Зәбур 46:1—11

Дирижер өчен. Кора́х улларының+ мәдхиясе. Аламу́т* стилендә. Җыр. 46  Аллаһы — безнең сыенычыбыз һәм көч-куәтебез,+Кайгы-хәсрәтләр вакытында безгә һәрвакыт ярдәм итәргә әзер.+   Шуңа күрә, җир тетрәп үзгәрсә дә,Таулар селкенеп, диңгез төбенә китсә дә, без курыкмабыз.+   Диңгез сулары шаулап, күбекләнеп ярларыннан ташып чыкса да,+Таулар аның ярсуыннан селкенсә дә, без курыкмабыз. (Села)   Елга агымнары Аллаһы шәһәрен,+Ходай Тәгаләнең изге һәм бөек чатырын сөендерә.   Аллаһы — үз шәһәрендә,+ шунлыктан ул җимерелмәс шәһәр. Таң атканда Аллаһы аңа ярдәмгә киләчәк.+   Халыклар шау-шу килделәр, патшалыклар җимерелде. Ул тавышын күтәрде, һәм җир тетрәде.+   Гаскәрләр Иясе Йәһвә безнең белән.+ Ягъкуб Аллаһысы — безнең ныклы сыенычыбыз.* (Села)   Килегез һәм Йәһвәнең эшләренә,Аның җирдә кылган гаҗәеп эшләренә шаһит булыгыз.   Ул бөтен җирдә сугышларны туктата,+Җәяне сындыра, сөңгене чәрдәкли,Хәрби арбаларны* утта яндыра. 10  Ул: «Тез чүгегез, минем Аллаһы икәнемне белегез. Халыклар мине мактаячак,+Бөтен җир мине мактаячак»+,— диде. 11  Гаскәрләр Иясе Йәһвә безнең белән.+ Ягъкуб Аллаһысы безгә ныклы сыеныч ул.+

Искәрмәләр

Яки «куркынычсыз биеклегебез».
Я, бәлки, «Калканнарны».

Искәрмәләр

Медиаматериал