Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Кешелекне киләчәктә нәрсә көтә?

Кешелекне киләчәктә нәрсә көтә?

Без Гайсә Мәсихтән нәрсәгә өйрәнәбез?

Кешелекне киләчәктә нәрсә көтә?

Гайсә кешеләр күктә яшәячәк дигәнме?

Әйе. Ул терелтелгәч, үз Атасы белән булыр өчен, күккә күтәрелгән. Әмма үлеме алдыннан ул үз 11 тугры рәсүленә: «Минем Атам йортында торыр урын күп... Мин сезгә урын әзерләргә барам»,— дип әйткән (Яхъя 14:2). Әмма андый кешеләрнең саны күп түгел. Гайсә моны үзе, үз шәкертләренә мондый сүзләр әйтеп, ачык итеп күрсәткән: «Әй, кечкенә көтү, курыкма! Чөнки сезгә Патшалыкны бирүне Атагыз яхшы дип тапты» (Лүк 12:32).

«Кечкенә көтү» күктә нәрсә эшләячәк?

Күктәге Ата нияте буенча, бу кечкенә төркем Гайсә белән бергә бер хөкүмәт тәшкил итәчәк. Ни өчен без алай дип әйтә алабыз? Терелтелгәч, Гайсә рәсүл Яхъяга кайбер тугры кешеләр «патшалар һәм руханилар» булып җир өстеннән патшалык итәчәк дип әйткән (Ачылыш 1:1; 5:9, 10). Бу яхшы хәбәр. Чөнки кешелек яхшы хөкүмәткә бик мохтаҗ. Гайсә җитәкчелегендәге бу хөкүмәт нинди эшләр башкарачак? Гайсә: «Бөтен дөнья яңаргач, Адәм Улы шөһрәтле тәхетенә утырганнан соң, сез дә, Миңа иярүчеләр... унике тәхеткә утырачаксыз»,— дигән (Маттай 19:28). Гайсә белән аңа иярүчеләрнең идарәсе «дөньяны яңартачак». Җирдә Адәм белән Хаува гөнаһ кылганчы шатланып яшәгән камил шартлар булачак.

Башка кешеләргә Гайсә нәрсә вәгъдә иткән?

Гайсә күктә яшәр өчен яратылган булган, ә кешеләр җирдә яшәр өчен барлыкка китерелгән (Мәдхия 113:24). Шуңа күрә Гайсә: «Мин югарыдан. Сез бу дөньяныкы»,— дигән (Яхъя 8:23). Ул кешеләрне көткән гаҗәеп киләчәк турында сөйләгән. Бер тапкыр ул: «Юашлар бәхетле, чөнки җирне мирас итеп алачаклар»,— дип әйткән (Маттай 5:5, ЯД). Ул Аллаһы иңдергән Зәбурдан: «Сабырлар җирне мирас итеп алырлар, һәм тыныч тормышта рәхәтләнеп яшәрләр. Гаделләргә мирас итеп җир бирелер, һәм алар анда мәңгегә яшәрләр»,— дигән сүзләрне искә төшергән (Мәдхия 36:11, 29).

Шулай итеп мәңгелек тормышны күккә күтәрелә торган «кечкенә көтү» һәм башка кешеләр дә алачак. Гайсә шулай ук башка миллионлаган кешеләргә бирелгән өмет турында әйткән: «Аллаһы дөньяны шулкадәр яратты ки, Улына иман китерүче беркем һәлак булмасын өчен, бәлки мәңгелек тормыш алсын өчен, Үзенең бердәнбер Улын бирде» (Яхъя 3:16).

Аллаһы кешеләр кичергән газапларны ничек юк итәчәк?

Гайсә газап чигүнең ике чыганагы турында әйткән һәм бу чыганакларның юк ителәчәгенә мондый вәгъдә биргән: «Бу дөнья хәзер хөкем ителә, хәзер бу дөньяның мирзасы куып чыгарылачак» (Яхъя 12:31). Беренче чыганак — газаплар китергән бозык кешеләр. Алар хөкем ителеп юк ителәчәк. Икенче чыганак — Шайтан. Ул «куып чыгарылачак» һәм кешелекне башка инде алдап йөрмәячәк.

Әмма Аллаһы һәм Мәсих турында белем ала алмаган һәм аларга иман итмәгән үлгән кешеләр турында нәрсә әйтеп була? Гайсә үзе белән бергә баганага кадакланган һәм үлеп барган бер җинаятьчегә болай дигән: «Минем белән бергә җәннәттә булачаксың» (Лүк 23:43). Гайсә шул кешене һәм башка миллионлаган кешене җирдәге оҗмахта терелткәч, аларның Аллаһы турында белем алырга мөмкинлекләре булачак. Шуңа күрә ул җинаятьченең юаш һәм тәкъва кешеләр белән бергә җирдә мәңге яшәргә мөмкинлеге бар (Рәсүлләр 24:15).

Күбрәк белер өчен «Изге Язмаларның хак тәгълиматлары» дигән китапның 3 һәм 7 нче бүлекләрен карагыз *.

[Искәрмә]

^ 13 абз. Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган.

[9 биттәге иллюстрация]

«Гаделләргә мирас итеп җир бирелер, һәм алар анда мәңгегә яшәрләр» (Мәдхия 36:29)