Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Аллаһы Сүзен өйрәнегез

Хөкем көнендә нәрсә булачак?

Хөкем көнендә нәрсә булачак?

Бу мәкаләдә сездә туа алган сораулар карала һәм аларга Изге Язмалардан җавап бирелә. Йәһвә Шаһитләре бу сораулар буенча сезнең белән фикер алышырга шат булыр.

1. Хөкем көне нәрсә ул?

Уң яктагы рәсемнән күренгәнчә, күп кенә кеше Хөкем көнендә, ягъни кыямәт көнендә, миллиардлаган җаннар Аллаһы тәхете алдында басып торачак һәм үз эшләре нигезендә хөкем ителәчәк дип уйлый. Кайберләре әҗер итеп күктәге тормышны алачак, ә башкалар тәмугъка эләгәчәк. Әмма Изге Язмаларда әйтелгәнчә, Хөкем көненең максаты бөтен кешелекне гаделсезлектән коткару (Зәбур 96:13). Аллаһы Хаким итеп Гайсәне билгеләгән. Гайсә бөтен кешелек өчен гаделлек урнаштырачак. (Ишагыя 11:1—5; Рәсүлләр 17:31 укы.)

2. Хөкем көнендә гаделлек ничек урнаштырылачак?

Беренче кеше Адәм, Аллаһыга каршы чыгып, бар киләчәк токымнарын гөнаһка, газапларга һәм үлемгә дучар иткән (Римлыларга 5:12). Бу гаделсезлекне төзәтер өчен, Гайсә миллиардлаган кешеләрне тормышка кайтарачак. Ачылыш китабында күрсәтелгәнчә, бу Гайсә Мәсихнең Меңьеллык идарә итүе вакытында булачак. (Ачылыш 20:4, 11, 12 укы.)

Терелтелгәннәр үлгәнчегә кадәр кылган эшләре нигезендә түгел, ә Ачылыш китабының 20 нче бүлегендә искә алынган «төргәкләр» буенча хөкем ителәчәк (Римлыларга 6:7). Рәсүл Паул әйткәнчә, «тәкъва кешеләр дә, тәкъва булмаганнар да үледән тереләчәк» һәм аларга Аллаһы турында белем алырга мөмкинлек биреләчәк. (Рәсүлләр 24:15 укы.)

3. Хөкем көне нәрсәгә китерәчәк?

Йәһвә Аллаһыны беркайчан да белмәгән һәм аңа хезмәт итмәгән кешеләргә үзгәрергә һәм яхшылык кылырга мөмкинлек биреләчәк. Алар шулай эшләсәләр, аларның терелүләре «яшәү өчен» булачак. Әмма Йәһвә юлларын белергә теләмәүче кешеләр дә булачак. Алар «хөкем ителү өчен» терелеп торачак. (Яхъя 5:28, 29; Ишагыя 26:10; 65:20 укы.)

Меңьеллык Хөкем көненең ахырына Йәһвә тыңлаучан кешеләрне камиллеккә китерәчәк (1 Көринтлеләргә 15:24—28). Нинди искиткеч өмет! Мең ел дәвамында Шайтан Иблис упкында булачак. Шуннан соң Аллаһы аны кешеләрне соңгы тапкыр сынар өчен чыгарачак. Шайтан кешеләрне кабат Аллаһыдан читләштерергә тырышачак. Шайтанга каршы тора алган кешеләр җирдә мәңге яшәячәк. (Ишагыя 25:8; Ачылыш 20:7—9 укы.)

4. Тагын нинди хөкем көне булачак?

Изге Язмаларда тагын бер «хөкем көне» турында әйтелә. Бу шушы явыз дөньяны бетерәчәк вакыйга булачак. Нух көннәрендәге Туфанда кебек, хөкем көнендә явыз кешеләр кинәт юк ителәчәк. Нәтиҗәдә, җирдә гадел җәмгыять калачак. (2 Петер 3:6, 7, 13 укы.)