Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Алар хезмәтләрен шатланып киңәйткән. Нью-Йорк

Алар хезмәтләрен шатланып киңәйткән. Нью-Йорк

БЕРНИЧӘ ел элек Сейзар хатыны Росио белән Калифорниядә уңайлы тормыш алып барган. Ул тулы көн эшләгән һәм йортларга җылы үткәрү, вентиляция һәм кондиционер кую эшләре белән шөгыльләнгән. Ә Росио көненә берничә сәгать кенә хастаханәдә эшләгән. Аларның балалары булмаган, һәм алар үз йортларында яшәгән. Әмма аларның тормышлары кинәт үзгәргән. Ни сәбәптән?

Кушма Штатлардагы филиал 2009 елның октябрендә илдәге бар җыелышларга хат җибәргән. Ул хатта Уолкиллдагы (Нью-Йорк) филиалның киңәюе турында сүз барган. Анда төрле осталыклары булган кардәшләргә Вефильдә вакытлыча ирекле хезмәтчеләр булып хезмәт итәр өчен гариза тутырырга тәкъдим ителгән булган. Хәтта Вефиль хезмәте өчен яшьтән узган кардәшләр дә чакырылган. «Яшь буенча таләпләргә туры килмәгәнгә,— дип сөйли Сейзар белән Росио,— без андый мөмкинлекнең гомергә бер генә тапкыр бирелгәнен аңлый идек, һәм аны бер дә кулдан ычкындырасы килми иде!» Бу пар кичектермичә гаризаларын тутырып биргән.

Уорвикта эшләүче кайбер ирекле хезмәтчеләр

Бер елдан артык вакыт узган, әмма Сейзар белән Росионы Вефильгә чакырмаганнар. Шулай да алар үз максатларына омтылып тормышларын гадиләштерә барган. «Йортыбызга кеше кертер өчен, без гаражыбыздан яшәргә яраклы бүлмә ясадык. Шуннан соң без нибары ике ел элек төзелгән 200 квадрат метрлы әкияттәгечә йортыбыздан 25 квадрат метрлы „фатирга“ күчендек. Андый үзгәрешләр ясап,— дип сөйли Сейзар,— без Вефильгә чакыруны кабул итүгә тагы да яхшырак әзерләндек». Аннан соң нәрсә булган? «Бәләкәй „фатирыбызга“ күченгәч, бер айдан соң,— дип сөйли Росио,— безне Уолкиллга вакытлы ирекле хезмәтчеләр итеп чакырдылар. Тормышыбызны гадиләштереп, без Йәһвәгә үзебезне фатихалар өчен юл ачтык».

Джейсон, Сейзар һәм Уильям

ФИДАКАРЬЛЕК РУХЫ ФАТИХАЛАНА

Сейзар белән Росио кебек йөзләгән абый һәм апа-кардәш Нью-Йорк штатында алып барылган төзелеш эшләрендә катнашыр өчен зур үзгәрешләр ясаган. Аларның кайберләре Уолкиллдагы киңәю эшләрендә катнаша, ә башкалары Уорвиктагы төп идарәнең төзелешендә катнашу хөрмәтенә ия булды *. Күп кенә пар күбрәк хезмәт итәр өчен, үзләренең уңайлы йортларын, яхшы эшләрен һәм хәтта эт-мәчеләрен калдырган. Йәһвә шундый фидакарьлек рухын фатихалыймы? Һичшиксез, фатихалый!

Уэй

Әйдәгез, 50 дән узган тагын бер ирле-хатынлы мисалына игътибар итик. Уэй электрик булып эшләгән. Ул хатыны Дебра белән Канзас шәһәрендә үзләренең йортларын һәм милекнең зур өлешен сатып, Уолкиллга оешманың штаттан тыш хезмәтчесе булып хезмәт итәр өчен күченгән *. Үз тормышларында күп үзгәрешләр ясаганнарына карамастан алар корбаннары бушка булмаган дип саный. Дебра үз билгеләнүе турында болай ди: «Кайвакыт мин үземне басмаларыбызда сурәтләнгән оҗмахтагы төзелештә катнашучы итеп хис итәм!»

Көньяк Каролина штатында яшәүче Мелвин белән Шэрон Уорвикта ярдәм итә алыр өчен, йортларын һәм милкен саткан. Андый корбаннарга бару җиңел булмаса да, бу пар андый тарихи төзелештә катнашуны зур хөрмәт дип саный. «Бөтендөньядагы кардәшлеккә файда китерәчәк эштә катнашу бернәрсә белән дә чагыштырмаслык шатлык китерә. Бу гаҗәеп хисләр тудыра»,— диләр алар.

Кеннет

Әйдәгез, 50 дән узган ирле-хатынлы Кеннет белән Морин мисалына игътибар итик. Кеннет пенсиягә чыкканчы индивидуаль проектлар буенча йортлар төзүче булган. Алар Калифорниядән Уорвикка хезмәт итәр өчен күченгән. Күченер алдыннан үз йортлары турында кайгыртсын өчен алар җыелышларындагы бер апа-кардәш белән сөйләшкән, ә бу апа-кардәшнең туганнары Кеннетның олы яшьтәге атасы турында кайгыртырга ризалашкан. Алар Вефильдә хезмәт итәр өчен корбаннар китергәннәренә үкенәләрме? Юк! «Без мул фатихалар урабыз,— дип әйтә Кен.— Бу җиңел бирелдеме? Әлбәттә, юк. Ләкин тормышыбыз канәгатьлек китерә, һәм без чын күңелдән башкаларга да андый хезмәтне татып карарга киңәш итәбез».

АВЫРЛЫКЛАРНЫ ҖИҢҮ

Үз хезмәтләрен киңәйткән кардәшләрнең күбесенә авырлыклар аша үтәргә туры килгән. Мәсәлән, якынча 60 яшьлек Уильям белән Сандра үзләренең Пенсильваниядәге тормышларына төпләнеп рәхәтләнеп яшәгән булган. Аларның 17 кешедән торган детальләр җитештерүче уңышлы фирмалары булган. Аларга балачактан ук хезмәт иткән җыелышларын һәм шул өлкәдә яшәгән туган-тумачаларын калдырырга туры килгән. Шуңа күрә, аларның Уолкиллда вакытлыча хезмәт итәргә мөмкинлекләре тугач, алар дуслары белән саубуллашырга һәм туган җирләрен калдырырга кирәк булыр икәнен аңлаганнар. «Үз уңайлы тормыш рәвешебезне калдыру безнең өчен, һичшиксез, иң авыр сынау булды»,— дип әйтә Уильям. Ләкин дога кылганнан соң, бу пар күченергә булган, һәм алар моңа бер дә үкенми. «Вефиль гаиләсендә булу һәм хезмәт итү бернәрсә белән дә чагыштырмаслык шатлык уята,— дип әйтә Уильям.— Безнең Сандра белән беркайчан андый бәхетле булганыбыз юк иде!»

Уолкиллда эшләүче кайбер парлар

Рики Гавайда төзү проектлары белән шөгыльләнгән булган. Аны Уорвикка вакытлыча хезмәт итәргә чакырганнар. Хатыны Кендра аның бу хезмәттә катнашуын бик теләгән. Әмма аларның Джейкоб исемле 11 яшьлек уллары булган. Нью-Йорк штатына күченү акыллы булырмы, һәм аларның уллары яңа шартларга ияләшә алырмы?

«Безнең өчен рухи карашлы яшьләр булган җыелышны табу мөһим иде,— дип әйтә Рики.— Без Джейкобның күп яхшы дуслар табуын теләгән идек». Алар сайлаган җыелышта яшьләр аз булса да, берничә вефильче булган. «Беренче очрашудан соң мин Джейкобтан, яңа җыелыш турында, аеруча яшьтәшләрең булмаганы турында, нәрсә уйлыйсың, дип сорадым,— ди Рики.— Ул миңа: „Әтием, борчылма,— дип җавап кайтарды.— Вефильдә хезмәт итүче яшь абый-кардәшләр минем дусларым булачак“».

Джейкоб һәм аның әти-әнисе җыелышларындагы вефильчеләр белән аралашырга шат

Чыннан да, яшь вефильчеләр Джейкоб белән дуслашып киткән. Бу аңа ничек тәэсир иткән? «Бер кичне улымның бүлмәсе яныннан үтеп барганда, мин анда һаман ут янганына игътибар иттем,— дип сөйли Рики.— Мин аның компьютер алдында уйнап утыруын күрермен дип уйлаган идем, ләкин ул Изге Язмаларны укып утыра иде! Мин аңардан, нәрсә эшлисең, дип сорагач, Джейкоб: „Минем яңа вефильче кебек Изге Язмаларны бер ел эчендә укып чыгасым килә“,— диде». Әйе, аларның күченүләре Рикиның Уорвиктагы төзү эшендә катнашуга гына түгел, ә шулай ук улларының рухи яктан үсүенә дә китергән. Алар моңа бик тә сөенә (Гыйб. сүз. 22:6).

АЛАР КИЛӘЧӘК ТУРЫНДА БОРЧЫЛМЫЙ

Луис белән Дэйл

Уолкилл һәм Уорвиктагы төзү проектлары ахыр чиктә тәмамланачак, һәм анда чакырылган кардәшләр үзләренең Вефиль хезмәтләре вакытлыча икәнен аңлый. Ләкин кардәшләребез киләчәктә кайда һәм нәрсә эшләр дип артык борчыламы? Юк. Күпләр Флоридадан килгән 50 яшьләр тирәсендәге ике пар кичергән хисләргә охшаш хисләр кичерә. Төзү эшләре белән җитәкчелек итүче Джон һәм аның хатыны Кармен Уорвикта вакытлыча ирекле хезмәтче булып хезмәт итәләр. Алар болай ди: «Моңарчы Йәһвә ихтыяҗларыбызны кайгыртып торды. Без беләбез, Йәһвә безне монда чакырып алдагы көннәрдә дә ташламаячак» (Мәд. 118:116). Янгын сүндерү системалары белән шөгыльләнгән Луис һәм аның хатыны Кения Уолкиллда хезмәт итәләр. «Без һәрьяклап кайгыртучы Йәһвәнең юмарт кулын инде күрдек! — дип әйтә алар.— Без Йәһвәнең безнең хакта ничек, кайчан я кайда кайгыртып торуын белмәсәк тә, аның шулай эшләячәгенә бер дә шикләнмибез» (Мәд. 33:11; 36:25).

«СЕЗ БЕРНӘРСӘГӘ ДӘ МОХТАҖ БУЛМАСЫН ӨЧЕН»

Джон белән Мелвин

Нью-Йоркта төзелеш эшләрендә катнашучы кардәшләрнең күбесе бу эштә катнашмас өчен сәбәпләр таба алыр иде. Әмма алар Йәһвәнең чакыруына колак салган: «Мине сынагызчы... сез бернәрсәгә дә мохтаҗ булмасын өчен, мин күк капкаларын ачмаммы һәм өстегезгә фатихалар яудырмаммы?» (Мал. 3:10).

Ә сез Йәһвәне сынарсызмы һәм мул фатихалар алырсызмы? Дога кылып уйланыгыз: сез дә андый гаҗәеп эштә, әйтик, Нью-Йоркта яки башка төзү проектларында катнашыр өчен, нәрсә эшли алыр идегез? Ул вакытта сез Йәһвәнең фатихасын үзегез татырсыз (Марк 10:29, 30).

Гари

Алабама штатыннан Дэйл исемле бер инженер-төзүче һәм аның хатыны Кэти хезмәтнең бу төрендә катнашырга киңәш итәләр. Уолкиллда ярдәм итеп алар: «Әгәр сезнең үзегез тамыр җибәргән урыныгызны калдырырга кыюлык җитсә, сез Йәһвә рухының эш итүен күрә алырсыз». Үз хезмәтеңне киңәйтер өчен нәрсә эшләп була? Дэйл болай ди: «Тормышыңны гадиләштер, гадиләштер һәм тагы да гадиләштер. Син моңа беркайчан да үкенмәссең!» Төньяк Каролинадан булган Гари төзү эшләрендә инде 30 ел катнаша. Алар Уорвиктагы төзелештә эшли. Аның һәм Морин исемле хатынының сүзләре буенча, «Вефильдә Йәһвәгә хезмәт итүче кардәшләр белән бергә аралашу һәм хезмәттәшлек итү — фатихаларның берсе». Гари болай дип өсти: «Вефильдә син гади тормыш алып барасың, ә бу үз чиратында дөнья төзелешенең ахырын кичереп чыгар өчен иң яхшы ысул». Тәҗрибәле электрик Джейсон хатыны Дженифер белән Уолкиллга Иллинойс штатыннан килгән. Аларның сүзләре буенча андый төзелештә катнашу «яңа дөньяда яшәп карау кебек». Дженифер болай дип өсти: «Йәһвә безнең монда башкарган эшебезне кадерли. Боларның барысы — ул безнең өчен әзерләгән киләчәккә өлеш кертү. Моның турында уйланганда, күңелем шатлык белән ташый. Йәһвә сиңа кирәклегеннән дә күбрәк биреп тора».

^ 6 абз. «Йәһвә Шаһитләренең еллык басмасы» (рус), 2014 ел, 12—13 битләрне карагыз.

^ 7 абз. Оешманың штаттан тыш вефильчеләре яшәү урыны һәм чыгымнары турында үзләре кайгыртып, атнага бер я берничә көн Вефильдә хезмәт итә.