Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)

Яхъя китабының кыскача эчтәлеге

  • А. Беренче сүзләр: Сүз кеше булды һәм безнең арабызда яшәде (1:1—18)

    • Сүз башлангычта Аллаһы белән булган һәм илаһ булган (1:1, 2)

    • Аллаһы Сүзне башка бар нәрсәне барлыкка китерер өчен кулланган (1:3а)

    • Тормыш һәм яктылык Сүз ярдәмендә барлыкка килгән (1:3ә—5)

    • Чумдыручы Яхъя яктылык хакында шаһитлек бирә (1:6—8)

    • Чын яктылык дөньяга килә, әмма күпләр аны кабул итми (1:9—11)

    • Иман итеп Сүзне кабул итүчеләр Аллаһы балалары булып китә (1:12, 13)

    • Аллаһы мәрхәмәте һәм хакыйкать белән тулы Сүз бер кеше дә күрмәгән Атаны ачып бирә (1:14—18)

  • Ә. Чумдыручы Яхъяның Гайсә турында биргән шаһитлеге (1:19—34)

    • Яхъя үзенең Мәсих түгел, ә чүлдә кычкыручы икәнен әйтә (1:19—28)

    • Яхъя башкаларга Гайсә турында ул — «Аллаһы Бәрәне», ди (1:29—31)

    • Яхъя Гайсәгә иңгән рух турында шаһитлек бирә һәм изге рухка чумдырылу хакында алдан әйтә (1:32—34)

  • Б. Гайсәнең беренче шәкертләре (1:35—51)

    • Яхъяның шәкертләре Гайсәгә ияреп китә; Әндри үзенең бертуганы Петерне Гайсә янына китерә (1:35—42)

    • Филип белән Натанаил Гайсәнең шәкертләре булып китә (1:43—51)

  • В. Гайсә могҗизалар кыла башлый; якынча б. э. 30 елының Пасах бәйрәме вакытыннан алып алга таба вакыйгалар (2:1—3:36)

    • Гайсә Гәлиләядәге Кәнәдә үткән туй мәҗлесе вакытында суны шәрабка әйләндерә (2:1—12)

    • Гайсә Иерусалимдагы гыйбадәтханәне чистарта (2:13—17)

    • Гайсә үзенә каршы килүче яһүдләргә гыйбадәтханәне өч көн эчендә торгызачагын әйтә (2:18—22)

    • Күпләр Гайсәнең могҗизаларын күреп, аңа иман итә (2:23—25)

    • Гайсә Никәдимгә судан һәм рухтан туу турында аңлата (3:1—13)

    • Муса чүлдә еланны күтәргән кебек, Адәм Улын да күтәрерләр (3:14, 15)

    • Аллаһы үзенең бердәнбер Улын дөньяны хөкем итәр өчен түгел, ә аны коткарыр өчен җибәрә (3:16—21)

    • Яхъяның Гайсә турында соңгы шаһитлеге (3:22—30)

    • Күктән килүче Угылга иман итү мәңгелек тормышка алып бара (3:31—36)

  • Г. Гайсә Гәлиләягә Самария аша бара (4:1—54)

    • Арыган Гайсә Самариядә Сихар шәһәре янындагы Ягъкуб коесына килеп җитә (4:1—6)

    • Гайсә самарияле бер хатын белән сөйләшә башлый (4:7—15)

    • Гайсә самарияле хатынны хак гыйбадәт кылу турында өйрәтә (4:16—24)

    • Гайсә самарияле хатынга үзенең Мәсих икәнен ача (4:25, 26)

    • Самарияле хатын башкаларга шаһитлек бирә (4:27—30)

    • Гайсә Аллаһы ихтыярын үтәүне ризык белән чагыштыра; ул рухи урак өсте турында сөйли (4:31—38)

    • Күп самариялеләр Гайсәне «дөньяны коткаручы» итеп танып, аңа ышана башлый (4:39—42)

    • Гайсә Гәлиләядәге Кәнә шәһәрендә бер түрәнең улын савыктыра (4:43—54)

  • Д. Якынча б. э. 31 елындагы яһүдләрнең бер бәйрәме, күрәсең, Пасах бәйрәме, вакытыннан алып алга таба Гайсәнең хезмәте (5:1—47)

    • Гайсә Шимбә көне Битзата сулыгы янында бер авыру кешене савыктыра (5:1—18)

    • Гайсә үзенә Атасыннан бирелгән хакимлек турында әйтә (5:19—24)

    • Гайсәнең тавышына колак салган рухи яктан үлеләр яшәячәк (5:25—27)

    • Каберләрдәге үлеләр терелеп торачак (5:28—30)

    • Чумдыручы Яхъя, Гайсәнең эшләре, Ата һәм Язмалар — барысы Гайсә турында шаһитлек бирә (5:31—47)

  • Е. Якынча б. э. 32 елының Пасах бәйрәме вакытыннан алып алга таба вакыйгалар (6:1—7:1)

    • Гайсә Гәлиләя диңгезе янында якынча 5 000 ир-атны тукландыра (6:1—13)

    • Кешеләр Гайсәне патша итеп куярга булгач, ул китеп бара (6:14, 15)

    • Гайсә диңгез өстеннән бара (6:16—21)

    • Гайсә кешеләрне мәңгелек тормыш бирүче ризык хакына эшләргә өнди (6:22—27)

    • Гайсә — «тормыш икмәге» (6:28—59)

    • Күп кенә шәкертләр Гайсәнең сүзләре аркасында абына, әмма Петер Гайсәнең «Аллаһының Изгесе» булуын таный (6:60—7:1)

  • Ё. Якынча б. э. 32 елының Чатыр кору бәйрәме вакытыннан алып алга таба вакыйгалар (7:2—9:41)

    • Гайсәнең энеләре бәйрәмгә китә; Гайсә соңрак яшерен генә бәйрәмгә килә (7:2—13)

    • Гайсә бәйрәм вакытында гыйбадәтханәдә өйрәтә (7:14—24)

    • Кешеләр Мәсих турында төрлечә фикер йөртә (7:25—52)

    • Ата Гайсә турында шаһитлек бирә; Гайсә — «дөнья өчен яктылык» (8:12—30)

    • Гайсәнең чын шәкертләре хакыйкатьне беләчәк (8:31, 32)

    • Ибраһимның балалары Ибраһим эшләрен башкара (8:33—41)

    • Иблиснең балалары Иблиснең теләкләрен үти (8:42—47)

    • Гайсә һәм Ибраһим (8:48—59)

    • Гайсә сукыр булып туган кешене савыктыра (9:1—12)

    • Фарисейлар савыктырылган кешегә сораулар бирә (9:13—34)

    • Фарисейларның сукыр булулары (9:35—41)

  • Ж. Якынча б. э. 32 елының Багышлау бәйрәме вакытыннан алып б. э. 33 елының 10 нисанына кадәр вакыйгалар (10:1—12:50)

    • Көтүче һәм сарык утары турындагы мисал (10:1—18)

    • Күп яһүдләр Гайсәгә ышанырга теләми (10:19—26)

    • Гайсә белән аның Атасы бердәм үз сарыкларын кайгырта (10:27—30)

    • Яһүдләр Гайсәне кулга алырга тырыша (10:31—39)

    • Күпләр Үрдүн елгасы янында Гайсәгә иман итә башлый (10:40—42)

    • Лазарның үлеме (11:1—16)

    • Гайсә Марта белән Мәрьямне юата (11:17—37)

    • Гайсә Лазарны терелтә (11:38—44)

    • Дини җитәкчеләр Гайсәне үтерергә ниятли (11:45—57)

    • Мәрьям Гайсәнең аякларын майлый (12:1—11)

    • Гайсәнең Иерусалимга тантаналы керүе (12:12—19)

    • Гайсә үзенең якынлашып килүче үлеме турында пәйгамбәрлек итә (12:20—27)

    • Күктән тавыш килә (12:28)

    • Яһүдләрнең иман җитмәве пәйгамбәрлекне үти (12:29—43)

    • Гайсә дөньяны коткарыр өчен килгән (12:44—50)

  • Җ. Гайсәнең ахыргы Пасах бәйрәме һәм шәкертләренә биргән соңгы киңәшләре (13:1—17:26)

    • Гайсә үз шәкертләренең аякларын юа (13:1—20)

    • Гайсә Яһүд Искариотның хыянәтче булуын күрсәтә (13:21—30)

    • Гайсә яңа әмер бирә (13:31—35)

    • Гайсә Петернең өч тапкыр ваз кичәчәген пәйгамбәрлек итә (13:36—38)

    • Гайсә — Атага якынлашыр өчен бердәнбер юл (14:1—14)

    • Гайсә ярдәмчене — изге рухны бирергә вәгъдә итә (14:15—31)

    • Чын йөзем агачы турында ачык мисал (15:1—10)

    • Мәсих яраткандай яратырга әмер (15:11—17)

    • Дөнья Гайсәне һәм аның шәкертләрен нәфрәт итә (15:18—27)

    • Гайсәнең шәкертләре үтерелергә мөмкин (16:1—4а)

    • Гайсә изге рухны җибәрер (16:4ә—16)

    • Шәкертләрнең кайгылары шатлыкка әйләнер (16:17—24)

    • Гайсә дөньяны җиңде (16:25—33)

    • Гайсә үзенең хәзерге һәм киләчәктәге шәкертләре турында дога кыла (17:1—26)

  • З. Гайсәгә хыянәт итәләр, аны кулга алалар, хөкем итәләр һәм җәзалап үтерәләр (18:1—19:42)

    • Яһүд Искариот Гайсәгә хыянәт итә (18:1—9)

    • Петер кылыч белән Малхусның колагын чабып өзә (18:10, 11)

    • Гайсәне Һаннаска алып баралар (18:12—14)

    • Петер беренче тапкыр Гайсәдән ваз кичә (18:15—18)

    • Гайсә Һаннас алдында (18:19—24)

    • Петер икенче һәм өченче тапкыр Гайсәдән ваз кичә (18:25—27)

    • Гайсә Пилат алдында; патшалык турында сорау (18:28—40)

    • Гайсәне камчылыйлар һәм аңардан мыскыллап көләләр (19:1—7)

    • Пилат Гайсәне азат итү әмәлен эзли, ләкин яһүдләргә бирешә (19:8—16а)

    • Гайсәне Голгофада баганага кадаклыйлар (19:16ә—22)

    • Гаскәриләр Гайсәнең киемнәре турындагы пәйгамбәрлекне үти (19:23, 24)

    • Гайсә үз әнисен кайгырта (19:25—27)

    • Гайсә пәйгамбәрлекне үти дә үлә (19:28—30)

    • Гаскәриләр Гайсәнең үлеменә кагылышлы Язмалардагы сүзләрне үти (19:31—37)

    • Гайсәне кабергә салалар (19:38—42)

  • И. Терелтелгән Гайсә башкаларга күренә (20:1—21:25)

    • Шәкертләр Гайсәнең кабере янына килә, әмма ул буш (20:1—10)

    • Ике фәрештә һәм Гайсә магдалалы Мәрьямгә күренә (20:11—18)

    • Гайсә үз шәкертләренә ишекләре бикләнгән йортта күренә (20:19—23)

    • Томас шикләнә, ләкин соңрак ышана (20:24—29)

    • Яхъя «бу төргәкнең» максатын аңлата (20:30, 31)

    • Гайсә Гәлиләядә үз шәкертләренә күренә (21:1—14)

    • Петер Гайсәне үз яратуына ышандыра (21:15—19)

    • Гайсә үзенең яраткан шәкерте белән нәрсә булачагын әйтә (21:20—23)

    • Авторның йомгаклау сүзе (21:24, 25)