Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Алар хезмәтләрен шатланып киңәйткән. Көнбатыш Африка

Алар хезмәтләрен шатланып киңәйткән. Көнбатыш Африка

ПАСКАЛЬ Кот-д’Ивуарның ярлы бер районында туып үскән һәм яхшы яшәргә хыялланган. Ул бокс белән шөгыльләнгән һәм: «Спорт йолдызы булып, баеп китәр өчен кая барырга микән?» — дип уйланган. 25 яшьләр тирәсендә ул Европага барырга булган. Әмма кирәкле документлары булмаганлыктан, ул анда законсыз юл белән барырга карар иткән.

1998 елны Паскаль 27 яшендә ерак юлга чыккан. Ул Гана иленең чикләрен үткән, Того һәм Бенин илләрен кичеп, Нигердәге Бирнин-Конни шәһәренә барып җиткән. Әмма юлның иң куркынычы әле алда булган. Аның планнары менә мондыйрак булган: төньякка барып җитәр өчен, йөк машинасында Сахара чүле аша барырга, аннары Урта җир диңгезенә җитеп, корабльгә утырып Европага юл тотарга. Ләкин Нигердә булган ике хәл аны сәяхәтен тәмамларга мәҗбүр иткән.

Беренчедән, аның акчасы беткән булган. Икенчедән, ул пионер булып хезмәт иткән Ноэ исемле бер абый-кардәшне очраткан һәм аның белән Изге Язмаларны өйрәнә башлаган. Белгәннәре аңа бик нык тәэсир иткән һәм тормышка карашын үзгәрткән. Аның материаль максатлары рухи максатларга алмашынган. 1999 елның декабрь аенда Паскаль суга чумдырылу үткән. Йәһвәгә үз рәхмәтен белдерергә теләп, ул 2001 елны Нигер илендә хакыйкать белән танышкан шәһәрдә пионер булып хезмәт итә башлаган. Үзенең хезмәте турында ул нәрсә уйлый? Ул болай ди: «Моннан да яхшырак тормыш турында минем хыялланганым да булмады!»

АФРИКА — РУХИ ОҖМАХ

Анна-Ракель

Күпләр, Паскаль кебек, рухи максатларга ирешү тормышта күбрәк канәгатьлек китерә дип саный. Андый максатларга ирешер өчен, кайберәүләр Патшалык вәгазьчеләре күбрәк кирәк булган җирләргә, мәсәлән, Европадан Африкага күченгән. Якынча 65 Йәһвә Шаһите ихтыяҗ буенча көнбатыш Африканың мондый илләренә күченгән: Бенин, Буркина-Фасо, Нигер һәм Того *. Аларның иң кечесенә — 17, ә иң олысына 70 яшьләр. Андый адымга бу кардәшләрне нәрсә дәртләндергән, һәм бу нинди җимешләр китергән?

Даниядән күчкән Анна-Ракель болай дип сөйли: «Минем әти-әнием Сенегалда миссионерлар булып хезмәт иткән иде. Алар миссионер тормышы турында һәрвакыт илһамланып сөйли иде, шунлыктан минем дә алар кебек яшисем килде». Якынча 15 ел элек Анна-Ракель, аңа ул вакытта 20 яшьтән чак кына күбрәк булган, Того иленә күченгән. Хәзер ул анда саңгыраулар җыелышында хезмәт итә. Аның күченүе башкаларга ничек  тәэсир иткән? Ул болай ди: «Соңрак сеңлем белән энем дә Тогога күченделәр».

Альбер-Файетт белән Орель

Франциядән күченгән 70 яшьлек Орель исемле абый-кардәш болай ди: «Биш ел элек, пенсиягә чыккач, миңа ике нәрсәдән берсен сайларга кирәк иде: тыныч кына Франциядә яшәп Оҗмахның килүен көтеп ятарга яки хезмәтне киңәйтер өчен адымнар ясарга». Орель соңгысын сайлаган. Якынча өч ел элек ул хатыны Альбер-Файетт белән Бенинга күченгән. «Йәһвә хакына монда хезмәт итәргә карар итүебез тормышыбызда ясаган адымнарның иң яхшысы булды»,— дип әйтә Орель. Елмаеп кына ул болай дип өсти: «Кызык, без вәгазьләгән территориянең яр буйлары кайбер җирләрдә Оҗмахны хәтерләтә».

Клодомир хатыны Лисиан белән 16 ел элек Франциядән Бенинга күченгән. Баштарак алар Франциядәге гаиләләрен һәм дусларын бик сагына торган булган һәм яңа тормыш шартларына җайлаша алмабыз дип борчылган. Әмма чынлыкта борчылыр өчен сәбәп булмаган. Алар зур шатлык кичергән. «16 ел эчендә,— дип әйтә Клодомир,— без уртача алганда елына бер кешегә хакыйкатьне белергә ярдәм иттек».

Лисиан һәм Клодомир хакыйкатьне белергә ярдәм иткән кешеләрнең кайберәүләре белән

Жоанна белән Себастьен

Ирле-хатынлы Себастьен белән Жоанна Франциядән Бенинга 2010 елны күченгән. «Мондагы җыелышта эш бик күп,— дип әйтә Себастьен,— шунлыктан без тиз арада теократик вазифаларыбызны үтәүдә тәҗрибә тупладык!» Кешеләр аларның хезмәтләренә ничек карый? Жоанна болай ди: «Кешеләр хакыйкатькә сусаган. Без хәтта вәгазьләмәсәк тә, кешеләр безне урамда туктатып Изге Язмалар буенча сораулар бирә һәм әдәбиятыбызны сорап ала». Күченү аларның никахларына ничек тәэсир иткән? Себастьен болай ди: «Безнең никахыбыз ныгыды. Көннәр буе хатыным белән бергә хезмәт итү миңа рәхәтлек китерә».

Ирле-хатынлы Эрик белән Кати Бенинның төньягында, аз халык яшәгән җирдә, пионерлар булып хезмәт итә. Якынча 10 ел элек, әле Франциядә яшәгәндә, алар хезмәтне киңәйтү турындагы мәкаләләр укый башлаган. Шулай ук алар тулы вакытлы хезмәт иткән кардәшләр белән аралаша башлаган. Бу аларны чит илгә күченергә дәртләндергән, һәм 2005 елны алар шулай эшләгән дә. Үсешне үз күзләре белән күрү аларга бик нык тәэсир иткән. Эрик болай дип сөйли: «Ике ел элек Тангиета шәһәрендәге төркемебездә 9 вәгазьче генә бар иде, хәзер исә — 30. Якшәмбе көннәре җыелышка 50—80 кеше килә. Мондый үсешне күрү чиксез шатлык китерә!»

Кати белән Эрик

 АВЫРЛЫКЛАРГА ОЧРАУ ҺӘМ АЛАРНЫ ҖИҢҮ

Беньямин

Ихтыяҗ буенча күченгән кардәшләр нинди авырлыкларга очрый? 33 яшьлек Беньямин — Анна-Ракельның энесе. 2000 елны ул Даниядә Того илендә хезмәт иткән миссионерны очраткан. Беньямин болай ди: «Мин бу миссионерга пионер булып хезмәт итәсем килә дигәч, ул миңа: „Беләсеңме, син Тогода пионер булып хезмәт итә алыр идең“»,— дип әйтте. Беньямин моның турында уйланган. Ул болай ди: «Ул вакытта миңа 20 яшь тә юк иде, әмма минем ике апам инде Тогода хезмәт итәләр иде. Шуңа күрә миңа анда күченергә җиңелрәк иде». Ул анда күченеп киткән. Шулай да авырлыкларсыз булмаган. Беньямин болай ди: «Мин француз телендә бер сүз дә белми идем. Беренче алты ай минем өчен авыр булды, чөнки мин башкалар белән юньләп сөйләшә алмый идем». Әмма вакыт узу белән Беньямин уңышка ирешкән. Хәзер ул Бениндагы Вефильдә хезмәт итә. Ул машина белән әдәбият ташый һәм Компьютерлар бүлегендә ярдәм итә.

Мари-Аньес белән Мишель

Өстәрәк искә алынган Эрик белән Кати, Бенинга күченгәнче, Франциядәге чит тел җыелышында хезмәт иткән. Көнбатыш Африкада аларны нәрсә көткән? Кати болай ди: «Яраклы яшәү урыны табу җиңел булмады. Айлар дәвамында без суы, уты булмаган йортта яшәдек». Эрик болай дип өсти: «Күршеләрнең өйләрендә төнгә кадәр музыка яңгырый иде. Безгә сабыр булырга һәм андый шартларга җайлашырга кирәк иде». Алар болай ди: «Бер дә вәгазьләнмәгән территориядә хезмәт итүдән килгән шатлык бар авырлыкларны да каплый».

Мишель белән Мари-Аньес исемле ирле-хатынлы якынча биш ел элек, 60 яшьләренә якынлашып килгәндә, Франциядән Бенинга күченгән. Алар башта бик борчылган. Мишель болай дип сөйли: «Кайберәүләр безнең күченүебезне акробатның бау буенча кечкенә арбаны этеп баруы белән чагыштырган иде, ә безне — шул арбада утыручылар белән! Бу «акробат» Йәһвә икәнен белмәгән булсак, бик куркыныч булыр иде. Без Йәһвә өчен күчендек һәм моны аның ярдәме белән эшләдек».

КҮЧЕНҮГӘ ӘЗЕРЛӘНҮ

Ихтыяҗ буенча күченергә әзер булыр өчен нәрсә эшләргә? Кайбер күченгән кардәшләр мондый адымнарны ясау мөһим дип саный: алдан планлаштыру, яңа шартларга җайлашырга өйрәнү, акчаны акыллы куллану һәм Йәһвәгә таяну (Лүк 14:28—30).

Өстәрәк искә алынган Себастьен болай ди: «Күченгәнче, без Жоанна белән күңел ачуларга һәм мөһим булмаган әйберләрне сатып алуга киткән чыгымнарны кыскартып, ике ел буе акча җыйдык». Чит илдәге хезмәтләрен дәвам итәр өчен,  алар Европада елга берничә ай эшли, ә калган вакытларын Бенинда пионерлар булып хезмәт итә.

Мари-Тереза

Мари-Тереза — Көнбатыш Африкада ихтыяҗ буенча хезмәт иткән якынча 20 ялгызак апа-кардәшләрнең берсе. Франциядә ул автобус йөртүче булып эшләгән. Әмма 2006 елны ул, Нигердә пионер булып хезмәт итәр өчен, бер елга отпуск алган. Тиздән ул андый хезмәт нәкъ менә үзе ирешергә теләгән тормыш максаты икәнен аңлаган. Мари-Тереза болай ди: «Франциягә кайткач, мин эш бирүчемә эш графигын үзгәртергә телим дип әйттем, һәм ул ризалашты. Хәзер мин майдан августка кадәр Франциядә автобуста эшлим, ә сентябрьдән апрельгә кадәр Нигердә хезмәт итәм».

Сафира

Патшалыкны беренче урынга куеп яшәүче кардәшләр Йәһвәнең үзләрен бар кирәклесе белән тәэмин итәчәгенә бер дә шикләнми (Мат. 6:33). Мәсәлән, якынча 30 яшьтәге Сафира исемле ялгыз апа-кардәш белән булган бер очракка игътибар итик. Ул үзе Франциядән һәм Бенинда пионер булып хезмәт итә. Африкада тагын бер ел яшәр өчен (бу аның инде алтынчы елы иде), ул 2011 елны Франциягә акча эшләргә кайткан. Сафира болай ди: «Җомга минем соңгы эш көнем иде. Ләкин бер ел буена җитәрлек акчам булсын өчен, миңа тагын 10 көн эшләргә кирәк иде. Африкага китәргә минем әле тагын ике атна кала иде. Мин хәлемне аңлатып Йәһвәгә дога кылдым. Күп тә үтмәстән, миңа эшкә урнаштыру бюросыннан шалтыратып, башка кеше урынына ике атна эшләргә тәкъдим иттеләр». Сафира, шул кеше аны өйрәтсен өчен, дүшәмбе яңа эш урынына барган. Ул болай ди: «Шунысы гаҗәп: бу кеше апа-кардәшебез булып чыкты! Пионерлар мәктәбендә укып кайтыр өчен аңа ун көн кирәк булган. Аның начальнигы үзеңә алмашка берәрсен тапсаң, җибәрермен дигән. Бу апа-кардәш тә, минем кебек, Йәһвәгә үтенеп дога кылган икән».

ЧЫН КАНӘГАТЬЛЕК КИТЕРҮЧЕ ЮЛ

Кайбер кардәшләр Көнбатыш Африкада күп еллар хезмәт итә һәм үзләрен анда өйдә кебек хис итә. Башкалар исә, анда берничә ел яшәп, үз илләренә кайткан. Ләкин элек ихтыяҗ буенча вакытлыча хезмәт иткән кардәшләр хәтта бүген дә чит илдә хезмәт итүләренең файдасын күрә. Алар тормышта чын канәгатьлекне Йәһвәгә хезмәт итү китерә икәнен аңлаган.

^ 6 абз. Бу илләрдә француз телендә сөйләшәләр, һәм андагы вәгазь эшен Бениндагы филиал күзәтә.