Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Миңа Аллаһыга якынлашуы рәхәт

Миңа Аллаһыга якынлашуы рәхәт

МИҢА тугыз яшь булганда, мин үсүдән туктадым. Бу хәл минем белән 34 ел элек Кот-д’Ивуарда булды. Хәзер дә минем буем нибары 1 метр гына. Әти-әнием минем бүтән үсмәячәгемне аңлагач, үз буем турында гел уйлап йөрмәс өчен, мине тырышып эшләргә дәртләндереп торды. Мин өебез каршында җимешләр сатар өчен өстәл куйдым һәм аны чиста килеш сакларга тырыштым. Моның ярдәмендә минем сатып алучыларым күп иде.

Әлбәттә, тырышып эшләсәм дә, хәлем үзгәрмәде. Мин һаман да кыска буйлы идем, һәм миңа тормышта хәтта гади нәрсәләрне эшләү, мәсәлән, кибеттә биек прилавкалардан товар алу авыр иде. Барысы миннән ике тапкыр биегрәк булган кешеләр өчен ясалган кебек тоела иде. Мин үземне жәлли идем, әмма 14 яшемдә минем үземә карашым үзгәрде.

Бер көнне Йәһвә Шаһитләре булган ике хатын-кыз җимешләр сатып алды да минем белән Изге Язмалар өйрәнүен башлады. Соңрак мин шуны аңладым: Йәһвә һәм аның нияте турында белү минем буема караганда күпкә мөһимрәк. Бу миңа бик нык булышты. Зәбур 72:28 минем иң яраткан Изге Язмалардагы өзегем булып китте. Бу шигырьнең беренче өлешендә болай дип әйтелә: «Ә миңа Аллага якынлашуы рәхәт!»

Безнең гаиләбез көтмәгәндә Буркина-Фасога күченде. Һәм минем тормышым кинәт үзгәрде. Элек без яшәгән җирдә кешеләр минем җимешләр сатып торганыма ияләшкән иде. Әмма яңа яшәгән урында кешеләр мине белми иде һәм аларның күбесе өчен мин сәер кеше итеп күренә идем. Кешеләр миңа текәлеп карый иде. Шуңа күрә мин атналар буе өйдән чыкмый идем. Шул вакыт мин Йәһвәгә якынлашу минем өчен никадәр рәхәт булганын исемә төшердем. Мин Йәһвә Шаһитләренең филиалына хат яздым, һәм минем яныма мотороллерда На́ни исемле миссионер апа-кардәш килде.

Без яшәгән җирдә комлы юлларда мотороллерда йөрү авыр иде. Ә яңгыр яуса, юллар пычрак иде. Нани минем белән өйрәнү үткәрер өчен килгәндә күп мәртәбә үз мотороллерыннан егылып төшә иде. Әмма ул бирешмәде. Соңрак ул миңа үзе белән җыелышка барырга тәкъдим итте. Мин үземә өйдән чыгарга туры киләчәген һәм башкаларның миңа текәлеп торачагын аңлый идем. Өстәвенә, мин мотороллерга утырсам, мотороллерны йөртү тагы да авыррак булып китәчәген белә идем. Моңа карамастан, иң яраткан шигыремнең: «Мин өметемне Ходай Аллага салдым»,— дигән сүзләрен истә тотып, ризалаштым.

Без Нани белән кайвакыт сазга килеп төшә идек. Әмма без җыелыш очрашуларын яратканга, моның турында борчылмый идек. Патшалык Залындагы кешеләрнең җылы елмаюлары урамдагы кешеләрнең үземә текәлеп карауларыннан бик нык аерылып тора иде! Тугыз ай үткәч, мин суга чумдырылу үттем.

Яраткан шигыремнең тагын бер өлешендә: «Синең бар эшләреңне белдерү өчен»,— дип әйтелә. Вәгазьләү минем өчен иң авыры булачагын мин белә идем. Беренче тапкыр өйдән-өйгә йөреп вәгазьләгәнемне әле дә хәтерлим. Балалар да, зурлар да миңа текәлеп карый иде, күзләре белән озата иде һәм минем кебек йөреп кылана иде. Бу күңелемне әрнетсә дә, мин аларның да минем кебек оҗмахка мохтаҗ булуларын исемә төшерә идем. Моның ярдәмендә мин андый сынауларда нык булып калдым.

Үземә җиңелрәк булсын өчен, мин кул белән идарә ителә торган өч тәгәрмәчле велосипед сатып алдым. Югарыга менгәндә хезмәттәшем мине велосипедта утырган килеш арттан этеп бара иде, ә таудан төшкәндә, аңа сикереп утыра иде. Башта вәгазьләү авыр булса да, вакыт узу белән ул минем өчен бәхет чыганагы булып китте, һәм 1998 елда мин пионер хезмәтен башладым.

Минем Изге Язмалар өйрәнүләре бар иде, һәм өйрәнүчеләремнең дүртесе суга чумдырылу үтте. Өстәвенә, минем сеңелем хакыйкатькә килде! Башкаларның уңышлары турында ишетү миңа еш кына кирәкле вакытта көч өстәп торды. Бервакыт малярия белән авырганда, миңа Кот-д’Ивуардан хат килде. Мин Буркина-Фасода университетта укыган бер студент белән Изге Язмалар өйрәнүен башлаган идем һәм аны бер абый-кардәшкә тапшырдым. Соңрак өйрәнүче Кот-д’Ивуарга күченде. Анда ул суга чумдырылмаган вәгазьче булып китте. Моның турында ишетергә мин бик шат идем!

Мин үземне ничек тәэмин итәм? Гарипләргә булышучы бер оешма миңа тегү курслары үтәргә тәкъдим итте. Бер укытучы минем эшкә сәләтле һәм тырыш булуыма игътибар итеп болай диде: «Сине сабын ясарга өйрәтергә кирәк». Һәм алар мине өйрәттеләр. Мин өйдә кер сабыны һәм кул сабыны ясыйм. Кешеләргә ясаган сабыным бик ошый, һәм алар аны башкаларга да тәкъдим итә. Өч тәгәрмәчле мотороллер ярдәмендә мин сабынны кешеләргә үзем китерәм.

Шунысы кызганыч, 2004 елда умыртка баганамның деформациясе аркасындагы авырту көчәйгәнгә, миңа пионер хезмәтен калдырырырга туры килде. Шулай да мин хезмәттә регуляр рәвештә катнашам.

Кешеләр әйтүенчә, мине ачык елмаюым буенча танып була. Аллаһыга якынлашу рәхәт булганга, минем бәхетле булыр өчен бар сәбәпләрем бар. Са́ра Ме́га сөйләде.