Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Сез Шайтан белән көрәштә җиңә аласыз!

Сез Шайтан белән көрәштә җиңә аласыз!

«Иблискә каршы торыгыз һәм иманда нык булыгыз» (1 ПЕТ. 5:9).

1. а) Ни өчен аеруча бүген Шайтан белән көрәшү мөһим? ә) Без Шайтан белән көрәштә җиңә алуыбызны кайдан беләбез?

ШАЙТАН майланган калдык һәм «башка сарыклар» белән сугыш алып бара (Яхъя 10:16). Иблиснең максаты — үзенә калган кыска вакыт эчендә мөмкин кадәр күбрәк Йәһвә хезмәтчесен йоту. (Ачылыш 12:9, 12 укы.) Без Шайтан белән көрәштә җиңә алабызмы? Әйе! Изге Язмаларда: «Иблискә каршы торыгыз, һәм ул сездән качачак»,— дип әйтелә (Ягък. 4:7).

2, 3. а) Ни өчен Шайтан кешеләрнең үзенә ышанмауларын тели? ә) Сез Шайтан чыннан да бар икәнен кайдан беләсез?

2 Күпләр Шайтан бар дигән фикердән көлә. Алар Шайтан белән җеннәр — китаплар, куркыныч фильмнар һәм видиоуеннардагы уйлап чыгарылган персонажлар гына дип уйлый. Андый кешеләрнең фикеренчә, бер акыллы кеше дә явыз рухларның булуына ышанып тормас. Әйе, кайбер кешеләр Шайтанның һәм аның күзгә күренмәгән ярдәмчеләренең булуына ышанмый. Бу Шайтанны борчыймы? Һич тә юк. Чөнки Шайтанга үзенең барлыгына шикләнүче кешеләрнең акыл күзләрен сукырайту җиңелрәк (2 Көр. 4:4). Шайтан рухлар юк дигән фикерне тарата. Бу — аның кешеләрне алдар өчен кулланган күп төрле ысулларының берсе.

3 Йәһвәнең хезмәтчеләре булганга, без алданмаган. Без Иблиснең барлыгын кайдан беләбез? Изге Язмаларда Шайтан елан аша Хаува белән сөйләшкән дип әйтелә (Ярат. 3:1—5). Ул шулай ук Йәһвә белән сөйләшкәндә Әюпнең мотивларын шик астына куйган (Әюп 1:9—12). Нәкъ Шайтан Гайсәне вәсвәсәләргә тырышкан (Мат. 4:1—10). 1914 елда Аллаһының Патшалыгы тугач, Шайтан майланганнарның калдыгы белән «сугышырга киткән» (Ачыл. 12:17). 144 000 нән җирдә калган мәсихчеләрнең һәм башка сарыкларның иманнарын җимерергә тырышып, Шайтан әле дә бу сугышны алып бара. Җиңәр өчен без Шайтанга каршы торырга һәм иманыбызда нык калырга тиеш. Нинди өч өлкәдә моны эшләү мөһим? Моны шушы мәкаләдән белербез.

ГОРУРЛЫКТАН САКЛАНЫГЫЗ

4. Шайтан үзенең горурлык белән тулы булуын ничек күрсәткән?

4 Шайтанда басынкылыкның эзе дә юк. Бу явыз фәрештә Аллаһының идарә итәргә хокукын шик астына куярга батырчылык иткән һәм кешеләрнең Йәһвәгә түгел, ә үзенә табынуларын теләгән. Шуңа күрә ул — горурлыкның һәм тәкәбберлекнең гәүдәләнеше дип әйтеп була. Без, горурлыктан сакланып һәм басынкылык үстереп, Шайтанга каршы тора алабыз. (1 Петер 5:5 укы.) Әмма горурлык нәрсә ул? Горурлану һәрвакыт начармы?

5, 6. а) Горурлану һәрвакыт начармы? Аңлатыгыз. ә) Горурлыкның нинди төре куркыныч, һәм Изге Язмалардагы нинди мисаллар моны исбатлый?

5 Бер сүзлек буенча, горурлык — бу «үз-үзеңә хөрмәт хисе, үз дәрәҗәңне тою» һәм «үзеңнең я якын кешеләреңнең ниндидер уңышлары аркасында туа торган канәгатьлек хисе». Андый горурлыкта бернинди дә начарлык юк. Рәсүл Паул тисалуникәлеләргә болай дигән: «Без Аллаһының җыелышларында сезнең белән горурланабыз, чөнки сез, кичерергә туры килгән барлык эзәрлекләүләр белән газапларга карамастан, чыдамлык күрсәтәсез һәм иманда нык каласыз» (2 Тис. 1:4). Шуңа күрә башкаларның эшләре белән һәм күпмедер дәрәҗәдә үз эшләрең белән горурлануда бернинди начарлык юк. Безгә үз гаиләбездән, культурабыздан һәм туган җиребездән ояласы юк (Рәс. 21:39).

6 Әмма горурлыкның бер төре башкалар белән мөнәсәбәтләребезне җимерә һәм Йәһвә белән дуслыгыбызга зыян китерә ала. Башкалар безгә киңәш биргәндә, андый горурлык безне үпкәләргә һәм киңәшне басынкылык белән кабул итәр урынына аны кире кагарга этәрергә мөмкин (Мәд. 140:5). Андый горурлык «үз-үзеңне башкалардан өстен тою хисе, масаю, һавалану хисе, тәкәбберлекне» аңлата. Ә Йәһвә тәкәбберлекне нәфрәт итә (Йәз. 33:28; Амус 6:8). Ләкин Шайтан кешеләрнең горурланып мактануларын күрергә шат, чөнки андый кешеләр аның тәкәбберлеген чагылдыра. Шайтан Нәмруд, фиргавен һәм Әбессәламнең мактануларын ишетергә шат булган. Аларның барысы да урынсыз горурлыкның корбаны булып киткән! (Ярат. 10:8, 9; Чыг. 5:1, 2; 2 Иш. 15:4—6) Кабил дә горурлык тозагына эләккән. Аллаһы үзе аңа киңәш биргән, ләкин Кабил чиктән тыш горур булганга аны кабул итмәгән. Үҗәтләнеп, ул Йәһвәнең кисәтүенә колак салмаган. Нәтиҗәдә, бу һәлакәткә китергән (Ярат. 4:6—8).

7, 8. а) Расизм нәрсә ул, һәм ул горурлык белән ничек бәйле? ә) Горурлыкның җыелыштагы тынычлыкны ничек җимерә алганын аңлатыгыз.

7 Бүген кешеләр горурлыкны төрлечә күрсәтеп, башкаларга зыян китерә. Кайвакыт горурлык расизм белән бәйле. Бер сүзлек буенча, расизм — бу «башка расалардан булган кешеләргә карата тискәре мөнәсәбәт һәм дошманлык хисе». Ул шулай ук «физик һәм психик үзенчәлекләр нигезендә аерым расаларның түбән яки өстен булуын исбатларга тырышучы тәгълиматны» аңлата. Расизм чуалышларга, сугышларга һәм хәтта суешка китерә.

8 Әлбәттә, андый нәрсәләргә мәсихче җыелышта урын юк. Шулай да горурлык аркасында кардәшләр арасында туган каршылыклар контроль астыннан чыга ала. Андый хәл беренче гасырда мәсихче җыелышта туган. Ягъкуб аларга мондый уйландыра торган сорау биргән: «Сезнең арагыздагы дошманлык һәм талашлар кайдан чыккан?» (Ягък. 4:1) Йөрәкләребездә тамырланган дошманлык һәм үз өстенлегебезне тою хисе сүзләребез белән эшләребезгә тәэсир итеп башкаларга авырту китерә ала (Гыйб. сүз. 12:18). Әйе, горурлык җыелыштагы тынычлыкны җимерә ала.

9. Изге Язмалар безгә расизм һәм урынсыз горурлыкның башка төрләре белән көрәшергә ничек булыша? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.)

9 Әгәр без кайвакыт үзебезне башкалардан өстен куябыз икән, без шуны истә тотарга тиеш: «Күңеле тәкәббер кеше Раббы алдында кабахәт саналыр» (Гыйб. сүз. 16:5). Безгә башка расадан, милләттән я культурадан булган кешеләргә карата үз карашыбызны тикшерергә кирәк. Расабыз я милләтебез белән горурлансак, без Аллаһының «бер кешедән бөтен халыкларны бар иткәнен» онытканыбызны күрсәтербез (Рәс. 17:26). Бар кешелек бер кешедән — Адәмнән барлыкка килгәнгә, бер генә раса бар дип әйтеп була. Шуңа күрә аерым расаларны түбән яки өстен дип санау акылсыз. Андый фикер йөртү Шайтанга мәсихче ярату белән бердәмлекне җимерергә булыша (Яхъя 13:35). Шайтан белән көрәштә җиңәр өчен, безгә урынсыз горурлыкның бар төрләреннән дә сакланырга кирәк (Гыйб. сүз. 16:18).

МАТЕРИАЛИЗМНАН ҺӘМ ДӨНЬЯНЫ ЯРАТУДАН КАЧЫГЫЗ

10, 11. а) Ни өчен бездә җиңел генә дөньяга карата ярату үсә ала? ә) Дима́с үзенең дөньяны яратканын ничек күрсәткән?

10 Шайтан — «бу дөньяның идарәчесе», һәм бөтен җир аның хакимлеге астында тора (Яхъя 12:31; 1 Яхъя 5:19). Шуңа күрә бу дөнья тәкъдим иткән күп нәрсәләр Изге Язмалардагы нормаларга каршы килә. Әлбәттә, бу дөнья тәкъдим иткән һәрнәрсә — яманлык дип әйтеп булмый. Әмма без Шайтанның үз дөньясы аша теләкләребезгә тәэсир итүен һәм безне гөнаһка тартырга тырышуын таныйбыз. Ул безнең бу дөньяны ярата башлавыбызны һәм Йәһвәгә бүтән гыйбадәт кылмавыбызны тели. (1 Яхъя 2:15, 16 укы.)

11 Беренче гасырда яшәгән кайбер мәсихчеләр дөньяны ярата башлаган. Паул болай дип язган: «Дима́с, бу дөнья төзелешен яратканга, мине ташлап Тисалуникәгә китте» (2 Тим. 4:10). Димас дөньяның нәрсәсен яратып Паулны калдырган? Изге Язмаларда моның турында әйтелми. Бәлки, Димас рухи нәрсәләргә караганда материаль әйберләрне күбрәк ярата башлагандыр. Алай булса, Димас кыйммәтле рухи фатихаларга ия булу мөмкинлеген югалткан. Ул аны нәрсәгә алмаштырган? Бу дөнья Димаска Паул белән хезмәттәшлек итү фатихасыннан яхшырак берәр нәрсә тәкъдим итә алганмы? (Гыйб. сүз. 10:22)

12. Без «күпләрне алдаучы байлыкның» тозагына ничек эләгә алабыз?

12 Без дә охшаш хәлгә эләгә алабыз. Мәсихчеләр буларак, безнең үзебезне һәм гаиләбезне материаль яктан тәэмин итәсебез килә (1 Тим. 5:8). Йәһвә Адәм белән Хауваны гаҗәеп шартларга урнаштырган. Димәк, ул безнең дә уңай тормыш алып баруыбызны тели (Ярат. 2:9). Әмма Шайтан «күпләрне алдаучы байлык» ярдәмендә теләкләребезгә тәэсир итә ала (Мат. 13:22). Күпләр байлык белән материаль әйберләр үзләрен бәхетле һәм уңышлы итә ала дип уйлый. Әмма бу ялган, һәм андый фикер йөртү аркасында без иң кыйммәтле нәрсәне — Йәһвә белән дуслыгыбызны югалта алабыз. Гайсә үз шәкертләрен: «Берәү дә ике хуҗаның колы була алмый, чөнки я берсен нәфрәт итеп, икенчесен яратыр, я берсенә ябышып, икенчесен санга сукмас. Берьюлы Аллаһының да, Байлыкның да колы була алмыйсыз»,— дип кисәткән (Мат. 6:24). Без байлыкның колы булып китсәк, Йәһвәгә хезмәт итүебезне туктатырбыз. Ә Шайтан нәкъ шуны тели дә! Акча я материаль әйберләр Йәһвә белән дуслыгыбыздан беркайчан да өстен булмасын. Шайтан белән көрәшер өчен, безгә мал-мөлкәткә акыллы караш сакларга кирәк. (1 Тимутигә 6:6—10 укы.)

ҖЕНСИ ӘХЛАКСЫЗЛЫКНЫ КИРЕ КАГЫГЫЗ

13. Бу дөнья никахка һәм җенси мөнәсәбәтләргә үз карашын ничек тага?

13 Шайтан дөньясының башка тозагы — җенси әхлаксызлык. Күп кешеләрнең фикеренчә, никахта тугрылык саклау, хәтта никах үзе дә кешене чикли һәм заманча түгел. Мәсәлән, бер танылган актриса: «Ир кешеләр дә, хатын-кызлар да бер кеше белән генә яши алмый. Мин үз тормыш иптәшенә тугры булган һәм шулай яшәргә теләгән бер кешене дә белмим»,— дип әйткән. Ә бер актер: «Гомер буе бер кеше белән генә яшәү табигый микән дип шикләнәм»,— дигән. Абруйлы кешеләр Аллаһының бүләге — никах турында хурлап әйткәндә, Шайтан бик шатланадыр. Иблис кешеләрнең никахны хөрмәт итүләрен я үз никахларын ныгытуларын бер дә теләми. Шуңа күрә Шайтан белән көрәштә җиңәр өчен, безнең никахка карашыбыз Аллаһыныкы кебек булырга тиеш.

14, 15. Җенси әхлаксызлыкны ничек кире кагып була?

14 Без никахта торабызмы, юкмы, җенси әхлаксызлыкның бар төрләрен кире кагарга тиеш. Бу җиңелме? Һич тә юк! Син яшь кеше булсаң, үз классташларыңның теләсә кем белән җенси мөнәсәбәтләргә керүләре һәм секстинг белән шөгыльләнүләре турында мактануларын ишетәсеңдер. Кайбер илләрдә секстинг балалар порнографиясен таратуга тиң дип санала. Изге Язмаларда: «Фахишәлек кылучы үз тәненә каршы гөнаһ кыла»,— дип әйтелә (1 Көр. 6:18). Җенси мөнәсәбәтләр аша күчә торган чирләр газапларга һәм үлемгә китерә. Никахка кермичә үз гыйффәтлелеген югалткан яшьләрнең күбесе моңа үкенә. Күңел ачу дөньясы безне Аллаһының кануннарын бозу аяныч нәтиҗәләргә китерми дип ышандырырга тырыша. Андый ялганга ышансак, «гөнаһ коткысына бирелүебез» бар (Евр. 3:13).

15 Җенси әхлаксызлык кылу теләге белән көрәшеп торасыз икән, нәрсә эшләп була? Бу йомшак ягыгыз икәнен таныгыз (Рим. 7:22, 23). Аллаһыдан көч сорагыз (Флп. 4:6, 7, 13). Җенси әхлаксызлыкка китерә алган ситуацияләрдән качыгыз (Гыйб. сүз. 22:3). Теләк көчәя барса, аны шунда ук кире кагыгыз (Ярат. 39:12).

16. Шайтан Гайсәне вәсвәсәләгәндә, ул Иблискә нинди җавап биргән, һәм без моннан нәрсәгә өйрәнә алабыз?

16 Гайсә безгә искиткеч үрнәк калдырган. Ул Шайтанның вәгъдәләренә алданмаган һәм моның турында хәтта уйланып та тормаган. Моның урынына ул шунда ук: «Язылган»,— дип җавап кайтарган. (Маттай 4:4—10 укы.) Гайсә Аллаһы Сүзен белгәнгә, Шайтан аны вәсвәсәләгәндә, аңа шунда ук җавап итеп Изге Язмалардан өзекләр китерә алган. Шайтан белән көрәштә җиңәр өчен, җенси әхлаксызлык кылу вәсвәсәсенә бирешмик! (1 Көр. 6:9, 10)

КӨРӘШТӘ НЫК КАЛЫП ҖИҢЕГЕЗ

17, 18. а) Шайтанның тагын нинди кораллары бар, һәм ни өчен без моңа гаҗәпләнмибез? ә) Шайтан белән нәрсә булачак, һәм моны белү сезгә нык булып калырга ничек ярдәм итә?

17 Горурлык, материализм һәм җенси әхлаксызлык — Шайтан тозакларының өчесе генә. Чынында Шайтанның тагы да күбрәк коралы бар. Мәсәлән, кайбер мәсихчеләр гаиләләрендә каршылыкларга очрый я классташларының мыскыллауларын кичерә. Башкалар исә хөкүмәтләр вәгазь эшен туктатырга тырышкан илләрдә яши. Андый авырлыкларга гаҗәпләнәсе юк, чөнки Гайсә үз шәкертләренә: «Сез минем шәкертләрем булганга, барысы да сезне нәфрәт итәр, ләкин ахырга кадәр нык калган кеше котылыр»,— дигән (Мат. 10:22).

Шайтан мәңгегә юк ителәчәк (18 нче абзацны кара.)

18 Шайтан белән көрәштә ничек җиңеп була? Гайсә үз шәкертләренә: «Җаннарыгызны чыдамлыгыгыз белән коткарырсыз»,— дигән (Лүк 21:19). Бер кеше дә безгә төзәтә алмаслык зыян китерә алмый. Беркем дә безне, үзебез моңа юл куймасак, Аллаһы белән кыйммәтле мөнәсәбәтләребездән мәхрүм итә алмый (Рим. 8:38, 39). Берәр Йәһвә хезмәтчесе үлсә дә, бу Шайтан җиңгән дигән сүз түгел, чөнки Йәһвә үлгән хезмәтчеләрен терелтәчәк! (Яхъя 5:28, 29) Шайтанның киләчәге юк. Аның явыз дөньясы тар-мар ителгәч, Шайтан 1 000 елга упкынга ыргытылачак (Ачыл. 20:1—3). Мәсихнең Меңьеллык идарә итүенең ахырында Шайтан кыска вакытка «үз төрмәсеннән азат ителәчәк» һәм камил кешелекне соңгы тапкыр алдарга тырышачак. Шуннан соң Шайтан юкка чыгачак (Ачыл. 20:7—10). Шайтанның киләчәге булмаса да, сезнең киләчәгегез бар! Алга таба да Шайтан белән көрәшегез, һәм иманыгыз нык булсын. Сез Шайтан белән көрәштә җиңә аласыз!