Яратылыш 26:1—35

26  Бервакыт ул җирдә ачлык башланды, бу Ибраһим көннәреннән соң булган икенче ачлык иде.+ Шуңа күрә Исхак Герарга, филистилеләр патшасы Әбумәли́к янына китте.  Аның алдында Йәһвә пәйда булды һәм болай диде: «Мисырга төшмә. Кайда кушсам, шунда гомер ит.  Бу җирләрдә чит ил кешесе булып яшә.+ Ә мин синең белән булырмын һәм сине фатихалармын, чөнки бөтен бу җирләрне сиңа һәм токымыңа* бирәчәкмен+ һәм атаң Ибраһимга биргән антымны үтәячәкмен.+ Мин аңа:  „Синең токымыңны* күкләрдәге йолдызлар кебек ишәйтәчәкмен+ һәм токымыңа* барлык бу җирләрне бирәчәкмен.+ Җирдәге барлык халыклар токымың* аша фатиха алачак“+,— дип ант иттем,  чөнки Ибраһим сүземне тыңлады һәм таләпләремне, әмерләремне, күрсәтмәләремне һәм кануннарымны үтәп яшәде».+  Шулай итеп, Исхак Герарда+ яшәргә калды.  Андагы кешеләр Рабига́ турында сорашканда, Исхак: «Ул минем сеңелем»+,— дип әйтә торган иде. «Мондагы кешеләр мине Рабига аркасында үтерерләр»,— дип уйлаганга, ул: «Бу минем хатыным»,— дип әйтергә курка иде, чөнки Рабига төскә-биткә бик чибәр хатын иде.+  Бервакыт филистилеләрнең патшасы Әбумәлик, тәрәзәдән карап торганда, Исхакның үз хатыны Рабиганы назлап иркәләгәнен* күреп алды.+  Шунда Әбумәлик Исхакны чакыртып: «Ул синең хатының бит! Ник син: „Ул минем сеңелем“,— дидең?» — дип сорады. Моңа Исхак: «Чөнки аның аркасында мине үтерерләр дип курыктым»+,— диде. 10  Әбумәлик исә сүзен дәвам итте: «Нишләдең син безнең белән?+ Тагын бераздан берәрсе хатының белән ятар иде бит, һәм син безне гаепле итәр идең!»+ 11  Һәм Әбумәлик бөтен халыкны: «Бу кешегә һәм аның хатынына кагылган һәркем үтереләчәк!» — дип кисәтте. 12  Исхак иген игә башлады һәм шул елны чәчелгәннән 100 тапкыр күбрәк уңыш җыеп алды, чөнки Йәһвә аны фатихалап торды.+ 13  Исхак баеды, аның милке артканнан-арта барды, һәм ул бик бай булып китте. 14  Аның сарыклары һәм сыерлары, шулай ук хезмәтчеләре күп иде,+ һәм филистилеләр аңардан көнләшә башладылар. 15  Атасы Ибраһим үзенең хезмәтчеләреннән казыткан бөтен коеларны филистилеләр күмеп куйдылар.+ 16  Шунда Әбумәлик Исхакка: «Син бездән дә куәтлерәк булып киттең, шуңа күрә кит безнең яклардан»,— диде. 17  Һәм Исхак аннан китеп, Гера́р+ үзәнендә* яши башлады. 18  Ул атасы Ибраһим көннәрендә казылган, әмма Ибраһимның үлеменнән соң филистилеләр күмеп куйган коеларны яңадан казып,+ атасы биргән исемнәре белән атады.+ 19  Бервакыт Исхакның хезмәтчеләре, үзәндә* җир казыганда, чиста сулы бер кое таптылар. 20  Әмма Герардагы көтүчеләр: «Бу су безнеке!» — диеп, Исхакның көтүчеләре белән бәхәсләшә башладылар. Алар белән бәхәс купканга, Исхак бу коены Исы́к* дип атады. 21  Икенче бер коены казыгач, тегеләр анысы аркасында да бәхәс күтәрделәр. Шуңа күрә Исхак аны Ситна́* дип атады. 22  Соңрак Исхак ул җирдән күченеп китте һәм башка бер кое казыды, бу кое аркасында бәхәсләшүче инде булмады. Шуңа күрә ул аны Рихабу́т* дип атады һәм: «Йәһвә безгә киң җирләр бирде һәм токымыбызны ишәйтте»+,— диде. 23  Соңрак ул аннан Бәхи́р-шебага+ китте, 24  һәм шул төнне Йәһвә аның алдында пәйда булып, болай диде: «Мин атаң Ибраһимның Аллаһысы.+ Курыкма,+ чөнки мин синең белән. Мин сине хезмәтчем Ибраһим хакына фатихалаячакмын һәм токымыңны* ишәйтәчәкмен».+ 25  Исхак шунда мәзбәх төзеде һәм Йәһвә исемен мактады.+ Ул анда үз чатырын корды,+ һәм хезмәтчеләре анда кое казыды. 26  Бервакыт аның янына Герардан үз киңәшчесе Әхүззә́т һәм гаскәр башлыгы Пикү́л белән бергә Әбумәлик килде.+ 27  Исхак аларга: «Ник сез минем янга килдегез? Сез мине күралмаганга куып җибәрдегез ич»,— диде. 28  Алар аңа болай дип җавап бирделәр: «Йәһвәнең синең белән булуын без үз күзләребез белән күреп тордык.+ Шуңа күрә без сиңа әйтергә булдык: „Әйдә, бер-беребез белән антлы килешү төзик.+ 29  Син бит Йәһвәнең фатихасын алган кеше. Без сиңа зыян китермәдек, без сине исән-имин җибәрдек. Шуңа күрә син дә безгә зыян китермәскә ант ит“». 30  Ул алар өчен мәҗлес оештырды, һәм алар ашап-эчтеләр. 31  Икенче көнне иртән торып, алар Исхак белән ант бирештеләр,+ һәм шуннан соң Исхак иминлек теләп, аларны озатып җибәрде. 32  Шул ук көнне Исхакның хезмәтчеләре килделәр дә: «Без су таптык!» — диеп, казыган коелары турында хәбәр җиткерделәр.+ 33  Шуңа күрә ул бу коены Шибга́* дип атады. Менә ни өчен ул шәһәр бүген дә Бәхи́р-шеба́*+ дип атала. 34  Иса́у исә, 40 яшенә җиткәч, хитле Бәири́ кызы Йәһүди́т белән хитле Илу́н кызы Бәсимәне хатынлыкка алды.+ 35  Алар Исхак белән Рабигага күп кайгы китереп торды.+

Искәрмәләр

Сүзгә-сүз орлык.
Сүзгә-сүз орлык.
Сүзгә-сүз орлык.
Сүзгә-сүз орлык.
Яки «кочаклаганын».
Яки «елгасы үзәнендә».
Яки «елга үзәнендә».
Мәгъ. «низаг».
Мәгъ. «гаепләү».
Мәгъ. «киң җирләр».
Сүзгә-сүз орлык.
Мәгъ. «ант; җиде».
Бәлки, мәгъ. «ант коесыә яки «җиденең коесы».

Искәрмәләр

Медиаматериал