземне яклый алмаганга, миңа төрле нәрсәләр ыргытты. Мин аларның мәрхәмтсез һәм мыскыллаучы сүзләре аркасында рәнҗи идем. Ахыр чиктә, мине Биркенвердерга гарипләр өчен интернат-мәктәпкә җибәрделәр. Бу мәктәп өебездән ерак булганга, әнием һәм әби-бабам минем яныма килә алмый иде. Мин аларны каникуллар вакытында гына күрдем. Киләсе ун ел дәвамында мин әнисез һәм әби-бабасыз үстем.

КУЛЛАРСЫЗ ҮСӘМ

Мин күп нәрсәләрне яңа баштан аякларым белән эшләргә өйрәндем. Аяк бармаклары белән чәнечке я кашык тотып ашауның нәрсә икәнлеген сез күз алдыгызга китерә аласызмы? Мин моңа ничектер өйрәнә алдым. Мин шулай ук аякларым белән тешләремне чистартырга һәм чәчемне тарарга өйрәндем. Мин хәтта кешеләр белән сөйлшкәндә аякларым белән ишарәләр ясый башладым. Әйе, минем аякларым кулларыма әйләнде.

Яшүсмер чагында мин фәнни фантастика укырга ярата идем. Кайчак мин һәрнәрсә эшләргә мөмкинлек биргән югары технологияле кулларга ия булганымны күз алдыма китерә идем. 14 яшемдә мин тарта башладым. Шулай мин үземне ышанычлырак һәм башка кешеләрдән аерылып тормагандай хис итә идем. Әйтерсең лә мин: «Әйе, мин дә моны эшли алам. Тартучылар — куллары бармы, юкмы олылар алар»,— дип әйтә идем.

Мин тик тормадым һәм җәмгыять эшләрендә катнаштым. Мин Ирекле немец яшьләре союзы — дәүләт тәэмин иткән социалистик яшьләр оешмасы — әгъзасы булып киттем. Анда мин сәркатип булып — җирле әгъзалар арасындагы җаваплы эштә хезмәт иттем. Мин шулай ук җырлау клубына йөрдем, шигърият кичәләре үткәрдем һәм гарипләр өчен спортта катнаштым. Мәктәпне тәмамлагач, мин шәһәребездә бер оешмада эшли башладым. Үскән саен, гарип булып күренәсе килмәгәнгә, мин протезымны ешрак кия идем.

ИЗГЕ ЯЗМАЛАР ХАКЫЙКАТЕНӘ ТОТЫНАМ

Бер көнне эшкә барыр өчен поезд көтеп торганда, яныма бер кеше килде. Ул миннән Аллаһының үземне яңадан ике куллы итә алуын күз алдыма китерә аламмы дип сорады. Мин аптырашта калдым. Әлбәттә, минем яңадан ике куллы буласым килә иде, ләкин минем өчен бу булмаслык хәл булып яңгырады! Атеист булганга, мин Аллаһының барлыгына ышанмый идем. Шул вакыттан бирле мин ул кеше белән очрашмаска тырыштым.

Берникадәр вакыт үткәч, эштәге бер хатын мине үзенең гаиләсенә кунакка чакырды. Кофе эчкәндә аның әти-әнисе Аллаһы — Йәһвә Аллаһы — турында сөйли башлады. Шунда мин беренче мәртәбә Аллаһының исеме барлыгын ишеттем (Зәбур 83:18). Әмма эчемнән мин болай дип каршы төштем: «Нинди генә исеме булмасын, Аллаһы була алмый. Аларның ялгышканын мин исбатлармын». Үз карашларымның дөрес булуына ышанганга, мин Изге Язмалар буенча фикер алышырга ризалаштым. Әмма, ни гаҗәп, мин Аллаһының юклыгын исбатлый алмадым.

Изге Язмалардагы пәйгамбәрлекләрне карап чыкканда минем атеистик фикерләү рәвешем әкренләп җимерелә барды. Аллаһының күп кенә пәйгамбәрлекләре, йөзләгән я хәтта меңләгән еллар элек язылган булса да, инде үтәлгән. Шундый бер сөйләшү дәвамында без бүгенге дөнья шартларын Маттай 24 нче бүлектә, Лүк 21 нче бүлектә һәм 2 Тимутигә 3 нче бүлектә язылган пәйгамбәрлекләр белән чагыштырдык. Табиб төрле билгеләр ярдәмендә кешенең авыруын билгеләгән кебек, бу пәйгамбәрлекләрдә искә алынган вакыйгалар миңа Изге Язмаларда «соңгы көннәр» дип аталган вакытта яшәгәнемне аңларга ярдәм итте. Мине курку-хөрмәт биләп алды. Бу пәйгамбәрлекләр минем күз алдымда үтәлә иде.

Өйрәнгәннәремнең хакыйкать булуына минем шикләрем юк иде. Мин Йәһвә Аллаһыга дога кыла башладым. Ун елдан артык һәм күп тарткан булсам да, мин тәмәкене ташладым. Мин якынча бер ел Изге Язмаларны өйрәндем. 1986 елның 27 нче апрелендә мин яшерен генә ваннада суга чумдырылдым, чөнки ул вакытта Көнчыгыш Германиядә Йәһвә Шаһитләренең эшчәнлеге тыелган иде.

БАШКАЛАРГА ЯРДӘМ ИТӘМ

Тыелу аркасында без шәхси йортларда төркем-төркем җыелдык, һәм мин берничә имандашымны гына белә идем. Көтмәгәндә хакимиятләр миңа Көнбатыш Германиягә барырга рөхсәт итте. Анда Йәһвә Шаһитләренең эшчәнлеге тыелмаган иде. Тормышымда беренче тапкыр мин Изге Язмаларга нигезләнгән конгрессларга бара алдым һәм меңләгән кардәшләремне күрә алдым. Бу искиткеч иде.

Берлин стенасы җимерелгәннән соң Йәһвә Шаһитләренең эшчәнлегенә ирек бирелде. Ниhаять, без Йәһвә Аллаһыга ирекле рәвештә гыйбадәт кыла алдык. Минем вәгазьләү эшендә күбрәк катнашасым килде. Әмма мин ят кешеләр белән аралашырга курка идем. Гарип булганга һәм балачагымның күпчелек елларын гарипләр йортында үткәргәнгә, мин кимсенә идем. Әмма 1992 елны мин бер айны 60 сәгать вәгазьләргә тырыштым. Мин уңышка ирештем һәм зур шатлык кичердем. Шуңа күрә мин һәр ай шулай эшләргә булдым һәм моны якынча өч ел дәвамында булдыра алдым.

Мин Изге Язмалардагы «берәрсе хәлсезләнсә, мин дә газап чикмимме?» дигән сүзләрне истә тотам (2 Көринтлеләргә 11:29). Гарип булуыма карамастан, минем зиһенем бар һәм мин сөйләшә алам. Шуңа күрә башкаларга ярдәм итәр өчен, мин бар тырышлыкларымны куярга тырышам. Кулларым булмаганга, мин мөмкинлекләре чикле булган кешеләрнең хәлен бик яхшы аңлый алам. Берәр нәрсә эшләргә бик теләп тә моны башкара алмауның нәрсә икәнен мин беләм. Шундый хисләр кичергән кешеләрне мин рухландырырга тырышам. Башкаларга шул рәвешчә ярдәм итү мине бәхетле итә.

Башкаларга яхшы хәбәрне вәгазьләү мине бәхетле итә

ЙӘҺВӘ МИҢА ҺӘР КӨН ЯРДӘМ ИТӘ

Әмма шуны танырга кирәк: кайвакыт мин бераз төшенкелеккә биреләм. Минем нибары сәламәт буласым килә. Мин күп кенә көндәлек эшләрне үзем башкара алам, ләкин алар гадәттәгедән күпкә күбрәк вакыт, көч һәм тырышлык таләп итә. Минем көндәлек девизым мондый: «Мин үземә кодрәт бирүче ярдәмендә барысын булдыра алам» (Филипиялеләргә 4:13). Һәр көн Йәһвә миңа көндәлек эшләрне башкарырга кирәкле көч бирә. Мин Йәһвәнең үземнән баш тартмаганын белдем. Шуңа күрә минем дә аңардан беркайчан да баш тартасым килми.

Йәһвә мине гаилә белән бүләкләде. Нәкъ шуны мин балачагымда һәм яшьлегемдә юксынган идем. Минем Э́льке исемле кайгыртучан һәм кызганучан гаҗәеп хатыным бар. Өстәвенә, миллионлаган Йәһвә Шаһитләре минем рухи кардәшләрем — бөтендөнья гаиләм булып китте.

Яраткан хатыным Эльке белән

Шулай ук мине Аллаһының оҗмах турындагы вәгъдәсе юата. Оҗмахта ул «һәммә нәрсәне», шул исәптән кулларымны, яңартачак (Ачылыш 21:5). Мин бу вәгъдәне Гайсәнең җирдә булганда эшләгәннәре турында уйланганда яхшырак аңлыйм. Ул бер мизгелдә гарип кул-аякларны савыктырган һәм хәтта чабып алынган колакны ялгаган (Маттай 12:13; Лүк 22:50, 51). Йәһвәнең вәгъдәләре һәм Гайсәнең могҗизалары мине тиздән яңадан сәламәт кеше булачагыма ышандыра.

Әмма иң зур фатиха — Йәһвә Аллаһыны белү. Ул минем әтием, дустым, юатучым һәм көчем булып китте. Мин үземне Давыт патша кебек хис итәм. Ул болай дигән: «Йәһвә көч-куәтем... минем. [...] Мин аңардан ярдәм күрдем, шуңа күңелем сөенә» (Зәбур 28:7). Минем бу искиткеч хакыйкатькә гомерем буена, хәтта кулларсыз булсам да, тотынып торасым килә.