Яхъяга бирелгән Ачылыш 2:1—29

2  Эфе́с+ җыелышының фәрештәсенә+ болай дип яз: „Уң кулында җиде йолдыз тотучы һәм җиде алтын шәмдәл арасында йөрүче+ болай ди:  „Синең эшләреңне, хезмәтеңне, чыдамлыгыңны һәм яман кешеләргә түзеп тормаганыңны беләм. Шулай ук үзләрен рәсүл дип атаучыларны+ (ә алар рәсүлләр түгел) сынаганыңны да беләм. Син аларның ялганчылар булуын күрдең.  Син чыдам һәм, минем исемем хакына+ күп нәрсәләр кичереп тә, хәлсезләнмәдең.+  Шулай да сиңа бер шелтәм бар: син беренче мәхәббәтеңне югалттың.  Шуңа күрә кайдан егылганыңны исеңә төшер, тәүбә ит+ һәм элекке эшләреңне башкар. Тәүбә итмәсәң,+ яныңа килеп, шәмдәлеңне+ урыныннан алып куярмын.  Ләкин яхшы ягың да бар: мин нәфрәт иткән Никәлә́с тарафдарларының*+ эшләрен син дә нәфрәт итәсең.  Рухның җыелышларга әйткәннәрен колагы булган ишетсен:+ „Җиңүчегә+ мин Аллаһы оҗмахындагы тормыш агачыннан+ ашарга рөхсәт итәчәкмен“.  Сми́рна җыелышының фәрештәсенә болай дип яз: „Үлеп терелгән+ „Беренче һәм Соңгы“+ болай ди:  „Синең газап чигеп ярлы яшәвеңне дә (ә син бай),+ шулай ук үзләрен яһүд дип атаучыларның көфер сүзләрен дә беләм. Әмма алар яһүдләр түгел, ә Шайтан синагогасы.+ 10  Үзеңне алда көткән газаплардан курыкма.+ Менә! Иблис кайберләрегезне төрмәгә утыртачак, һәм сез тулысынча сыналырсыз, ун көн хәсрәт кичерерсез. Үлемеңә кадәр тугры кал, һәм сиңа тормыш таҗы бирермен.+ 11  Рухның җыелышларга әйткәннәрен колагы булган ишетсен:+ „Җиңүчегә+ икенче үлем+ һичнинди зыян китермәячәк“. 12  Пирга́м җыелышының фәрештәсенә болай дип яз: „Ике ягы да үткен, озын кылычлы Зат+ болай ди: 13  „Синең Шайтан тәхете торган урында яшәвеңне беләм, шулай да син минем исемемә тугры каласың.+ Минем тугры шаһитем+ Антипаны сезнең шәһәрегездә, Шайтан яшәгән җирдә үтерделәр.+ Хәтта шул көннәрдә дә син миңа карата булган иманыңнан ваз кичмәдең.+ 14  Әмма сиңа каршы берничә шелтәм бар: синдә кайберәүләр Билья́м тәгълиматын+ тота. Ә ул Балакны+ Исраи́л улларын гөнаһка тартырга өйрәткән. Ул моны алар потларга корбан ителгәнне ашасыннар өчен һәм фәхешлек* кылсыннар өчен эшләгән.+ 15  Синдә Никәләс тарафдарларының+ тәгълиматын тотучылар да бар. 16  Шуңа күрә тәүбә ит. Югыйсә, тиздән яныңа килеп, аларга каршы авызымнан чыгып торган озын кылыч+ белән сугышырмын. 17  Рухның җыелышларга:+ „Мин җиңүчегә+ яшерелгән ма́нна+ һәм ак таш бирермен. Ул ташка яңа исем язылган булыр, һәм шул исемне аны алучы гына белер“,— дип әйткәнен колагы булган ишетсен. 18  Фиати́ра+ җыелышының фәрештәсенә болай дип яз: „Күзләре — янып торган ялкын,+ ә аяклары саф бакыр шикелле+ булган Аллаһы Улы болай ди: 19  „Мин синең эшләреңне, мәхәббәтеңне, иманыңны, хезмәтеңне, чыдамлыгыңны һәм соңгы эшләреңнең элеккеләреннән бөегрәк булуын беләм. 20  Шулай да сиңа каршы шелтәм бар: үзен пәйгамбәр дип атаган Изәбе́л исемле хатынга+ түзеп торасың. Ул минем колларымны фәхешлек*+ кылырга һәм потларга корбан ителгәнне ашарга өйрәтеп, юлдан яздыра. 21  Мин аңа тәүбә итәргә вакыт биргән идем, әмма ул үзенең фәхешлегеннән* тәүбә итәргә теләми. 22  Менә! Мин аны авыру түшәгенә салырмын, ә аның белән зина кылучыларны, аңа ияреп кылган эшләреннән тәүбә итмәсәләр, зур афәткә дучар итәрмен. 23  Аның балаларын үлемгә китерүче авыру белән һәлак итәрмен, шунда бар җыелышлар минем иң эчке уйларны* һәм йөрәкләрне тикшерүче икәнемне белерләр. Мин һәркемгә эшенә карап бирәчәкмен.+ 24  Ләкин Фиати́радагы калган кешеләрегезгә, шул тәгълиматка иярмәүче һәм Шайтанның „тирәнлекләре“+ дип аталганга якын да килмәүче кешеләргә болай дим: мин сезнең өскә бернинди йөк салмыйм. 25  Тик мин килгәнгә кадәр үзегездә булганны нык тотыгыз.+ 26  Җиңүчегә һәм минем юлларым буенча ахырга тикле йөрүчегә халыклар өстеннән хакимлек бирермен+ 27  (ә миңа шундый ук хакимлекне Атам тапшырды). Шунда ул аларны тимер таяк+ белән көтәр, һәм алар балчык чүлмәк ватылгандай ватылыр. 28  Мин аңа таң йолдызы+ бирермен. 29  Рухның җыелышларга әйткәннәрен колагы булган ишетсен“.

Искәрмәләр

Яки «сектасының».
Гр. порне́йа. Сүзлекне к.
Яки «иң тирән хис-тойгыларны». Сүзгә-сүз «бөерләрне».

Искәрмәләр

Медиаматериал