Гыйбрәтле сүзләр 14:1—35

14  Зирәк хатын үз йортын ныгыта,+Акылсыз хатын аны үз куллары белән тарката.  Намуслылык юлыннан йөрүче кеше Йәһвәне тирән хөрмәт итә,Ә намуссызлык сукмагыннан* йөрүче аны санга да сукмый.  Акылсызның теле — тәкәбберлек чыбыгы,Ә зирәкләрнең теле аларны саклар.  Үгез булмаган җирдә утлык чиста була,Ә үгезләрнең көче ярдәмендә күп уңыш җыялар.  Тугры шаһит ялганламас,Ә ялган шаһит сүз саен алдый.+  Мыскыллаучы кеше зирәклекне эзләсә дә таба алмый,Ә төшенүчән кешегә гыйлем җиңел бирелә.+  Акылсыздан ерак тор,Аның телендә гыйлем юк ич.+  Алдын-артын уйлаучы кеше йөргән юлын яхшы аңлый,Ә акылсызлар үз ахмаклыгы белән алдана.*+  Акылсызлар үз гаепләреннән* көлә,+Ә намуслылар татулыкка омтыла.* 10  Кеше үзенең йөрәк* ачысын белә,Һәм чит кеше аның шатлыгын уртаклаша алмас. 11  Явызларның йорты җимерелер,+Ә намуслыларның чатыры бәрәкәтле булыр. 12  Кайбер юллар кешегә туры булып күренә,+Әмма ахырда алар үлемгә китерә.+ 13  Хәтта көлгәндә дә йөрәк әрнергә мөмкин,Шатлыкның да кайгы белән бетүе бар. 14  Күңеле үҗәт кеше үз юлларының җимешен татыр,+Игелекле кеше үз эшләренең әҗерен күрер.+ 15  Беркатлы* кеше һәр сүзгә ышана,Ә алдын-артын уйлаучы һәр адымын үлчәп атлый.+ 16  Зирәк кеше сак була һәм яманлыктан кача,Аңсыз кеше исә дуамал* һәм үзбелдекле. 17  Тиз кызып китүчән кеше акылсыз эш итә,+Ә бар нәрсәне һәрьяклап уйлаучыны* нәфрәт итәләр. 18  Беркатлыларның* мирасы акылсызлык булыр,Ә алдын-артын уйлаучыларга белем таҗы кидерелер.+ 19  Яманнар яхшы кешеләр алдында баш ияр,Һәм явызлар тәкъваларның капкалары каршында сәҗдә кылыр. 20  Ярлы кешене якыннары да яратмый,+Ә байның дуслары күп була.+ 21  Якынын кимсетүче гөнаһ кыла,Ә мескенне кызганучы бәхетле була.+ 22  Әллә явыз ният коручылар юлдан язмасмы? Ә ниятләре яхшы кешеләр тугры мәхәббәт һәм тугрылык күрер.+ 23  Һәрбер тырыш хезмәтнең файдасы бар,Ә сафсата ярлылыкка илтә.+ 24  Зирәкләрнең таҗы — аларның байлыгы,Ә ахмакларның акылсызлыгы зуррак акылсызлыкка илтә.+ 25  Чын шаһит җаннарны коткара,Ә ялган шаһит сүз саен ялганлый. 26  Йәһвәгә карата курку-хөрмәте булган кеше аңа һәрнәрсәдә ышана,+Андый кешенең балалары сыеныч табар.+ 27  Йәһвәгә карата курку-хөрмәт — тормыш чишмәсе,Үлем тозагыннан читкә юнәлтә. 28  Халыкның күплеге — патшаның бөеклеге ул,+Ә кешеләре аз булган идарәче һәлак була. 29  Ярсырга ашыкмаган кешенең акылы үткен,+Ә сабырсыз кеше үз ахмаклыгын күрсәтә.+ 30  Тыныч күңел тәнгә сихәт* бирә,Ә көнчелек — сөякләр өчен черек.+ 31  Мескенне алдаучы аның Яратучысын хурлый,+Ә ярлыга шәфкать күрсәтүче Аңа дан китерә.+ 32  Яман кеше үз явызлыгы белән һәлак ителер,Ә тәкъва кеше үз сафлыгында сыеныч табар.+ 33  Зирәклек төшенүчән кешенең күңелендә посып утыра,+Акылсызлар исә җае чыккан саен үз зирәклеге белән мактаныр. 34  Тәкъвалык халыкны бөек итә,+Гөнаһ исә милләтне хурлыкка калдыра. 35  Аңлап эш иткән хезмәтчене патша ярата,+Ә оятсызларга патша үз ярсуын яудыра.+

Искәрмәләр

Яки «кәкре юллардан».
Я, бәлки, «башкаларны алдый».
Яки «гаепләрен каплау кирәклегеннән».
Яки «арасында яхшы мөнәсәбәтләр».
Яки «җан».
Яки «Тәҗрибәсез».
Яки «ярсулы».
Яки «фикер йөртү сәләте булган кешене».
Яки «Тәҗрибәсезләрнең».
Яки «тормыш».

Искәрмәләр

Медиаматериал