Маттай 23:1—39

23  Шунда Гайсә халыкка һәм үз шәкертләренә болай диде:  «Канунчылар һәм фарисейлар Муса урынына утырдылар.  Шуңа күрә алар сезгә әйткәннең барысын үтәгез, әмма алар кебек эш итмәгез, чөнки алар әйтә, әмма үзләре үтәми.+  Алар авыр йөкләрне бәйләп, кеше җилкәсенә сала,+ ә үзләренең шул йөкләрне бармаклары белән дә кыймылдатасы килми.+  Нәрсә генә эшләсәләр дә, кеше күрсен дип эшлиләр,+ Язмалардан өзекләр салынган тартмачыкларын киңәйтәләр һәм аларны үзләрен саклар өчен тагып йөртәләр,+ шулай ук киемнәренең чукларын озынайталар.+  Алар кичке мәҗлесләрдә иң хөрмәтле урыннарны, синагогаларда алгы урыннарны,+  базар мәйданнарында үзләрен сәламләүләрен һәм кешеләрнең үзләрен Равви́ дип атауларын яраталар.  Ә сез үзегезне Равви дип атарга рөхсәт итмәгез, чөнки сезнең бер генә Остазыгыз+ бар, ә сез исә бөтенегез дә — кардәшләр.  Җирдә беркемне дә атам дип атамагыз, чөнки сезнең бер генә, күктәге, Атагыз+ бар. 10  Үзегезне җитәкче дип тә атарга рөхсәт итмәгез, чөнки сезнең бердәнбер Җитәкчегез — Мәсих бар.+ 11  Ә арагызда иң бөеге кем булса, шул сезгә хезмәтче булсын.+ 12  Аллаһы үз-үзен югары күтәрүчене басынкыландырыр,+ ә үзен басынкы тотучыны югары күтәрер.+ 13  Кайгы сезгә, канунчылар һәм фарисейлар, икейөзлеләр! Чөнки сез кешеләрдән күкләр Патшалыгын бикләп куясыз, үзегез дә кермисез, керергә теләүчеләрне дә кертмисез.+ 14  —— 15  Кайгы сезгә, канунчылар һәм фарисейлар, икейөзлеләр!+ Чөнки сез бер кешене прозелит итәр өчен, диңгез кичәсез һәм төрле җирләр аша үтәсез. Ә инде максатыгызга ирешкәч, сез аны Гәһәннәгә үзегезгә караганда икеләтә артыграк лаеклы итәсез. 16  Кайгы сезгә, сукыр җитәкчеләр!+ Сез: „Гыйбадәтханә белән ант итүченең анты бернигә дә тормый, ә гыйбадәтханәнең алтыны белән ант итүче үз антын үтәргә тиеш“+,— дисез. 17  Ахмаклар һәм сукырлар! Нәрсә мөһимрәк соң: алтынмы я алтынны изге итүче гыйбадәтханәме? 18  Сез шулай ук: „Корбан китерү урыны+ белән ант итүченең анты бернигә дә тормый, ә корбан китерү урынындагы бүләк белән ант итүче үз антын үтәргә тиеш“,— дисез. 19  Сукырлар! Нәрсә мөһимрәк соң: бүләкме я бүләкне изге итүче корбан китерү урынымы? 20  Шуңа күрә корбан китерү урыны белән ант итүче шул урын белән дә, аның өстендәге бөтен нәрсә белән дә ант итә; 21  гыйбадәтханә белән ант итүче аның белән дә, анда Яшәүче белән дә ант итә;+ 22  һәм күк белән ант итүче Аллаһы тәхете белән дә, анда Утыручы белән дә ант итә.+ 23  Кайгы сезгә, канунчылар һәм фарисейлар, икейөзлеләр! Чөнки сез бөтнекнең, укропның һәм ак әниснең уннан бер өлешен бирәсез,+ ә Канундагы мөһимрәк* нәрсәләрне — гаделлекне,+ шәфкатьлекне+ һәм тугрылыкны* кире каккансыз. Уннан бер өлешне дә бирергә һәм соңгыларын да кире какмаска кирәк иде.+ 24  Черкине сөзеп алучы,+ ә дөяне йотучы+ сукыр җитәкчеләр!+ 25  Кайгы сезгә, канунчылар һәм фарисейлар, икейөзлеләр! Чөнки сез касәнең һәм савыт-сабаның тышкы ягын чистартасыз,+ ә аларның эче исә комсызлык*+ һәм тотнаксызлык белән тулы.+ 26  Сукыр фарисей, савыт-саба тышкы яктан да чиста булсын өчен, элек аның эчен чистарт. 27  Кайгы сезгә, канунчылар һәм фарисейлар, икейөзлеләр!+ Чөнки сез агартылган төрбәләргә охшаш:+ алар тыштан матур булып күренә, ә эчләре исә мәет сөякләре һәм төрле шакшылык белән тулы. 28  Сез дә шундый ук: тыштан кешеләргә тәкъва булып күренәсез, ә эчегез икейөзлелек һәм канунсызлык белән тулы.+ 29  Кайгы сезгә, канунчылар һәм фарисейлар, икейөзлеләр!+ Чөнки сез пәйгамбәрләр өчен төрбәләр төзисез, тәкъваларның каберләрен бизисез+ 30  һәм: „Ата-бабаларыбыз көннәрендә яшәгән булсак, алар белән бергә пәйгамбәрләрнең канын түгүдә катнашмаган булыр идек“,— дисез. 31  Шулай итеп сез үзегезне пәйгамбәрләрне үтерүчеләрнең уллары дип атыйсыз һәм үзегезгә каршы шаһитлек бирәсез.+ 32  Алайса, ата-бабаларыгыз башлаганны тәмамлагыз. 33  Еланнар, агулы елан токымы,+ Гәһәннәгә хөкем ителүдән ничек кача алырсыз?+ 34  Шуңа күрә мин сезгә пәйгамбәрләрне,+ акыл ияләрен һәм остазларны+ җибәрәм. Аларның кайберәүләрен сез үтерерсез,+ ә кайберәүләрен баганага кадаклап үтерерсез, кайберәүләрен синагогаларда камчыларсыз+ һәм бер шәһәрдән икенчесенә куарсыз.+ 35  Шулай итеп, җирдә түгелгән бар тәкъваларның каны өчен — тәкъва Һабил каныннан алып,+ сез корбан китерү урыны белән Аллаһы йорты арасында үтергән Бәрәхия́ улы Зәкәрия́ канына кадәр — сез гаепле булачаксыз.+ 36  Сезгә хак сүз әйтәм: боларның барысын шушы буын кешеләре кичерәчәк. 37  Иерусалим, пәйгамбәрләрне үтерүче һәм үзенә җибәрелгәннәрне ташлар атып үтерүче Иерусалим.+ Тавык үз чебиләрен үз канатлары астына җыйган кебек, мин дә балаларыңны ничә тапкыр шулай бергә җыярга теләгән идем! Ләкин сез теләмәдегез.+ 38  Менә Аллаһы гыйбадәтханәгезне ташлап китә.+ 39  Сезгә шуны әйтәм, сез: „Йәһвә исеме хакына килүче фатихалы!“+ — дип әйткәнче, мине күрмәячәксез».

Искәрмәләр

Яки «иманны».
Сүзгә-сүз «авыррак».
Яки «талау».

Искәрмәләр

Муса урынына утырдылар: Яки «үзләрен Муса урынына билгеләделәр». Алар, үз-үзләренә чиктән тыш ышанып, Мусаның Аллаһы Канунын аңлатучы буларак хокукына ия дип әйткән.

авыр йөкләрне: Бу, күрәсең, кешеләргә тотарга кыен булган кагыйдәләр белән гореф-гадәтләрне аңлата.

бармаклары белән дә кыймылдатасы: Бу сүзтезмә, бәлки, дини җитәкчеләрнең, үзләре авыр йөкләр салган кешеләрнең тормышын җиңеләйтер өчен, хәтта кечкенә кагыйдәне дә гамәлдән чыгарырга теләмәгәннәрен күрсәтәдер.

Язмалардан өзекләр салынган тартмачыкларын... үзләрен саклар өчен тагып йөртәләр: Бу кечкенә күн тартмачыкларга Кануннан дүрт өзек салынган булган (Чг 13:1—16; Кн 6:4—9; 11:13—21). Аларны яһүд ир-атлары маңгайларына һәм сул кулларына тагып йөрткән. Моны алар Аллаһының исраиллеләргә Чг 13:9, 16; Кн 6:8; 11:18 дә бирелгән җитәкчелеген туры мәгънәдә аңлаганга эшли башлаган. Дини җитәкчеләр Язмалардан өзекләр салынган тартмачыкларын башкаларны таңга калдырыр өчен зурайткан. Шулай ук алар бу тартмачыкларны үзләрен саклаячак бөтиләр, ягъни талисман, итеп санаган. Шуңа күрә Гайсә аларны хөкем иткән.

чукларын озынайталар: Сн 15:38—40 та исраиллеләргә итәкләренә чуклар ясарга боерык язылган булган, ләкин канунчылар һәм фарисейлар, башкаларның игътибарын җәлеп итәр өчен, үз чукларын башкаларныкына караганда озынрак иткән.

алгы урыннарны: Яки «иң яхшы урыннарны». Күрәсең, синагога башлыклары һәм югары дәрәҗәле кунаклар Язмалар төргәкләре янында утырган; аларны бөтен җыелыш күреп торган. Бу хөрмәтле урыннар андый күренекле кешеләр өчен билгеләнгән булгандыр.

базар мәйданнарында: Яки «җыелу урыннарында». Монда кулланылган грек сүзе агора́ сату-алу үзәге һәм халык җыелу урыны булып хезмәт иткән ачык урынны күрсәтә. Андый урыннар борынгы Якын Көнчыгыштагы, грек һәм Рим дөньясындагы зур һәм кечкенә шәһәрләрдә булган.

Равви: Сүзгә-сүз «минем бөегем» дигәнне аңлата. Ул «бөек» мәгънәсе йөрткән рав дигән еврей сүзеннән барлыкка килгән. Гадәттә «Равви» «остаз» дигәнне аңлаткан (Ях 1:38), ләкин соңрак хөрмәтле титул буларак кулланыла башлаган. Кайбер укымышлы ир-атлар, мәсәлән, канунчылар һәм Канун өйрәтүчеләре, үзләрен шул титул белән атауларын таләп иткән.

атам: Монда Гайсә «ата» дигән сүзне формаль яки дини титул итеп кулланудан тыйган.

җитәкче: Монда кулланылган грек сүзе 8 нче шигырьдәге «остаз» сүзенең синонимы, һәм монда ул җитәкчелек бирүчеләрне һәм өйрәтүчеләрне, ягъни рухи җитәкчеләрне белдерә. Ул, күрәсең, дини титул итеп кулланылган.

Җитәкчегез: Камил булмаган бер кеше дә мәсихчеләрнең рухи Җитәкчесе була алмый, шуңа күрә Гайсәнең генә бу титулны йөртергә хакы бар. (Бу шигырьдәге җитәкче сүзенә аңлатманы кара.)

Мәсих: Мәгънәсе «майланган зат». Монда «Мәсих» титулы алдында грек телендә билгелелек артикле тора. Шулай итеп Гайсәнең вәгъдә ителгән Мәсих булганы, махсус рольне үтәр өчен майланганы күрсәтелә. (Мт 1:1 һәм 2:4 кә аңлатмаларны кара.)

Мәсихнең: Бу титул маши́ах дигән еврей сүзеннән килеп чыккан һәм христо́с дигән грек сүзенә тиң. Бу сүзләрнең икесе дә «майланган зат» дигәнне аңлата. Изге Язмалар язылган чорда идарәчеләр, йола буенча, май белән майланган булган.

Мәсихнең: Монда грек телендә «Мәсих» титулы алдында билгелелек артикле тора, һәм шулай итеп, күрәсең, Гайсәнең Мәсих буларак дәрәҗәсенә басым ясала.

хезмәтче: Изге Язмаларда еш кына грек сүзе диа́конос башкалар хакына басынкы гына туктаусыз хезмәт башкарган кешене күрсәтер өчен кулланыла. Бу сүз Мәсихкә карата (Рм 15:8), Мәсихнең хезмәтчеләренә (1Кр 3:5—7; Кл 1:23), хезмәттәш ярдәмчеләргә (Фп 1:1; 1Тм 3:8), шулай ук өйдәге хезмәтчеләр (Ях 2:5, 9) белән хөкүмәт җитәкчеләренә (Рм 13:4) карата кулланыла.

хезмәтче: Мт 20:26 га аңлатманы кара.

Кайгы сезгә: Гайсә үз көннәрендәге дини җитәкчеләргә бер-бер артлы җиде кайгы игълан итә. Бу аларның беренчесе. Гайсә аларны икейөзлеләр һәм сукыр җитәкчеләр дип атый.

икейөзлеләр: Мт 6:2 гә аңлатманы кара.

бикләп куясыз: Яки «ишеген ябасыз», ягъни кешеләргә керергә комачаулыйсыз.

икейөзлеләр: Башта грек сүзе хипокрите́с грек (соңрак Рим) актерларына карата кулланылган; алар тавыш көчәйтер өчен билгеләнгән зур битлекләр кигән. Бу сүзне соңрак күчмә мәгънәдә: икейөзлеләнеп я кыланып, чын ниятләрен я йөзен яшергән кешегә карата куллана башлаганнар. Гайсә монда «икейөзлеләр» дип яһүд дине җитәкчеләрен атый (Мт 6:5, 16).

Берничә кулъязмада мондый сүзләр бар: «Кайгы сезгә, канунчылар һәм фарисейлар, икейөзлеләр! Чөнки сез тол хатыннарның йортларын талыйсыз һәм кешеләр күрсен дип, озак итеп дога кыласыз; шунлыктан сез тагы да күбрәк җәза алачаксыз». Әмма борынгырак һәм ышанычлырак кулъязмаларда бу шигырь юк. Шулай да Мк 12:40 һәм Лк 20:47 дә охшаш сүзләр Аллаһы тарафыннан рухландырылган текстның өлеше булып тора. (А3 кушымт. кара.)

прозелит: Яки «яһүд диненә күчкән кеше». Грек сүзе просе́литос яһүд диненә күчкән мәҗүсине аңлата. Прозелит ир-атларны сөннәткә утыртканнар.

Гәһәннәгә... лаеклы: Cүзгә-сүз «Гәһәннә улы», ягъни мәңгелек юк ителүгә лаеклы кеше. (Сүзлектән «Гәһәннә» кара.)

Ахмаклар һәм сукырлар!: Яки «Сукыр ахмаклар!» Изге Язмаларда «ахмак» дигән сүз гадәттә акыллы нәрсәләрне кире кагучы, әхлакый кагыйдәләрне санга сукмаучы һәм Аллаһының тәкъва нормалары буенча яшәмәүче кешене күрсәтә.

бөтнекнең, укропның һәм ак әниснең уннан бер өлешен: Муса кануны кушканча, исраиллеләр бар уңышларының гошерен, ягъни уннан бер өлешен, түләргә тиеш булган (Лв 27:30; Кн 14:22). Канунда бөтнек, укроп һәм ак әнис кебек үләннәрнең уннан бер өлешен түләргә кирәк дип аермачык әйтелмәсә дә, Гайсә бу йолага каршы чыкмаган. Ул канунчылар белән фарисейларны Канунның әллә ни әһәмиятле булмаган күрсәтмәләренә игътибарларын биреп, Канунның төп принципларын игътибарсыз калдырганнары өчен шелтәләгән. Мәсәлән, алар гаделлекне, шәфкатьлекне һәм тугрылыкны кире каккан.

Черкине сөзеп алучы, ә дөяне йотучы: Черки һәм дөя исраиллеләргә билгеле булган иң кечкенә һәм иң зур нәҗес тереклек булган (Лв 11:4, 21—24). Гайсә монда ирония катыш гипербола куллана: ул дини җитәкчеләр, черки йотудан нәҗес булып китмәс өчен, эчемлекләрен сөзәләр, ә шул ук вакыт, дөя йоту белән чагыштырырлык эш кылып, Канунның мөһимрәк күрсәтмәләрен тулысынча санга сукмыйлар дип әйтә.

агартылган төрбәләргә: Исраилдә гадәттә төрбәләрне агартканнар. Моны, кешеләр алар яныннан үткәндә, абайламыйча, кабергә кагылудан нәҗес булып китмәсен өчен, эшләгәннәр (Сн 19:16). Яһүдләр Мишнасында (Шекалим 1:1) төрбәләрне ел саен, Пасах бәйрәменә бер ай калгач, агартканнар дип әйтелә. Гайсә бу сүзтезмәне икейөзлелекне күрсәтер өчен метафора итеп кулланган.

канунсызлык: Мт 24:12 гә аңлатманы кара.

Канунсызлыкның: «Канунсызлык» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе кануннарны бозу я хөрмәт итмәүне, кешеләрнең кануннар булмагандай эш итүен аңлата. Изге Язмаларда кулланылганда, ул Аллаһы кануннарын санга сукмауны күздә тота (2Кр 6:14; 2Тс 2:3—7; 1Ях 3:4).

каберләрен: Яки «хәтер төрбәләрен». (Сүзлектән «Хәтер төрбәсе» кара.)

ата-бабаларыгыз башлаганны тәмамлагыз: Яки «ата-бабаларыгызның үлчәмен тутырыгыз». Бу идиоманың сүзгә-сүз мәгънәсе: «бүтән берәү тутыра башлаган үлчәүне тутырыгыз». Гайсә яһүд җитәкчеләренә ата-бабалары башлаганны тәмамларга кушмый. Ул, ирония кулланып, алар, ата-бабалары Аллаһының үткәндәге пәйгамбәрләрен үтергән кебек, үзен үтерәчәкләр дип алдан әйтә.

Еланнар, агулы елан токымы: Шайтан — «борынгы елан» — хак гыйбадәткә каршы килүчеләрнең рухи мәгънәдә ата-бабасы булып тора (Ач 12:9). Шуңа күрә Гайсәнең шул дини җитәкчеләрне «еланнар, агулы елан токымы» дип атавы урынлы булган (Ях 8:44; 1Ях 3:12). Алар, явызлык эшләгәнгә, кешеләргә җитди рухи зыян китергән. Чумдыручы Яхъя да «агулы елан токымы» дигән әйтемне кулланган (Мт 3:7).

Гәһәннәгә: Мт 5:22 гә аңлатманы һәм сүзлекне кара.

Гәһәннә: Бу төшенчә ге хинно́м дигән еврей сүзләреннән барлыкка килгән; мәгънәсе «Һинном үзәне». Ул борынгы Иерусалимнан көньякка һәм көньяк-көнбатышка таба сузылган. (Ә12 кушымт., «Иерусалим һәм аның тирә-ягы» дигән картаны кара.) Гайсә көннәренә бу үзән чүп-чар яндыру урыны булып киткән, шуңа күрә «Гәһәннә» сүзе тулы юк ителүнең яраклы символы булган. (Сүзлекне кара.)

остазларны: Яки «белемле кешеләрне». Грек сүзе граммате́ус, Канунны белгән яһүд укытучылары турында сүз барганда, «канунчы» дип тәрҗемә ителә, ләкин Гайсә монда үзенең шәкертләре турында әйтә; алар башкаларны өйрәтергә җибәреләчәк.

синагогаларда: Сүзлектән «Синагога» кара.

тәкъва Һабил каныннан алып... Зәкәрия канына кадәр: Гайсә, бу сүзләрне әйткәндә, Йәһвәнең Еврей Язмаларында искә алынган бар үтерелгән шаһитләрен күздә тоткан; бу беренче китапта әйтелгән Һабилдән алып (Яр 4:8), 2Ел 24:20 дә искә алынган Зәкәриягә кадәрге шаһитләр булган; Елъязма китаплары еврей канонында соңгы булып торган. Шуңа күрә Гайсә Һабилдән алып Зәкәриягә кадәр дигәндә, ул, асылда, «иң беренче очрактан алып, соңгысына кадәр» дип әйткән.

сез... үтергән: Бу яһүди дини җитәкчеләр туры мәгънәдә Зәкәрияне үтермәгән булса да, Гайсә аларны моның өчен җаваплы дип санаган, чөнки алар, үз ата-бабалары кебек, мәрхәмәтсез булган (Ач 18:24).

корбан китерү урыны белән Аллаһы йорты арасында: 2Ел 24:21 буенча, Зәкәрия «Йәһвә йортының ишегалдында» үтерелгән булган. Корбан яндыру мәзбәхе эчке ишегалдында: Аллаһы йортының тышкы ягында аның керү урыны каршысында урнашкан булган. (Ә8 кушымт. кара.) Бу Гайсәнең шушы очракта искә алган урын турында әйткәне белән туры килгән.

Бәрәхия улы: 2Ел 24:20 буенча, бу Зәкәрия «Йодай руханиның улы» булган. Йодайның, Изге Язмаларда искә алынган башкаларның очрагындагы кебек, бәлки, ике исеме булгандыр дип санала. (Мт 9:9 ны Мк 2:14 белән чагыштыр.) Яки бу Бәрәхия Зәкәриянең бабасы я борынгырак бабасы булгандыр.

хак сүз: Грекча аме́н, еврейчә аме́н сүзенең транслитерациясе; мәгънәсе «шулай булсын» я «һичшиксез». Гайсә бу сүзтезмәне берәр нинди фикер, вәгъдә я пәйгамбәрлек әйтер алдыннан еш кулланган; шулай итеп ул үз сүзләренең тулы ышанычлы һәм дөрес булуына басым ясаган. «Хак сүз», ягъни амин, дигән сүзне Гайсә генә шулай итеп кулланган; Изге Язмаларда я башка дини әдәбиятта андый кулланыш бүтән очрамый дип санала. (Ях 1:51 гә аңлатманы кара.)

хак сүз: Мт 5:18 гә аңлатманы кара.

Иерусалим... Иерусалим: Лк 13:34 буенча, Гайсә элегрәк Переядә булганда бик охшаш сүзләр әйткән булган. Әмма монда Гайсә бү сүзләрне 11 нисанда үзенең җирдәге хезмәтенең соңгы атнасы вакытында әйтә. (А7 кушымт. кара.)

Менә!: Монда «менә!» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе иду́ еш кына әйтеләчәк нәрсәләргә игътибарны туплау өчен кулланыла һәм укучыны моны күз алдына китерергә я хәбәрдәге берәр нечкәлеккә игътибар итәргә дәртләндерә. Ул шулай ук ниндидер яңа я гаҗәп нәрсәгә басым ясар өчен кулланыла. Мәсихче Грек Язмаларында бу сүз еш кына Маттай һәм Лүк бәян иткән Яхшы хәбәрләрдә һәм Ачылыш китабында очрый. Бу сүзгә туры килгән сүз Еврей Язмаларында да еш кулланыла.

Менә: Мт 1:23 кә аңлатманы кара.

гыйбадәтханәгезне: Сүзгә-сүз «йортыгызны».

ташлап китә: Кайбер борынгы кулъязмаларда «буш килеш» дигән сүзтезмә өстәлә.

Йәһвә: Зб 118:26 дан алынган бу өзектә Аллаһының дүрт тартык еврей хәрефе белән бирелгән исеме (ЙҺВҺ) еврей телендәге төп нөсхәдә очрый. (Б кушымт. кара.)

Медиаматериал

Язмалардан өзекләр салынган тартмачыклар
Язмалардан өзекләр салынган тартмачыклар

Бу кечкенә күн тартмачыкларга Кануннан тар пергамент кисәкләренә язылган дүрт өзек салынган булган (Чг 13:1—10, 11—16; Кн 6:4—9; 11:13—21). Яһүдләр Бабыл әсирлегеннән кайтканнан соң, берникадәр вакыт үткәч, Язмалардан өзекләр салынган тартмачыклар кию гадәте кереп киткән. Ир кешеләр аларны, бәйрәмнәр һәм Шимбә көненнән тыш, иртәнге дога вакытында кигән. Монда б. э. беренче гасырына караган андый тартмачыкның фотосы күрсәтелә. Ул Кумрандагы бер мәгарәдә табылган булган. Шулай ук монда андый тартмачыкның яңа чакта нинди була алганы да күрсәтелгән.

Кичке мәҗлесләрдә хөрмәтле урыннар
Кичке мәҗлесләрдә хөрмәтле урыннар

Беренче гасырда кешеләр гадәттә табын янында яткан килеш ашаганнар. Һәр кеше сул терсәген мендәргә куеп, уң кулы белән ашаган. Грекларның һәм римлыларның йоласы буенча, гадәти аш бүлмәсендә тәбәнәк өстәл тирәли өч ятак торган. Римлылар андый аш бүлмәсен триклиний (грек теленнән алынган латин сүзе; грек телендә мәгънәсе «өч ятаклы бүлмә») дип атаган. Андый бүлмәләрдә гадәттә 9 кеше, һәр ятакта өчешәр, ятып ашаган. Шулай да анда күбрәк кешене сыйдырыр өчен озынрак ятаклар куллана башлаганнар. Аш бүлмәсендәге һәр урын төрле дәрәҗәгә ия булган дип саналган. Ятакларның берсе дәрәҗә буенча иң түбән (А), икенчесе уртача дәрәҗәле (Ә) һәм өченчесе иң хәрмәтле (Б) булган. Ятаклардагы урыннар төрле дәрәҗәле булган. Ятактагы кеше үзенең уң ягында ятучыдан дәрәҗәсе буенча югарырак, ә сул ягындагы кешедән түбәнрәк дип саналган. Рәсми мәҗлестә хуҗа гадәттә түбән дәрәҗәле ятактагы беренче урынга (1) яткан. Урта ятактагы өченче урын (2) хөрмәтле урын булган. Яһүдләрнең бу йоланы ни дәрәҗәдә үзләштергәне билгеле булмаса да, Гайсә, үз шәкертләрен басынкылыкка өйрәткәндә, шул йоланы искә алган.

Синагогадагы алгы урыннар
Синагогадагы алгы урыннар

Бу видеороликта күрсәтелгән синагога өлешчә Гамладагы беренче гасыр синагогасының калдыкларына нигезләнеп ясалган. Гамла шәһәре Гәлиләя диңгезенең төньяк-көнчыгышына таба якынча 10 км ераклыкта урнашкан. Беренче гасырдагы синагогаларның калдыклары гына сакланып калган, шуңа күрә аларның нинди булганы төгәл билгеле түгел. Бу видеороликта, күрәсең, ул вакыттагы күп синагогаларда булган кайбер үзенчәлекләр күрсәтелә.

1. Синагогадагы алгы, ягъни иң яхшы, урыннар сөйләүче торган мәйданчыкта я аның янында урнашкан булгандыр.

2. Бу мәйданчыкта Язмалардан өзекләр укылган. Төрле синагогаларда мәйданчык төрле урында була алган.

3. Стеналар буендагы урыннарга җәмгыятьтәге дәрәҗәле кешеләр утыргандыр. Башкалар идәндәге камыш паласларга утыргандыр. Гамладагы синагогада, күрәсең, дүрт рәт утыру урыны булган.

4. Изге төргәкләр сакланылган шкаф сыман тартма арткы стена буенда торгандыр.

Синагогадагы утыру урыннары анда килүчеләргә кайберәүләрнең дәрәҗәсе башкаларныкыннан югарырак икәнен һәрвакыт хәтерләтеп торгандыр. Гайсәнең шәкертләре еш кына кем югарырак икәне турында бәхәсләшкән булган (Мт 18:1—4; 20:20, 21; Мк 9:33, 34; Лк 9:46—48).

Беренче гасырдагы синагога
Беренче гасырдагы синагога

Бу рәсемдә борынгы синагогаларның ниндирәк булган икәне күрсәтелгән. Ул һәм аның кайбер үзенчәлекләре Гамлада табылган беренче гасырдагы синагогага туры китереп ясалган. Гамла Гәлиләя диңгезеннән төньяк-көнчыгышка таба якынча 10 км ераклыкта урнашкан.

Һинном үзәне (Гәһәннә)
Һинном үзәне (Гәһәннә)

Грекча Гәһәннә дип аталган Һинном үзәне — борынгы Иерусалимнан көньякка һәм көньяк-көнбатышка таба урнашкан тирән тар үзән. Гайсә көннәрендә ул чүп-чар яндыру урыны булган. Шуңа күрә ул тулы юк ителүнең урынлы символы булып киткән.

Бүгенге көндәге Һинном үзәне
Бүгенге көндәге Һинном үзәне

Мәсихче Грек Язмаларында Гәһәннә дип аталган Һинном үзәне (1). Гыйбадәтханә тавы (2). Яһүдләрнең беренче гасырдагы гыйбадәтханәсе шул тауда урнашкан булган. Бүген гыйбадәтханә тавында иң билгеле бина — Кыя гөмбәзе мәчете. (Ә12 кушымтадагы картаны кара.)

Бөтнек, укроп һәм ак әнис
Бөтнек, укроп һәм ак әнис

Борынгы заманнан ук бөтнекне дәвалау өчен һәм тәмләткеч итеп кулланганнар. Грек сүзе хеди́осмон, «бөтнек», (сүзгә-сүз хуш исле), күрәсең, Израилдә һәм Сириядә очраган бөтнекнең бөтен билгеле төрләрен, шул исәптән киң таралган бөтнекне дә (Mentha longifolia) аңлата. Укропны (Anethum graveolens) хуш исле орлыклары өчен үстерәләр. Аларны тәмләткеч итеп һәм ашказаны авыруларын дәвалау өчен кулланалар. Ак әнис (Cuminum cyminum), кишер һәм петрушка кебек, зонт чәчәклеләр семьялыгына керә торган үсемлек һәм төчкелтрәк кискен исле орлыклары белән яхшы билгеле. Аларны Урта көнчыгышта һәм башка илләрдә икмәк, кекс, ит һәм балык ризыкларын һәм хәтта исерткеч эчемлекләрне тәмләтер өчен кулланалар.

Дөя
Дөя

Гайсә яшәгән көннәрдә ул җирләрдә дөя иң зур йортлаштырылган хайван булган. Изге Язмаларда гадәттә бер өркәчле дромедар дөясе (Camelus dromedarius) искә алына дип санала. Изге Язмаларда беренче тапкыр дөя Ибраһим турында сүз барганда искә алына: ул Мисырда вакытлыча яшәгәндә, аңа андый йөк хайваннары бирелгән булган (Яр 12:16).

Мөгезле кара елан
Мөгезле кара елан

Чумдыручы Яхъя да, Гайсә дә канунчыларны һәм фарисейларны «агулы елан токымы» дип атаган, чөнки алар тиз ышанучан кешеләргә үтергеч агу зыяныдай рухи зыян китергән булган (Мт 3:7; 12:34). Монда мөгезле кара елан күрсәтелгән. Ул күзләре өстендә очлы кечкенә мөгезләре белән аерылып тора. Израильдә башка куркыныч кара елан төрләре дә бар, мәсәлән, Үрдүн үзәнендә яшәүче борынлы кара елан (Vipera ammodytes) һәм палестина кара еланы (Vipera palaestina).

Камчы
Камчы

Камчылау өчен коточкыч бер корал — кыска чыбыркы кулланылган. Бу коралның тоткычы булган, һәм шул тоткычка берничә бау я күн каеш беркетелгән булган. Камчылау күбрәк авырту китерсен өчен, андый чыбыркыга очлы сөяк я тимер шариклар беркеткәннәр.

Үз чебиләрен җыйган тавык
Үз чебиләрен җыйган тавык

Гайсә, үзенең Иерусалим халкы турында кайгыртуын тавыкның үз канатлары астына җыйган чебиләрен яклавы белән чагыштырып, күңелне дулкынландыра торган күренеш сурәтләгән. Гайсәнең бу мисалы һәм шулай ук аның үз атасыннан йомырка сораучы угылны (Лк 11:11, 12) искә алуы беренче гасырда Исраилдә тавык асрау киң таралган булган икәнен күрсәтә. Мт 23:37 дә һәм Лк 13:34 тә кулланылган грек сүзе о́рнис теләсә нинди кошны: кыргый я йорт кошын аңлатса да, бу контекстта ул тавыкны — иң киң таралган һәм иң файдалы йорт кошын белдерә дип санала.