Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

АЛАР ҮЗГӘРГӘН

Рикардо һәм Андрес мисаллары

Рикардо һәм Андрес мисаллары

Изге Язмаларга нигезләнгән белем искиткеч көчкә ия; ул тормышларны яхшырта ала. Рикардо һәм Андрес мисалларын карап чыгыйк.

РИКАРДО. 15 яшемдә мин бер бандага кушылдым. Яңа дусларым миңа зур йогынты ясады. Асылда, ун ел төрмәдә үткәрү минем максатым булып китте! Бу акылсыз булып яңгырыйдыр. Ләкин мин яшәгән җирдә төрмәдә утырган кешеләрне хөрмәт итә иделәр. Һәм минем алар кебек буласым килә иде.

Мин банда тормышы белән бәйле бар нәрсәне, шул исәптән наркотиклар, секс һәм көч куллануны, татып карадым. Бер төнне атышу булды. Мине атып үтерерләр дип уйладым, ләкин исән-имин котылдым. Шунда мин үз тормышым һәм максатларым турында җитдирәк уйлый башладым. Мин үзгәрергә булдым. Әмма ничек? Ярдәмне кайдан табарга?

Минем туганнарымның күпчелеге бәхетсез иде. Аларның тормышлары авырлыклар белән тулы иде. Ләкин әниемнең бер энесенең гаиләсе белән хәл гел икенче иде. Мин аларның яхшы кешеләр булганын һәм Изге Язмалардагы принциплар буенча яшәгәннәрен белә идем. Бер тапкыр мин алардан Аллаһының исеме Йәһвә икәнен белгән идем. Шуңа күрә шул атышудан соң күп тә үтмәстән, мин Йәһвәгә, аңа исеме буенча мөрәҗәгать итеп һәм ярдәм сорап, дога кылдым. Һәм шаккатырлык хәл булды, икенче көнне үк бер Йәһвә Шаһите ишегемне шакыды! Ул Изге Язмаларга өйрәтүчем булып китте.

Тиздән мин зур проблемага очрадым. Иске дусларым миңа еш шалтыратып, бергә вакыт үткәрергә тәкъдим итә иде. Миңа җиңел булмады, ләкин мин «юк» дия идем. Изге Язмаларны өйрәнүемне мин дәвам итәргә тәвәккәл идем һәм шулай эшләгәнемә мин шатмын! Минем тормышым төптән үзгәрде, һәм мин чын бәхет таптым.

Исемдә, мин Аллаһыга догада кайчандыр төрмәдә ун ел үткәрергә әзер булганымны сөйләдем; минем банда әгъзасы буларак хөрмәт яулыйсы килгән иде. Һәм шуңа күрә аңардан миңа ким дигәндә ун ел тулы вакытлы хезмәттә катнашырга рөхсәт итүен сорадым. Шулай итеп мин башкаларга, үземә ярдәм ителгән кебек, булыша алыр идем. Аллаһы догама җавап бирде, чөнки мин 17 ел буе тулы вакытлы хезмәттә катнашам! Һәм мин шуны өсти алам, мин беркайчан да төрмәдә утырмадым.

Әмма күп кенә элекке дусларым еллар буе төрмәдә утыра, башкалары исә үлде. Мин Йәһвә Шаһитләре булган туганнарыма бик рәхмәтлемен. Алар башкалардан аерылып торды, Изге Язмалар буенча яшәде. Мин аларны хөрмәт итәм, мин бандадагы беркемне дә алай хөрмәт итмәдем. Ә иң мөһиме, мин Аллаһыга мине иң яхшы яшәү юлына өйрәткәне өчен рәхмәтлемен.

АНДРЕС. Мин ярлы бер районда тудым һәм үстем. Наркотиклар куллану, урлау, үтерү һәм фәхешлек анда гадәти хәл иде. Атам эчкече һәм кокаинчы иде. Ул һәм әнием һәрвакыт кычкырышалар һәм сугышалар иде.

Бик яшьли мин эчә һәм наркотиклар куллана башладым. Күпчелек вакытымны мин урамда, урлап һәм урланганны сатып, үткәрдем. Азрак үскәч, әтием миңа якынлашырга тырышты һәм тагы да яманрак юлга бастырды: ул мине наркотикларны һәм башка тыелган нәрсәләрне ничек итеп илгә кертергә һәм сатарга өйрәтте. Мин бик тиз күп акча эшли башладым. Бер көнне полиция өемә килеп, мине кулга алды. Мине кеше үтермәкче булуда гаепләп, биш елга төрмәгә утырттылар.

Бер иртә белдерүдә төрмәдә утырган кешеләрне Йәһвә Шаһитләре үткәрәчәк Изге Язмаларга нигезләнгән фикер алышуга чакырдылар. Мин барырга булдым. Ишеткәннәрем акылга ятышлы булып яңгырады, шуңа күрә мин Йәһвә Шаһитләре белән Изге Язмаларны өйрәнә башладым. Алар, Изге Язмаларның хәбәрен йомшартмыйча, миңа Аллаһының югары әхлакый нормаларын күрсәтте.

Тиздән мин үзем генә кирәкле үзгәрешләр ясый алмаганыма төшендем, чөнки өйрәнүемне ошатмаган башка тоткыннар миңа яный башлады. Шуңа күрә мин көч һәм зирәклек сорап, Йәһвәгә дога кылдым, һәм ул миңа ярдәм итте. Асылда, мин хәтта һөҗүм итә алдым дип әйтеп була: мин башка тоткыннарга Изге Язмалар турында сөйләдем.

Азат ителү көнем килеп җиткәч, мин үземне тынычсыз хис иттем һәм хәтта төрмәдә озаграк каласым килде! Киткәндә, күп кенә тоткыннар кул болгап саубуллашты. Кайберәүләр хәтта ярату белән: «Кайт өеңә, кечкенә пәйгамбәр»,— диде.

Аллаһы миңа өйрәнергә рөхсәт итмәгән булса, тормышымның нинди була алганы турында мин уйларга да куркам. Аллаһыга мине яратканы өчен һәм мине өметсез дип санамаганы өчен мин бик, бик рәхмәтлемен *.

^ Изге Язмаларның тормышларны үзгәртергә көче барлыгын күрсәтүче мисалларны jw.org сайтында табып була. (КИТАПХАНӘ бүлеген ачып, «Интернет мәкаләләре»ндә «Изге Язмалар тормышны үзгәртә» дигән рубриканы карагыз.)