Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ИМАННАРЫН ҮРНӘК ИТЕП ТОТЫГЫЗ | ДИБРА

«Мин, ана кебек, Исраилгә ярдәмгә күтәрелдем»

«Мин, ана кебек, Исраилгә ярдәмгә күтәрелдем»

ДИБРА Табур тавында җыелган гаскәриләрне күздән кичерә. Аларны күрү аны дулкынландырып җибәрә. Иртәнге кояш яктысында җылынып, Дибра гаскәриләр җитәкчесе Баракның батырлыгы һәм иманы турында уйлана. Бүген бу 10 000 лек гаскәринең иманы белән батырлыгы сыналачак. Бу кешеләр начар коралланган, һәм аларның саны явыз дошманнарының саныннан берничә мәртәбә кечерәк. Шулай да алар каршы чыгарга әзер. Ни өчен алар сугыш урынына килергә булган? Чөнки аларны Дибраның сүзләре рухландырып җибәргән.

Дибра белән Барак очсыз-кырыйсыз җирне күздән кичерә. Аларның киемнәрен җил җилфердәтә. Очы яссы булган, конус формасындагы Табур тавыннан бик матур күренеш ачыла — таудан якынча 400 метр түбәнрәк урнашкан төньяк-көнбатышка таба киңәюче Ездрилон үзәнлеге күренә. Киссон елгасы бормалана-бормалана агып Кармил тавы янында үтә дә, Урта диңгезгә кушыла. Коры киң үзәндә су түгел, ә куркыныч Сисар гаскәренең ялтыравык киемнәре һәм кораллары җемелди. Яхшы әзерләнгән Сисар якынча 900 тимер чалгылы хәрби арбасын алып килә. Ул начар коралланган исраиллеләрне арпа ургандай чабып ташларга тели.

Дибрага шул билгеле: Барак һәм аның сугышчылары аңардан берәр сүз я берәр билге көтә. Күрәсең, алар арасында башка хатыннар юк. Андый җаваплылык йөкләнгәч, ул борчылганмы? Ул: «Нишлим мин монда?» — дип аптыраганмы? Һич тә юк! Йәһвә Аллаһы аңа сугышны башларга кушкан һәм данны хатын-кыз алачак дип вәгъдә биргән (Хакимнәр 4:9). Дибра һәм бу кыю сугышчылар иман итү ягыннан безгә нинди үрнәк күрсәткән?

«БАР, ТАБУР ТАВЫНА МЕН»

Дибраның исеме Изге Язмаларда беренче тапкыр искә алынганда, ул «пәйгамбәр хатын» дип атала. Кайбер хатын-кызлар гына андый хөрмәткә ия булган *. Дибраның тагын бер вазифасы булган. Күрәсең, ул Йәһвәнең карарларын халыкка тапшырып бәхәсле мәсьәләләрне чишкән (Хакимнәр 4:4, 5).

Дибра Бәйтел һәм Рама шәһәрләре арасында урнашкан Ифраимның таулы җирендә яшәгән. Анда ул финик пальмасы астында утырып халыкка Аллаһы хөкемнәрен хәбәр иткән. Аның эше чыннан да авыр булган, ләкин Дибра бирешмәгән. Халык аңа бик мохтаҗ булган. Соңрак ул Аллаһы Тәгалә тарафыннан рухландырылып җыр язуда катнашкан. Ул җырда тугрылыксыз халык турында: «Алар яңа илаһлар сайлады. Шунда капкалар янында сугыш булды»,— дип әйтелгән (Хакимнәр 5:8). Исраиллеләр башка илаһларга табынып Аллаһыдан ваз кичкәч, Йәһвә аларны дошманнар кулына тапшырган. Аларның җирен кәнганлыларның Иабин патшасы яулап алган, һәм алар Сисар исемле көчле бер гаскәр башлыгы кулына эләккән.

Инде Сисарның исемен ишетү белән Исраилнең коты алынган. Кәнганлыларның диннәре һәм йолалары коточкыч булган: алар балаларын корбанга китергән һәм гыйбадәтханәдә фахишәлек кылган. Кәнганлыларның гаскәр башлыгы һәм аның сугышчылары кулына эләгү Исраил өчен нәрсә аңлаткан? Дибраның җырыннан күренгәнчә, ул вакытта исраиллеләр өчен сәяхәт итү куркыныч булган, һәм аларның авылларында беркем дә диярлек калмаган (Хакимнәр 5:6, 7). Кешеләр куркуларыннан урманнарга һәм калкулыкларга качып киткән, алар хуҗалык итәргә һәм ныгытылмаган авылларда яшәргә курыккан. Аларның юлда йөрергә кыюлыклары җитмәгән, чөнки теләсә кайчан кәнганлылар аларның балаларын урлап һәм хатыннарын көчләп һөҗүм итә алган *.

Йәһвә үзенең үзсүзле халкының үзгәрергә әзер булуына инанганчы, андый хәл 20 ел буе кабатланып торган. Шуннан соң Дибра белән Баракның Аллаһы тарафыннан рухландырылган җырында әйтелгәнчә: «Дибра... күтәрелгән... ана кебек, Исраилгә ярдәмгә күтәрелгән». Лапидут исемле бер ир кешедә кияүдә булган Дибраның балалары булганмы, юкмы — без белмибез; күрәсең, шигырьдәге «ана» дигән сүз символик мәгънә белдергән. Асылда Йәһвә Дибрага халыкны ана үз баласын кайгырткандай кайгыртырга кушкан. Аллаһы Тәгалә аңа күрсәтмә биргән: нык иманлы хаким Барак Сисарга каршы чыгарга тиеш булган (Хакимнәр 4:3, 6, 7; 5:7).

Дибра Баракны Аллаһы халкын азат итәргә дәртләндергән

Йәһвә Дибра аша: «Бар, Табу́р тавына мен»,— дигән боерык биргән. Барак Исраилнең ике кабиләсеннән 10 000 кешене җыярга тиеш булган. Дибра Аллаһының хәбәрен тапшырган: исраиллеләр көчле Сисарны һәм аның 900 хәрби арбалы гаскәрен тар-мар итәчәк! Бу хәбәр, һичшиксез, Баракны гаҗәпкә калдырган. Аз санлы исраилле гаскәриенең кораллары булмаган диярлек. Моңа карамастан Барак сугышта катнашырга ризалашкан, ләкин ул Дибраның Табур тавына менүен таләп иткән (Хакимнәр 4:6—8; 5:6—8).

Кайберәүләр Баракны зәгыйфь иманлы булуында гаеплиләр, әмма аларның гаепләүләре нигезсез. Барак Йәһвәдән күбрәк кораллар бирүен сорамаган, ә зур иман күрсәтеп Дибраның сугышка баруын үтенгән, чөнки ул белгән: Аллаһы Тәгалә вәкиле Баракны үзен дә, аның сугышчыларын да ныгыта ала. Шулай итеп, Барак Дибраны югары бәяләгәнен белдергән (Еврейләргә 11:32, 33). Йәһвә аның үтенечен хуплаган. Ул Дибрага барырга рөхсәт иткән. Ләкин Йәһвә шулай ук Дибраны сугышның тәмамлануы турында пәйгамбәрлек әйтергә рухландырган: бөтен данны ир кеше түгел, ә хатын-кыз алачак (Хакимнәр 4:9). Аллаһы карар иткәнчә, явыз Сисарны хатын-кыз үтерәчәк!

Безнең көннәрдә күп хатын-кызлар гаделсезлектән һәм җәбер-золымнан интегә. Аларга бик сирәк кадер-хөрмәт күрсәтелә, ә Аллаһы фикеренчә, алар нәкъ шундый мөнәсәбәткә лаек. Аллаһы Тәгалә өчен хатын-кызлар да, ир кешеләр дә кадерле, ул тегеләрен дә, боларын да хуплый (Римлыларга 2:11; Гәләтиялеләргә 3:28). Дибраның очрагы шуны искә төшерә: Йәһвә хатын-кызларга хөрмәтле вазифалар биреп аларга да ышануын белдерә. Башкаларга өстен карарга яратучы кешеләргә иярмик!

«ҖИР ТЕТРӘДЕ, ҺӘМ КҮКЛӘРДӘН СУ АКТЫ»

Барак үз гаскәриен җыя башлаган. Ул Сисарның дәһшәтле гаскәриенә каршы чыгарга батырлыгы җиткән 10 000 кеше җыйган. Барак үз сугышчыларын Табур тавына шатлыгын яшермичә алып барган, чөнки аңарда аларның рухларын күтәрерлек хәбәр булган. Изге Язмаларда: «Дибра да аның белән барды»,— диелә (Хакимнәр 4:10). Күз алдыгызга китереп карагыз: исраилле гаскәриләр бу кыю хатынның Йәһвә Аллаһыга иман итүен, ягъни үзен аямыйча сугышка баруын күреп шундый рухланып киткәндер!

Иабин патшаның гаскәр башлыгы Сисар Исраилнең кыюланып гаскәр җыйганын белгәч, тиз арада чаралар күрә башлаган. Иабин патшага — күрәсең, кәнганлыларның патшалары арасыннан иң көчлесенә — берничә патша барып кушылган. Шуннан соң Сисарның күпсанлы арбалары үзән буенча җир тетрәтеп сугышка килгән. Кәнганлылар Исраилнең кызганыч гаскәренә ташланып аны шунда ук тар-мар итәчәгенә ышанган (Хакимнәр 4:12, 13; 5:19).

Барак белән Дибра дошманнарның якынлашуын күргәч нәрсә эшләр? Табур тавының битендә калган булсалар, аларның кәнганлылар белән чагыштырганда сугыш позициясе өстен булыр иде, чөнки арбалар тигезлектә генә чаба ала. Ләкин Барак Йәһвә кушканнарын үтәргә җыенган, ул Дибраның сүзен көткән. Ниһаять, вакыт килеп җиткән. Дибра Баракка: «Күтәрел, чөнки бүген Йәһвә Сисарны синең кулыңа бирәчәк. Әллә Йәһвә синең алдан бармыймы?» — дип әйткән. Аннары Изге Язмалар буенча, «Барак үзенә ияргән 10 000 кеше белән Табур тавыннан төште» (Хакимнәр 4:14). Шуннан соң сугыш * купкан.

Исраил көчләре таудан ачык тигезлеккә тиз генә төшеп дошманнарның үлем машиналарына каршы чыккан. Дибра вәгъдә иткәнчә, Йәһвә алар алдыннан барырмы? Хакимнәр китабында әйтелгәнчә, «җир тетрәде, һәм күкләрдән су акты». Сисарның макталган гаскәриләре арасында чуалыш килеп чыккан. Шуның өстәвенә коеп яңгыр ява башлаган! Су ташкыннары җирне шулкадәр тиз баскан, җир хәтта сазлыкка әйләнгән. Нәтиҗәдә, мескен кәнганлыларның тимер авыр арбалары сазлыкта батып хәтта урыннарыннан да кузгала алмаган (Хакимнәр 4:14, 15; 5:4).

Барак белән аның сугышчылары исә давылдан курыкмаган. Алар бу давылның каян килгәнен белгән. Алар кәнганлыларга ташланган. Аллаһының хөкем карарларын тормышка ашыручылар буларак, исраиллеләр Сисарның гаскәрен кырып бетергән. Киссон елгасы күтәрелеп ярыннан чыккан да, үлгән кешеләрне Урта диңгезгә юып төшергән (Хакимнәр 4:16; 5:21).

Дибра пәйгамбәрлек иткәнчә, Йәһвә Сисарның гаскәриен тар-мар итеп үз халкы өчен көрәшкән

Безнең көннәрдә Йәһвә үз хезмәтчеләренә сугышырга кушмый. Шулай да ул үз халкының рухи сугышта катнашуын тели (Маттай 26:52; 2 Көринтлеләргә 10:4). Аллаһыга буйсыну — бу сугышта аның яклы булу. Безгә кыю булырга кирәк, чөнки Аллаһының ягында торучыларга көчле каршылык күрсәтелә. Ләкин Йәһвә үзгәрмәгән. Ул бүген дә, Дибраны, Баракны һәм борынгы Исраилнең батыр гаскәриләрен яклаган кебек, үзенә иман итүчеләрне һәм үзенә таянучыларны яклый.

«ХАТЫН-КЫЗЛАР АРАСЫНДА ИҢ ФАТИХАЛЫСЫ»

Кызганычка каршы, исраиллеләр иң явыз кәнганлыны күздән ычкындырган! Сисар — Аллаһы халкының явыз дошманы җәяү качкан. Сазлыкка баткан кешеләрен ташлап, ул исраилле гаскәриләрне кырыйлап үтеп коры җиргә чыккан да, иң якын урнашкан союздашы янына киткән. Исраилле гаскәриләрнең үзен куып җитүләреннән курка-курка ачык җир буйлап йөгергәннән соң, ул Хәбир исемле бер кәйниленең чатырына килеп җиткән. Ул кеше үзенең туган күчмә халкыннан аерылып көньякка таба киткән, анда ул Иабин патша белән килешү сыман нәрсә төзегән булган (Хакимнәр 4:11, 17).

Хәлсез Сисар Хәбирнең лагерена килгән. Караса, Хәбир өйдә юк, хатыны Йаилә генә. Бәлки, Сисар: «Әгәр дә Хәбир Иабин патша белән килешү төзегән икән, аның хатыны да шул килешүне тотар»,— дип уйлагандыр. Хатын-кызның үз иренең ихтыярына каршы берәр сүз әйтүе я берәр нәрсә эшләве аның башына да килмәгәндер! Күрәсең, Сисар Йаиләне бер дә белмәгән! Шунысы ачык: Йаилә кәнганлыларның хакимлегендә халыкның ничек интеккәнен күргәндер. Ул нәрсә эшләргә дип икеләнеп торган. Кансыз кешегә ярдәм итәргәме, Йәһвәгә таянып Аллаһы халкының дошманын үтерергәме? Ул нишли алыр соң? Әллә хатын-кыз андый көчле тәҗрибәле сугышчыны җиңә алырмы?

Йаиләнең уйларга вакыты булмаган. Ул Сисарга ял итәргә тәкъдим иткән. Сисар аңа үзе турында беркемгә дә әйтмәскә кушкан. Йаилә аны япма белән каплаган һәм ул су сорагач, аңа куе сөт биргән. Озакламый Сисар каты йоклап киткән. Йаилә чатыр казыгы белән чүкечне — чатырда яшәүче һәр хатын-кыз куллана белгән коралларны алып Сисарның башы өстенә иелгән. Аңа Йәһвәнең хөкем карарын тормышка ашырырга кирәк булган. Әгәр дә ул бер мәлгә генә икеләнгән булса, аның тормышына куркыныч янар иде. Шул мизгелдә ул нәрсә турында уйлаган? Бәлки, Йаилә бу мәрхәмәтсез кешенең Аллаһы халкын дистәләгән еллар җәберләгәне я үзенең Йәһвә ягына баса алганы турында уйлагандыр. Изге Язмаларда моның турында бер ни дә әйтелми. Безгә бер нәрсә генә билгеле: ул үз эшен тиз эшләгән, Сисар үтерелгән! (Хакимнәр 4:18—21; 5:24—27)

Соңрак анда үз дошманын эзләп Барак килгән. Йаилә аңа чигәсенә чатыр казыгы кагып кертелгән Сисарның мәетен күрсәткән. Барак Дибраның пәйгамбәрлеге үтәлгәнен аңлаган. Көчле сугышчы Сисарны хатын-кыз үтергән! Заманча тәнкыйтьчеләр һәм скептиклар Йаилә турында мыскыллап сөйләсә дә, Барак һәм Дибра аның турында гел башкача уйлаган. Аллаһы тарафыннан рухландырылган үз җырында алар Йаиләнең кыюлыгын данлап аны «хатын-кызлар арасында иң фатихалысы» дип атаган (Хакимнәр 4:22; 5:24). Шуны әйтү мөһим: Дибра саф күңелле кеше булган. Ул дан казанган Йаиләдән көнләшмәгән; аның өчен иң мөһиме Йәһвә сүзенең тормышка ашуы булган.

Сисар үлгәч, Иабин патша үз хакимлегеннән мәхрүм калган. Ниһаять, исраиллеләр кәнганлыларның җәберләвеннән азат ителгән. Һәм аннан соң 40 ел тынычлык хөкем сөргән (Хакимнәр 4:24; 5:31). Йәһвә Дибра, Барак һәм Йаиләне иманнары өчен фатихалаган! Дибраның иманын үрнәк итеп тотсак, ягъни Йәһвә ягына кыюлык белән бассак һәм башкаларны да безгә кушылырга дәртләндереп торсак, Йәһвә безне фатихалаячак — ул безгә җиңәргә ярдәм итәчәк һәм чиксез тынычлык бирәчәк.

^ 7 абз. Башка пәйгамбәр хатыннар — Мириам, Хөлдә һәм Ишагыяның хатыны (Чыгыш 15:20; 2 Патшалар 22:14; Ишагыя 8:3).

^ 9 абз. Дибраның җырыннан шунысы ачык: Сисар еш кына сугыштан табышны, шул исәптән кызларны да алып кайткан. Кайчак ул һәр сугышчыга хәтта берничә кызны тапшырган (Хакимнәр 5:30). Бу шигырьдә «кыз» дип тәрҗемә ителгән сүзнең мәгънәсе — сүзгә-сүз «карын». Димәк, хатыннарны яралгы үсә торган эчке органнары өчен югары бәяләгәннәр. Күрәсең, алар өчен көчләү гадәти хәл булган.

^ 17 абз. Бу сугыш Изге Язмаларда ике тапкыр — Хакимнәр китабының 4 нче бүлегендәге тарихи өзектә һәм 5 нче бүлегендәге Дибра белән Баракның җырында искә алына. Бу ике өзек бер-берсен тулыландыра.