Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Балаларны ничек тәрбияләргә?

Балаларны ничек тәрбияләргә?

«Мин үтеп киткән һәр машинаның тавышына сискәнеп китә идем. Джордан инде өченче тапкыр өйгә тиешле вакытта кайтмады. „Кайда соң ул? — дип сорый идем мин үземнән.— Ул берәр бәлагә эләкмәдеме? Әллә ул безнең борчылганыбызны аңламыймыни?“ Ул кайткач, мин ачуымны көчкә тыеп калдым» (ДЖОРДЖ).

«Кызым көчле тавыш белән кычкыргач, мин бик нык курыктым. Борылсам, ул башына тотынып елап тора. Аңа дүрт яшьлек энекәше суккан булган» (НИКОЛЬ).

«„Мин балдакны урламадым. Мин аны таптым!“ — дип җавап кайтарды алты яшьлек кызыбыз. Аның зур күк күзләрендә гаепсезлек чагыла иде. Аның акланып торуы безне шулкадәр күңелсезләндерде ки, без хәтта елап җибәрдек. Ул алдый иде. Без моны белә идек» (СТЕФАН).

ӘТИ-ӘНИЛӘРГӘ өстә китерелгән хисләр таныш. Охшаш авырлыкларга очраганда, балагызны ничек тәрбияләргә һәм гомумән тәрбияләргәме дигән сорау туганы бармы? Балагызга җәза бирү дөресме?

ТӘРБИЯЛӘҮ НӘРСӘ УЛ?

Изге Язмаларда «тәрбияләү» дигән сүз җәза бирүне генә аңлатмый. Тәрбияләү беренче чиратта нәсыйхәтләр бирүне, өйрәтүне һәм төзәтүне аңлата. Ул тупаслык я мәрхәмәтсезлек белән берничек тә бәйле түгел (Гыйбрәтле сүзләр 4:1, 2).

Әти-әниләрнең тәрбияләү эшен бакчада эшләү белән чагыштырып була. Бакчачы җирне әзерли, аңа ашлама кертә һәм үсемлеккә су сибә. Ул үсемлекне зарарлы бөҗәкләрдән һәм чүп үләннәреннән саклый. Үсемлек үскәндә бакчачы аны, дөрес якка үссен дип, азрак кыркый. Ул шуны белә: төрле ысулларны куллану ярдәмендә аның үсемлеге яхшы үсәчәк. Әти-әниләр дә үз балаларын тәрбияләүдә төрле ысуллар куллана. Кайвакыт алар җәза бирергә тиеш. Үсемлекне кырку аңа дөрес якка үсәргә булышкан кебек, җәза бирү дә балага начар гадәтләреннән арынырга һәм дөрес якка «үсәргә» булыша. Ләкин кыркып кыскартканда, бик сак булырга кирәк. Югыйсә, үсемлек төзәтелмәслек зыян күрер. Әти-әниләргә дә балаларын ярату һәм кайгырту белән тәрбияләргә кирәк.

Изге Язмаларда Аллаһы Йәһвә турында әйтелә. Ул әти-әниләргә искиткеч үрнәк күрсәтә. Аның үз тыңлаучан хезмәтчеләренә биргән үгет-нәсыйхәтләре шулкадәр файдалы һәм аларга ошый ки, алар хәтта тәрбияне ярата башлый (Гыйбрәтле сүзләр 12:1). Алар «нәсыйхәтне нык тота» һәм «аны ташламый» (Гыйбрәтле сүзләр 4:13). Аллаһыдан үгет-нәсыйхәт бирүдә өч яктан үрнәк алсагыз, балагызга тәрбияләүне кабул итәргә җиңелрәк булыр. Нинди өч як турында сүз бара? 1) Ярату, 2) аңлау һәм 3) эзлеклелек.

 ЯРАТУ БЕЛӘН ТӘРБИЯЛӘҮ

Аллаһы яратудан гына чыгып тәрбия бирә. Изге Язмаларда: «Ата кеше үзенең сөйгән улын ничек шелтәләсә, Раббы да үзенең яраткан бәндәсен шулай шелтәли»,— дип язылган (Гыйбрәтле сүзләр 3:12). Моннан тыш, Йәһвә «кызганучан вә мәрхәмәтле Аллаһы, сабыр» (Чыгыш 34:6). Шуңа күрә Йәһвә беркайчан да үзен тупас я мәрхәмәтсез тотмый. Ул шулай ук тәнкыйтьләп тормый һәм түбәнсетә торган я мыскыллый торган сүзләрне кулланмый. Боларның барысы да «үткен кылычтай телгәләр» иде (Гыйбрәтле сүзләр 12:18).

Әйе, Аллаһыдан аермалы буларак, әти-әниләр камил рәвештә тотнаклылык күрсәтә алмый. Кайвакыт сез сабырлыгыгызны югалтырга мөмкин, ләкин авыр вакытларда шуны истә тотыгыз: ачуга нигезләнгән җәза гадәттә мәрхәмәтсез, артык дәрәҗәдә була һәм зыян гына китерә. Ачу һәм ярсу хисләренә нигезләнгән җәзаны тәрбия дип атап булмый. Чынлыкта бу тотнаклылык җитмәвен генә күрсәтә.

ТЫҢЛАГЫЗ

Башка сүзләр белән әйткәндә, балаларыгызны ярату һәм тотнаклылык белән тәрбияләсәгез, «үсемлегегез» яхшы җимешләр китерәчәк. Әйдәгез, өстә искә алынган Джордж белән Никольның ничек эш иткәннәрен карап чыгыйк.

ДОГА КЫЛЫГЫЗ

«Джордан кайткач, без хатыным белән бик ачулы идек, ләкин без, үзебезне кулда тотып, аның аңлатуларын тыңладык. Вакыт соң булганга күрә, без бу сорауны иртәнгә кадәр калдырырга булдык. Без, бергә дога кылып, йокларга киттек. Киләсе көнне без тыныч кына сөйләшә алдык һәм сүзләребез улыбызның йөрәгенә үтеп керде. Ул җәзаны кабул итте һәм гаебен таныды. Бәхеткә каршы, без шуны аңладык: ярсып хисләргә бирелү зыян гына китерә. Башта балаңны тыңласаң, барысы да яхшырак хәл ителә» (Джордж).

СӨЙЛӘШЕГЕЗ

«Улым апасына бер сәбәпсез зыян китергәнен күргәч, мин бик ярсыдым. Шунда ук нәрсәдер эшләр урынына мин аны бүлмәсенә кертеп җибәрдем, чөнки ачу хисе аркасында акыллы эш итә алмас идем. Тынычлангач, мин рәхимсез булу начар икәнен һәм аның үз апасына авырту китергәнен катгый рәвештә аңлаттым. Бу бик яхшы нәтиҗәләргә китерде. Ул апасыннан гафу үтенде һәм аны кочаклап алды» (Николь).

Әйе, дөрес тәрбияләү, кайвакыт җәза бирергә туры килсә дә, һәрвакыт мәхәббәткә нигезләнергә тиеш.

АҢЛАП ТӘРБИЯЛӘҮ

Йәһвә «тиешле дәрәҗәдә» генә җәзаны бирә (Иремия 30:11; 46:28). Ул бар шартларны, шул  исәптән күренми торган үзенчәлекләрне дә исәпкә ала. Әти-әниләр моннан нәрсәгә өйрәнә ала? Өстә искә алынган Стефан болай дип аңлата: «Наталинең киреләнеп аклануын күрү бик күңелсез булды, һәм без аның ни өчен алай эшләгәнен аңлый алмадык. Ләкин без аңа ничә яшь икәнен һәм аның бала булуын исәпкә алырга тырыштык».

Никольнең тормыш иптәше Роберт та бар шартларны исәпкә алырга тырыша. Балалар үзләрен начар тота башласа, ул үзенә мондый сорау бирә: «Ул бер тапкыр гына шулай эшләдеме, я бу инде гадәтенә кердеме? Ә, бәлки, балам арыды яки үзен начар хис итәдер? Аның шулай итеп үзен тотуы башка берәр проблеманың барлыгын күрсәтмиме?»

Аңлап эш итүче әти-әниләр балаларның кечкенә олылар булмауларын аңлый. Мәсихче рәсүл Паул моны танып шундый сүзләр язган: «Сабый чагымда мин сабыйларча сөйләдем, сабыйларча уйладым, сабыйларча фикер йөрттем» (1 Көринтлеләргә 13:11). Роберт болай ди: «Бала чагымда нәрсә эшләгәнемне исемә төшерү миңа бар нәрсәгә дөрес караш белән карарга һәм чиктән тыш борчылмаска булыша».

Баладан чиктән тыш күп нәрсә көтмәгез. Ләкин начар тәртипкә я карашларга юл кую яки аларны аклау да дөрес түгел. Баланың сәләтләрен, чикләрен һәм башка шартларны исәпкә алсагыз, сез аны теге я бу якка чиктән тыш авышмыйча, аңлап тәрбияләрсез.

ЭЗЛЕКЛЕ ТӘРБИЯЛӘҮ

«Мин — Йәһвә, мин үзгәрмим»,— дип әйтелә Малахий 3:6 да. Аллаһының хезмәтчеләре моңа ышана һәм үзләрен куркынычсыз хис итә. Балалар эзлекле тәрбияләүгә мохтаҗ. Аның ярдәмендә алар үзләрен куркынычсыз хис итә. Таләпләрегез кәефегезгә бәйле булса, балалар каушап калырга һәм өметсезлеккә бирелергә мөмкин.

Гайсә пәйгамбәрнең «„әйе“ дигәнегез „әйе“ булсын, „юк“ — „юк“ булсын» дигән сүзләрен исебезгә төшерик. Бу сүзләр әти-әниләрнең тәрбияләвенә дә бик туры килә (Маттай 5:37). Балага берәр шарт куяр алдыннан, башта аны үти алырсызмы, юкмы икәнлеге турында яхшы уйланыгыз. Балага начар тәртип өчен җәза бирергә вәгъдә итсәгез, үз сүзегездә нык торыгыз.

Эзлекле тәрбияләү өчен әти-әниләрнең бер-берсе белән яхшы аралашулары да бик мөһим. Роберт болай дип аңлата: «Балалар миннән әни тыйганны сораса һәм мин, моны белмичә, рөхсәт итсәм, соңрак хатынымның карашын белгәч, мин карарымны үзгәртәм. Шулай итеп мин хатыным белән бер фикердә торуымны күрсәтәм». Әгәр әти-әниләр бер-берсе белән риза булмаса һәм билгеле бер очракта ничек эш итәргә белмәсә, аларга икәүдән-икәү генә бу сорау буенча фикер алышу һәм бердәм карарга килү иң яхшы булыр иде.

ТӘРБИЯЛӘҮ БИК МӨҺИМ

Йәһвәдән үрнәк алып, балаларыгызны ярату, аңлау һәм эзлеклелек белән тәрбияләсәгез, тырышлыкларыгыз яхшы җимешләр китерәчәк. Ярату белән бирелгән җитәкчелегегез балаларга җитлеккән, җаваплы һәм акыллы кеше булырга булышыр. Изге Язмаларда язылган бит: «Балаңа барачак юлын яшьтән үк өйрәт; шулчак ул картайгач та бу юлдан читкә тайпылмас» (Гыйбрәтле сүзләр 22:6).