Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ГАИЛӘ БӘХЕТЕНЕҢ СЕРЛӘРЕ

Балагыз каты авырса

Балагыз каты авырса

КАРЛО: * «Улыбызның Анджелоның Даун синдромы. Аның авыруы бар физик, акыл һәм эмоциональ көчләребезне ала. Сәламәт баланы карар өчен күпме көч китә икәнен беләсездер. Ә авырган баланы карау йөз тапкырга күбрәк көч таләп итә. Бу кайчак никахыбызны куркыныч астына куя».

МИЯ: «Анджелоны гади нәрсәләргә өйрәтер өчен бик күп сабырлык һәм түземлелек кирәк. Арыганда минем еш кына иремә, Карлога, ачуым чыга. Кайчакта каршылыклар туа һәм без бәхәсләшергә тотынабыз».

Балагыз туган көнне искә төшерегез. һичшиксез, сез балагызны кулга алырга түзми тордыгыз. Әмма Карло белән Мия кебек әти-әниләрнең, баласы җитди авырганы турында ишеткәч, шатлыкларын кайгы алмаштыра.

Бәлки, сезнең балагыз да каты авырыйдыр. Шул чакта сез кайгырасыздыр: «Мин моны җиңеп чыга алырмынмы?». Алай булса, төшенкелеккә бирелмәгез. Сезнең кебек әти-әниләр андый проблемаларны уңышлы итеп чишәләр. Әйдәгез, өч киң таралган авырлыкны һәм аларны җиңәргә ярдәм иткән Изге Язмалардагы акыллы киңәшләрне карап чыгыйк.

БЕРЕНЧЕ АВЫРЛЫК. КУЕЛГАН ДИАГНОЗНЫ КАБУЛ ИТӘ АЛМАУ.

Әти-әниләрнең күбесе баласының авырганын белгәч, шок хәлендә кала. «Табиблар улыбызга Сантьягога церебраль паралич диагнозын куйгач, мин моңа ышанмадым,— дип сөйли Мексикада яшәүче Джулиана исемле әни кеше.— Минем өчен бу аяз көнне яшен суккан кебек булды». Башка әти-әниләрнең Италиядә яшәүче Виллана исемле әни кешенең сыман хисләре туарга мөмкин. Ул болай ди: «Минем яшьтәге хатыннарның балага узганда үзләрен куркыныч астына куйганын мин алдан белә идем, шулай да бала табарга булдым. Ә хәзер улым Даун синдромыннан интеккәнен күреп үземне гаеплим».

Сез дә төшенкелеккә биреләсез икән я үзегезне гаеплисез икән, хисләрегез табигый икәнен истә тотыгыз. Аллаһы нияте буенча, җир йөзендә авыру кешеләр булмаска тиеш булган (Яратылыш 1:27, 28). Ул әти-әни кешене, аларга табигый булмаган нәрсәне җиңел генә кабул итү сәләтләрен биреп, барлыкка китермәгән. Балагыз авырганы аркасында кайгыру бу табигый һәм сезгә бәлкем моны аңлар өчен вакыт кирәк булыр. Хисләрегез сүрелсен өчен һәм яңа шартларга ияләшер өчен сезгә вакыт кирәк булачак.

Бәлкем, сез балагыз авырганы өчен үзегезне гаеплисездер. Шуны истә тотыгыз: баланың сәламәтлегенә нәселдәнлек, әйләнә-тирәдәге мохит һәм башка факторлар ничек тәэсир иткәнен беркем дә тулысынча белми. Икенче яктан сез үз тормыш иптәшегезне гаепләргә мөмкин. Моңа юл куймагыз. Киресенчә, тормыш иптәшегез белән хезмәттәшлек итсәгез һәм игътибарыгызны балагыз турында кайгыртуына тупласагыз, яхшырак булыр (Вәгазьче 4:9, 10).

КИҢӘШ. Балагызның авыруы турында күбрәк белем алырга тырышыгыз. «Йорт зирәклек белән корылыр һәм акыл белән ныгытылыр»,— дип әйтелә Изге Язмаларда (Гыйбрәтле сүзләр 24:3).

Берничә табиб белән киңәшләшсәгез һәм ышанычлы басмалардан күбрәк белем алсагыз, яхшы булыр иде. Балагызның авыруы турында белем алуны чит телне өйрәнү белән чагыштырып була. Башта бу авыр булыр, шулай да сез моны булдыра аласыз.

Мәкаләнең башында искә алынган Карло һәм Мия үз табибы белән һәм Даун синдромы белән шөгыльләнә торган оешмасы белән киңәшләшкәннәр. «Бу безгә улыбызның нинди авырлыклары туарга мөмкин икәнен генә түгел, ә шулай ук ул нәрсә эшли алганын аңларга булышты,— дип әйтә алар.— Без улыбызның күп кенә өлкәләрдә нормаль тормышны алып бара алганын белдек. Бу безне бигрәк тә тынычландырды».

КУЛЛАНЫП КАРАГЫЗ. Күбрәк балагыз нәрсә эшли алганы турында уйлагыз. Гаиләгез белән ял итүне планлаштырыгыз. Балагызның уңышларын күрергә тырышып, аны мактарга онытмагыз һәм шатлыгын уртаклашыгыз.

ИКЕНЧЕ АВЫРЛЫК. СЕЗ ҮЗЕГЕЗНЕ КӨЧСЕЗ һӘМ ЯЛГЫЗ ХИС ИТӘСЕЗ.

Сез авырган балагызны карау бөтен хәлегезне ала дип хис итәсездер. Яңа Зеландиядә яшүәче Дженни исемле бер әни кеше болай ди: «Улыма умырткалыкның ярыгы диагнозын куйганнан соң берничә ел эчендә мин шулхәтле арыдым, хәтта өй эшен күбрәк эшләсәм, хәлем бөтенләй калмый иде һәм елый башлый идем».

Сез шулай ук үзегезне ялгыз хис итәсездер. Бен исемле әти кешенең мускул дистрофиясеннән һәм Аспергер синдромыннан интеккән улы бар. Ул болай ди: «Күбесе хәлебезне беркайчан да аңлап бетерә алмас». Сезнең борчуларыгызны берәрсенә сөйләргә теләгегез бардыр. Шулай да дусларыгызның күбесенең балалары сәламәт. Бу сезне алар белән хисләрегезне уртаклашудан туктатып торадыр.

КИҢӘШ. Ярдәм сорагыз. Аны сезгә тәкъдим итсәләр, аны кабул итегез. Алдарак искә алынган Джулиана болай ди: «Кайчак без ирем белән ярдәм сорарга кыенсынып торабыз». Әмма ул болай дип өсти: «Без ярдәмгә мохтаҗ икәнебезне аңладык. Башкалар безгә ярдәм иткәндә, без үзебезне алай ук ялгыз хис итмибез». Якын дусларыгызның яисә туганнарыгызның берсе мәсихче очрашуында я башка вакытта балагызны карарга тәкъдим итсә, моны рәхмәт хисе белән кабул итегез. «Чын дусның дуслыгы беркайчан сүрелмәс,— дип әйтелә Изге Язмаларда,— бәхетсезлеккә төшкәндә ул, туганы кебек, яныңа килеп җитәр» (Гыйбрәтле сүзләр 17:17).

Үзегезнең сәламәтлегегез турында кайгыртыгыз. Ашыгыч ярдәм машинасына, ул авырган кешеләрне хастаханәгә илтеп торсын өчен, регуляр рәвештә бензин салырга кирәк. Сезгә дә көчегез булсын өчен дөрес тукланырга, җитәрлек ял итәргә һәм физик күнегүләр ясарга кирәк. Шул чакта гына сез балагыз хакында яхшы кайгырта алырсыз. Хавьер моның турында болай ди: «Улым йөри алмаганга, мин яхшы тукланырга тырышам. Чөнки мин генә аны йөртә алам. Минем аякларым аның аяклары дип әйтеп була!»

Сәламәтлегегез турында кайгыртыр өчен кайдан вакыт табарга? Кайбер әти-әниләр баласын чиратлап карый. Ул вакытта берсе ял итә ала я үз эшләрен башкара ала. Авыр булса да, сезгә алай ук мөһим булмаган эшләрне калдырып, үзегез турында кайгыртыр өчен вакытны табарга кирәк. Индиядә яшәүче Маюри исемле әни кеше әйткәнчә: «Ахыр чиктә барысы да рәтләнер».

Якын дустыгыз белән сөйләшегез. Авырган балалары булмаса да, андый дуслар юата ала. Шулай ук Йәһвә Аллаһыга дога кылыгыз. Дога чынлап та ярдәм итәрме? Ясмин исемле әни кешенең ике баласы муковисцидоз белән авырый. Ул болай ди: «Кайчак миңа шулхәтле авыр була, чыдар хәлем калмый». Шулай да болай дип өсти: «Мин Йәһвәдән ярдәм һәм көч сорыйм. Дога кылганнан соң мин көчемнең өстәлгәнен хис итәм» (Мәдхия 144:18).

КУЛЛАНЫП КАРАГЫЗ. Моңа игътибар итегез: сез нәрсә ашыйсыз, никадәр еш күнегүләр ясыйсыз һәм күпме йоклыйсыз. Уйлап карагыз, сәламәтлегегезгә вакыт табар өчен, сез нинди мөһим булмаган эшләрне калдыра алыр идегез? Графигыгызны, кирәк булганда, үзгәртеп торыгыз.

ӨЧЕНЧЕ АВЫРЛЫК. АВЫРГАН БАЛАГЫЗ ТУРЫНДА КАЙГЫРТЫП СЕЗНЕҢ ГАИЛӘГЕЗ ӨЧЕН ВАКЫТ КАЛМЫЙ.

Гаиләдә бер бала авырса, бу бөтен гаиләгә йогынты ясый. Бу аларның ашаган ризыкларына, берәр җиргә бару планнарына һәм әти-әниләренең башка балалары белән үткәргән вакытларына тәэсир итәргә мөмкин. Моның аркасында башка балалар аларны игътибарсыз калдыралар дип хис итә. Өстәвенә, әти-әниләр авырган баласына бөтен игътибарын туплап никахларын куркыныч астына куярга мөмкин. Либериядә яшәүче Лайонел исемле әти кеше болай ди: «Кайчак хатыным бөтен йөкне үзе генә ташый, һәм мин улыбыз турында бер дә кайгыртмыйм дип зарлана. Ул чакта, хатыным мине хөрмәт итми дип уйлап, мин дә аңа ачулана башлыйм».

КИҢӘШ. һәр балагызны яратуыгызда ышандырыр өчен, бергә күңел ачыгыз. «Кайчак без олы улыбыз өчен берәр нәрсә эшлибез,— дип әйтә алдарак искә алынган Дженни,— мәсәлән, аны яраткан кафесына алып барабыз».

һәр балагызга игътибарлы булыгыз

Никахыгызны саклар өчен, иптәшегез белән сөйләшегез һәм бергә дога кылыгыз. Индиядә яшәүче Асим исемле әти кешенең эпилепсия белән интегүче улы бар. Асим болай ди: «Кайчак без хатыным белән бик нык арыйбыз һәм кулыбыздан бернәрсә дә килми кебек тоела. Шулай да без бергә утырып сөйләшер өчен һәм дога кылыр өчен вакыт бүлеп куябыз. Иртә саен, балаларыбыз торганчы, без Изге Язмалардан берәр шигырь укып бергә фикер алышабыз». Башка ирле-хатынлы парлар йоклар алдыннан аралашыр өчен вакыт таба. Аеруча авыр булган чакта дусларча сөйләшүләрегез һәм эчкерсез догаларыгыз никахыгызны ныгытачак (Гыйбрәтле сүзләр 15:22). Бер гаилә шуңа игътибар иткән: «Тормышыбызның иң кадерле чаклары иң авыр көннәрдә булды».

КУЛЛАНЫП КАРАГЫЗ. Башка балаларыгыз авырган балагызга аз гына булса да ярдәм күрсәтсә, аларны мактагыз. һәрвакыт аларга һәм тормыш иптәшегезгә рәхмәт сүзләр әйтегез һәм яратуыгызны белдереп торыгыз.

РУХЫГЫЗ ТӨШМӘСЕН

Изге Язмаларда Аллаһы озакламый яшьләр белән картлар интеккән авыруларны һәм чирләрне бетерәчәк дигән вәгъдә бирелә (Ачылыш 21:3, 4). Ул чакта «яшәүчеләрнең берсе дә: „Мин авырыйм“,— дип әйтмәс» (Ишагыйя 33:24).

Ә әлегә шуны истә тотыгыз: балагыз авырса да, сез яхшы әти-әни була аласыз. «Бернәрсә дә булып чыкмый кебек тоелганда, боекмагыз,— дип әйтә өстә искә алынган Карло белән Мия.— Балагызның яхшы якларына игътибарыгызны туплагыз, чөнки, һичшиксез, алар бик күп».

^ 3 абз. Бу мәкаләдәге исемнәр үзгәртелгән.

ҮЗЕГЕЗГӘ МОНДЫЙ СОРАУЛАР БИРЕГЕЗ:

  • Физик, эмоциональ һәм рухи сәламәтлегемне ныгытыр өчен мин нәрсә эшлим?

  • Минем башка балаларымны ярдәм күрсәтүләре өчен соңгы тапкыр кайчан мактаганым бар?