ТЫШЛЫКТАГЫ ТЕМА | ҮЗ ГАДӘТЛӘРЕҢӘ НИЧЕК ХУҖА БУЛЫРГА?
1. Реалистик караш саклагыз
Тормышыгызда бар нәрсәне шунда ук үзгәртергә тырышу кайвакыт авыр. Сез үз-үзегезгә болай дип әйтәсез: «Бу атнада мин тәмәке тартуны ташларга, бүтән сүгенмәскә, соң ятмаска, физик күнегүләр ясый башларга, файдалы ризык ашый башларга һәм әби-бабаема шалтыратырга җыенам». Әмма берьюлы бар максатларга ирешергә тырышсаң, берсенә дә ирешмәссең!
ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ ПРИНЦИП: «Тыйнакларга зирәклек хас» (Гыйбрәтле сүзләр 11:2).
Тыйнак кеше реалистик караш саклый. Ул үзенең вакыты, көче һәм мөмкинлекләре чикле икәнен таный. Шуңа күрә бер үк вакытта барысын үзгәртер урынына ул әкрен-әкрен үзгәрешләр ясый.
Берьюлы бар максатларга ирешергә тырышсаң, берсенә дә ирешмәссең!
НӘРСӘ ЭШЛӘП БУЛА?
Бер үк вакытта бер я ике гадәт өстендә генә эшләгез. Мондый адымнар булыша ала:
-
Ике исемлек төзегез: берсендә — сез үстерергә теләгән яхшы гадәтләр, икенчесендә сез арынырга теләгән начар гадәтләр булсын. Һәр исемлеккә мөмкин кадәр күбрәк языгыз. Күбрәк язудан зыян булмас.
-
Исемлекләрдәге һәр гадәтне әһәмиятлелеге буенча номерлап чыгыгыз.
-
Һәр исемлектән берничә гадәтне, бәлки, бер я икене генә сайлагыз да алар өстендә эшләгез. Аннары һәр исемлектә язылган киләсе бер-ике гадәткә күчегез.
Начар гадәтне яхшы гадәт белән алмаштырып, процессны тизләтегез. Мәсәлән, начар гадәтләр исемлегендә — телевизорны артык күп вакыт карау, ә яхшы гадәтләр исемлегендә туганнарыгыз белән ешрак аралашу булса, сез мондый карарга килә аласыз: «Көн саен эштән кайткач, шунда ук телевизорны кабызыр урынына мин, берәр дустыма я туганыма шалтыратып, аның белән аралашырмын».