Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ТЫНЫЧСЫЗ ВАКЫТТА

1. Сәламәтлегегезне яклагыз

1. Сәламәтлегегезне яклагыз

НИ ӨЧЕН БУ МӨҺИМ?

Кризислар һәм афәтләр сәламәтлегебезне какшата ала.

  • Бәлага очраганда, без стресс кичерәбез. Ә дәвамлы стресс аркасында кеше чирләп китә ала.

  • Пандемия һәм афәтләр вакытында сәламәтлек саклау системасы барысына тиешле ярдәм күрсәтә алмаска һәм бөтенесенә дарулар җитмәскә мөмкин.

  • Кризислар аркасында кешеләр матди яктан зыян күрә. Бу аларның ризыкны сатып алу һәм сәламәтлекне кайгырту мөмкинлекләрен чикли.

Нәрсә белергә кирәк?

  • Җитди авыру һәм стресс аркасында кеше файдалы гадәтләрен бозарга, мәсәлән, дөрес тукланмаска һәм күнегүләр ясамаска мөмкин. Нәтиҗәдә аның сәламәтлеге тагы да зуррак зыян күрә.

  • Дәваланмау кеше сәламәтлеген тагы да какшата һәм хәтта тормышын куркыныч астына куя.

  • Сәламәтлегебезне кайгыртсак, безгә чуалыш вакытында дөрес карарлар кабул итү җиңелрәк булыр.

  • Матди хәлебез нинди генә булмасын, без, сәламәтлегебезне яклар өчен, гамәли адымнар ясый алабыз.

Нәрсә эшләп була?

Зирәк кеше туа алган куркынычны күреп ала һәм саклык чараларын күрә. Бу сәламәтлеккә дә кагыла. Еш кына гигиена саклау йогышлы чирләрдән яклый, ә инде чирләсәң — тизрәк терелергә булыша. Саклык чараларын күрү дәваланудан яхшырак.

«Тәнебезнең һәм йортыбызның чисталыгы турында кайгыртсак, без табибларга һәм даруларга әзрәк акча сарыф итәрбез» (Азат *).

^ Бу журналда кайбер исемнәр үзгәртелгән.