Рут 2:1—23

2  Нагомиянең исә ире ягыннан Бога́з+ исемле бер туганы бар иде. Ул Әлимәли́к гаиләсеннән иде һәм бик бай кеше иде.  Бервакыт моаблы Рут Нагомиядән: «Зинһар, басуга барып, кемнең илтифатын казансам, шул кеше артыннан башак җыеп+ кайтырга рөхсәт итче»,— дип сорады. Нагомия́ аңа: «Бар, кызым»,— диде.  Шунда Рут, басуга чыгып, уракчылар артыннан башаклар җыя башлады. Җыя-җыя, ул Әлимәлик+ гаиләсеннән булган Богаз+ кырына килеп чыкты.  Нәкъ шул вакытта Бәйтлеһемнән Богаз килде. Ул уракчыларга: «Йәһвә куәт бирсен!» — диде. Тегеләр аңа: «Йәһвә сине фатихаласын!» — дип җавап кайтардылар.  Аннан соң Богаз уракчылар башлыгыннан: «Бу яшь хатын кем ул?» — дип сорады.  Уракчылар башлыгы болай дип җавап бирде: «Ул моаблы,+ ул Нагомия белән бергә Моа́б җиреннән килгән.+  Ул миннән: „Уракчылар артыннан калган башакларны* җыеп барсам буламы?“+ — дип сорады. Ул иртән килде һәм шуннан бирле аяк өстендә, хәзер генә бераз ял итәргә дип куышка керде».  Аннан соң Богаз Рутка әйтте: «Тыңлачы, кызым, ашлык җыярга башкаларның басуларына барма, монда гына кал, хезмәтче кызларым янында гына җыярсың.+  Алар кайсы җирдә эшләсә, син дә шунда бар. Мин хезмәтче егетләремә сиңа тимәскә* куштым. Эчәсең килсә, барып, хезмәтчеләрем чумырып алган су чүлмәкләреннән эчә аласың». 10  Шунда Рут тез чүгеп, йөзтүбән капланды да болай диде: «Нәрсә эшләп, мин сезнең хуплавыгызга ирештем? Ни өчен сез миңа игътибар иттегез? Мин чит ил кешесе бит».+ 11  Богаз аңа мондый җавап кайтарды: «Миңа барын да сөйләп бирделәр. Ирең үлгәч, каенанаң хакына башкарган эшләрең турында да, әти-әниеңне һәм туган җиреңне калдырып, моңарчы таныш булмаган халык янына килгәнең турында да әйттеләр.+ 12  Йәһвә сиңа кылган эшләрең өчен әҗерен бирсен.+ Син Исраи́л Аллаһысы Йәһвә канатлары астына сыеныч эзләп килгәнсең, ул сиңа тулысы белән кайтарсын».+ 13  Моңа Рут: «И әфәндем, мине мәрхәмәтегездән аера күрмәгез, сез бит мине юатып, үз хезмәтчегезне тынычландырып сөйләштегез, ә мин хәтта хезмәтчегез дә түгел ич»,— диде. 14  Ашарга вакыт җиткәч, Богаз Рутны: «Монда кил, икмәк ал да серкәгә манып аша»,— дип чакырды. Рут уракчылар янына килеп утырды һәм Богаз биргән кыздырылган ашлык бөртекләрен ашый башлады. Ул туйганчы ашады, хәтта артып та калды. 15  Аннары Рут кабат эшенә тотынды.+ Богаз исә үз хезмәтчеләренә болай диде: «Аны рәнҗетмәгез, ул хәтта урылган башаклар* арасында калган башакларны да җыеп йөрсен.+ 16  Көлтәләрегездән башаклар чыгарып җирдә калдыра барыгыз, ул җыйсын. Аңа тел тидермәгез». 17  Шулай итеп Рут кичкә кадәр басуда башак җыйды.+ Аннары җыелган ашлыкны суккач, якынча бер ефа́* арпа булып чыкты. 18  Шуннан соң ул сугылган арпаны алып, шәһәргә кайтты һәм каенанасына күпме арпа җыйганын күрсәтте. Рут аңа шулай ук үзе ашап туйганнан соң калган ризыкны чыгарып бирде.+ 19  Каенанасы аңардан: «Бүген ашлыкны кайда җыйдың? Кайда эшләдең? — дип сорады.— Сиңа игътибар иткән кеше фатихалы булсын».+ Шунда Рут үз каенанасына кем белән эшләгәнен сөйләп: «Бүген мин Богаз исемле кешенең басуында эшләдем»,— диде. 20  Моңа Нагомия: «Тереләрне дә, үлеләрне дә тугры мәхәббәтеннән мәхрүм итмәгән Йәһвә аңа үз фатихасын бирсен.+ Бу кеше безнең туганыбыз.+ Ул безне йолып алучыларның* берсе»+,— дип әйтте. 21  Шунда моаблы Рут болай диде: «Шулай ук ул миңа: „Эшчеләрем бөтен ашлыкны җыйганчы, алар янында кал“,— дип әйтте».+ 22  Нагомия үз килене Рутка: «Кызым, аның хезмәтче хатыннары белән йөрсәң, яхшырак булыр. Башка басуда сине рәнҗетүләре бар»,— диде. 23  Шулай итеп, арпа урагы һәм бодай урагы беткәнче, Рут Богазның хезмәтче хатыннары янында башак җыйды+ һәм каенанасы белән яшәде.+

Искәрмәләр

Я, бәлки, «көлтәләрне».
Яки «сине борчымаска».
Я, бәлки, «көлтәләр».
Як. 22 л. Ә14 кушымт. к.
Яки «йолып алу хокукы булган туганнарыбызның».

Искәрмәләр

Медиаматериал