Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)

Маттай китабына кереш сүз

  • Язучы: Маттай

  • Язылган урын: Исраил

  • Язылуы тәмамланган ел: як. б. э. 41

  • Сурәтләнгән вакыт: б. э. к. 2 — б. э. 33

Игътибарга лаек мәгълүмат:

  • Дәлилләр күрсәткәнчә, Маттай башта үзенең Яхшы хәбәрен еврей телендә язган. Бу Гайсә үлгәннән соң сигез ел үткәч булган. Бәлки, ул аны үзе грек теленә тәрҗемә иткән.

  • Кайбер исәпләүләр буенча, Маттай бәян иткән Яхшы хәбәрдә Еврей Язмаларына якынча йөз сылтама бар. Аларның 40 гы диярлек бу — аннан өземтәләр.

  • Маттайның Гайсә тормышы турындагы хәбәре, күрәсең, башлыча яһүдләр өчен язылган булган.

  • Маттай салым җыючы булган, шуңа күрә аның акча, саннар һәм бәяләрне искә алганда, аларны төп-төгәл әйткәне аңлашыла (17:27; 26:15; 27:3).

  • Гайсәнең корбаннар гына түгел, ә шәфкать тә кирәк икәненә кат-кат басым ясаганын Маттай гына искә ала (9:9—13; 12:7; 18:21—35).

  • Маттай «Патшалык» төшенчәсен 50 мәртәбәдән күбрәк телгә ала.

  • Беренче 18 бүлектә Маттай Патшалык темасына басым ясый, шуңа күрә вакыйгалар хронологик тәртиптә бармый. Әмма соңгы ун бүлектә (19—28) вакыйгалар гомумән хронологик тәртиптә бара.

  • Маттай бәян иткән Яхшы хәбәрдәге 40 проценттан күбрәк мәгълүмат башка Яхшы хәбәрләрдә юк. Ким дигәндә ун мисал анда гына язылган, бу — басуга чәчелгән чүп үләне (13:24—30), яшерелгән хәзинә (13:44), бик кыйммәтле энҗе (13:45, 46), ятьмә (13:47—50), шәфкатьсез хезмәтче (18:23—35), эшчеләр һәм динар (20:1—16), ата һәм ике угыл (21:28—32), патша улының туе (22:1—14), ун гыйффәтле кыз (25:1—13) һәм талантлар (25:14—30) турында мисаллар.