Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Изге Язмалар нигезендә җаваплар

Изге Язмалар нигезендә җаваплар

Аллаһының исеме ничек?

Гаиләбездәге һәркемнең исеме бар. Без хәтта өйдәге хайваннарыбызга да исем кушабыз. Алайса Аллаһының исеме булырга тиеш түгелме соң? Изге Язмаларда Аллаһының күп титуллары китерелә, мәсәлән, Чиксез Кодрәт Иясе, Аллаһы Тәгалә һәм Барлыкка Китерүче. Ләкин аның шәхси исеме дә бар. (Ишагыйя 42:8 не укыгыз, ЯД: «Мин Йәһвә. Бу — минем исемем, һәм мин үз данымны беркемгә дә һәм үземә тиешле мактауны ясалган сурәтләргә бирмәячәкмен».)

Изге Язмаларның күп кенә тәрҗемәләрендә Аллаһының исеме Мәдхия 82:19 да очрый. Мәсәлән, «Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе»ндә бу шигырьдә болай дип әйтелә: «Син Йәһвә исемле Аллаһы, бөтен җир өстеннән син генә Аллаһы Тәгалә».

Ни өчен без Аллаһының исемен кулланырга тиеш?

Аллаһы үзе аның исемен куллануыбызны тели. Без яраткан кешеләребез белән, мәсәлән, якын дусларыбыз белән сөйләшкәндә, аларның исемнәрен кулланабыз. Аллаһы белән сөйләшкәндә дә шулай булырга тиеш түгелме? Гайсә пәйгамбәр дә Аллаһы исемен кулланырга дәртләндергән. (Маттай 6:9; Яхъя 17:26 ны укыгыз.)

Ләкин Аллаһының дусты булыр өчен, безгә аның исемен генә түгел, ә аның үзе турында да күбрәк белергә кирәк. Мәсәлән, Аллаһы кем ул? Аллаһыга якынлашып буламы? Сез бу сорауларга җавапларны Изге Язмалардан таба аласыз.