Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)

А5

Мәсихче Грек Язмаларында Аллаһы исеме

Изге Язмалар белгечләре тетраграмматон (יהוה) рәвешендә бирелгән Аллаһының шәхси исеме Еврей Язмаларының төп нөсхәсендә якынча 7 000 тапкыр очраганын таный. Әмма күпләр Мәсихче Грек Язмаларының төп нөсхәсендә ул булмаган дип уйлый. Шуңа күрә Изге Язмаларның бүгенге күпчелек тәрҗемәләрендә Яңа Васыятьтә Йәһвә исеме кулланылмый. Күпчелек тәрҗемәчеләр Яңа Васыятьтә хәтта Еврей Язмаларыннан очраган өзекләрне тәрҗемә иткәндә дә тетраграмматон урынына «Раббы» сүзен куллана.

«Мәсихче Грек Язмалары. Яңа дөнья тәрҗемәсе» белән хәл гел башкача. Анда Йәһвә исеме 237 тапкыр кулланыла. Шулай эшләргә карар иткән тәрҗемәчеләр ике мөһим нәрсәне исәпкә алган: 1) бүгенгә кадәр сакланып калган грек телендәге кулъязмалар төп нөсхәләр түгел. Бу меңләгән күчермәләрнең күпчелеге төп нөсхәләр язылгач ким дигәндә ике гасырдан соң эшләнгән. 2) Ул вакытка кулъязмаларны күчерүчеләр я тетраграмматонны Ки́риос — грекча «Раббы» дигән сүз белән алмаштырган я инде шундый кулъязмалардан күчергән.

Яңа дөнья тәрҗемәсе комитеты беренче грек кулъязмаларында тетраграмматонның булганына җитди дәлилләр бар дип уйлый. Андый нәтиҗә мондый дәлилләргә нигезләнгән:

  • Гайсә һәм аның рәсүлләре көннәрендәге Еврей Язмаларының күчермәләрендә тетраграмматон күп тапкыр очраган. Үткәндә кайберәүләр андый нәтиҗәне шик астына алган. Хәзер исә Кумранда табылган беренче гасырга караган Еврей Язмаларының күчермәләре бу нәтиҗәнең дөреслеген ап-ачык раслый.

  • Гайсә һәм аның рәсүлләре көннәрендә Еврей Язмаларының грек тәрҗемәләрендә дә тетраграмматон очраган. Гасырлар буе белгечләр тетраграмматон Еврей Язмаларының грек тәрҗемәсендә — Септуагинтада булмаган дип санаган. Аннары XX гасырның уртасында Гайсә көннәрендә булган Септуагинтаның берничә бик борынгы өлеше табылган. Анда Аллаһының еврейчә язылган шәхси исеме бар. Димәк, Гайсә көннәрендә Язмаларның грек телендәге күчермәләрендә Аллаһы исеме булган. Әмма б. э. IV гасырына Септуагинтаның күпчелек кулъязмаларында, мәсәлән, Ватикан кодексы һәм Синай кодексында Яратылыштан алып Малахи китабына кадәр Аллаһы исеме (борынгырак кулъязмаларда булган урыннарда) инде булмаган. Шуңа күрә шул чордан сакланып калган текстларда Аллаһы исеменең Яңа Васыятьтә, ягъни Грек Язмаларында очрамаганына гаҗәпләнәсе юк.

    Гайсә ачыктан-ачык: «Мин Атам исеменнән килдем»,— дигән. Ул шулай ук үз эшләренең Атасы исеменнән башкарылганына басым ясаган

  • Мәсихче Грек Язмаларының үзендә Гайсәнең еш кына Аллаһы исеме турында әйткәне һәм аны башкаларга билгеле иткәне хәбәр ителә (Яхъя 17:6, 11, 12, 26). Гайсә ачыктан-ачык: «Мин Атам исеменнән килдем»,— дигән. Ул шулай ук үз эшләренең Атасы исеменнән башкарылганына басым ясаган (Яхъя 5:43; 10:25).

  • Мәсихче Грек Язмалары изге Еврей Язмаларының Аллаһы рухландырган дәвамы булганга, Йәһвә исеменең тексттан кинәт юкка чыгуы эзлекле булмас иде. Б. э. I гасырының урталарында шәкерт Ягъкуб Иерусалимдагы өлкәннәргә: «Аллаһының, үз исемен йөртүче халык җыяр өчен, башка халыкларга беренче тапкыр игътибар иткәне турында Шимун җентекләп сөйләп бирде»,— дигән (Рәсүлләр 15:14). Әгәр I гасырда беркем дә Аллаһы исемен белмәгән я кулланмаган булса, Ягъкубның андый сүзләре акылга ятышлы булмас иде.

  • Мәсихче Грек Язмаларында Аллаһы исеме кыска формада очрый. Ачылыш 19:1, 3, 4, 6 да Аллаһы исеме «Һаллелуйәһ» сүзендә бар. Ул сүзгә-сүз «Йәһне мактагыз» дигәнне аңлаткан еврей сүзтезмәсеннән барлыкка килә. «Йәһ» — Йәһвә исеменең кыскартмасы. Мәсихче Грек Язмаларындагы күп кенә исемнәр Аллаһы исеменнән барлыкка килгән. Асылда, белешмәлекләр буенча, Гайсәнең исеме «Йәһвә коткара» дигәнне аңлата.

  • Борынгы яһүд язуларыннан яһүди мәсихчеләрнең үз язуларында Аллаһы исемен кулланганы күренә. Тосефтада — телдән әйтелгән кануннар җыентыгында (б. э. якынча III гасырында тезелеп беткән) Шимбә көнендә яндырылган мәсихче язулар турында болай диелә: «Алар Инҗил китапларын һәм миннар [күрәсең, яһүди мәсихчеләр] китапларын уттан саклап калмыйлар. Аларны шунда очраган Аллаһы исеме белән утта янарга калдыралар». Шул ук җыентыкта б. э. II гасырының башында яшәгән раввин Гәлиләяле Йосеның сүзләре китерелә. Ул атнаның башка көннәрендә «язуларда [күрәсең, мәсихче язуларда] булган Аллаһы исемнәрен кисеп алып яшерергә, ә калганын яндырырга кирәк» дип әйткән.

  • Кайбер Изге Язмалар белгечләре Аллаһы исеменең Мәсихче Грек Язмаларында китерелгән Еврей Язмалары өзекләрендә очраганын таный. Бер Изге Язмалар сүзлегендә «Яңа Васыятьтә тетраграмматон» дигән мәкаләдә болай диелә: «Я[ңа] В[асыятьнең] беренче кулъязмалары язылгач, тетраграмматон — Аллаһы исеме Яһве — ЯВ кулъязмаларында И[ске] В[асыять] өзекләре китерелгән кайбер я барлык урыннарда очраганына дәлилләр бар» («The Anchor Bible Dictionary»). Белгеч Джордж Ховард болай ди: «Беренче мәсихчеләр грек Изге Язмаларының [Септуагинтаның] күчермәләрен кулланган. Анда тетраграмма булган, шуңа күрә Я[ңа] В[асыять] язучылары Язмалардан өзекләр китергәндә текстта тетраграмманы саклаган дип нәтиҗә ясау акыллы».

  • Танылган Изге Язмалар тәрҗемәчеләре Мәсихче Грек Язмаларында Аллаһы исемен кулланган. Шушы тәрҗемәчеләрнең кайберләре «Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе» чыкканчыга кадәр күп еллар элек шулай эшләгән. Мәсәлән: «A Literal Translation of the New Testament . . . From the Text of the Vatican Manuscript», Герман Хейнфеттер, 1863; «The Emphatic Diaglott», Бенджамин Уилсон, 1864; «The Epistles of Paul in Modern English», Джордж Баркер Стивенс, 1898; «St. Paul’s Epistle to the Romans», В. Д. Рутерфорд, 1900; «The New Testament Letters», Лондон епископы Д. В. Ч. Уонд, 1946. Шулай ук Пабло Бессон XX гасырның башында чыккан испан тәрҗемәсендә Лүк 2:15 һәм Яһүд 14 тә Аллаһы исемен кулланган һәм 100 дән артык искәрмәдә Аллаһы исемен китереп, аның төп текстта шул урыннарда булуы ихтимал икәнлеген күрсәткән. Бу тәрҗемәләр чыкканчы күп еллар элек — XVI гасырдан бирле Мәсихче Грек Язмаларының еврей тәрҗемәләрендә тетраграмматон күп өзекләрдә кулланылган. Немец телендә генә ким дигәндә 11 тәрҗемәдә Аллаһы исеме (я аның еврей теленнән транслитерациясе) кулланыла, ә дүрт тәрҗемәче «Раббы» титулыннан соң җәяләрдә бу исемне өсти. Немец телендәге җитмештән артык тәрҗемәдә Аллаһы исеме искәрмәләрдә я комментарийларда кулланыла.

    Рәсүлләр 2:34 тә Аллаһы исеме («The Emphatic Diaglott», Бенджамин Уилсон, 1864)

  • Изге Язмаларның йөздән артык телдәге тәрҗемәләрендә Аллаһы исеме Мәсихче Грек Язмаларында бар. Күп кенә Африка, Американың җирле халкы, Азия, Европа һәм Тын океан утраулары телләрендә Аллаһы исеме киң кулланыла. Бу тәрҗемәләрдә өстә китерелгән сәбәпләргә охшаш сәбәпләр аркасында Аллаһы исемен кулланырга булганнар. Мәсихче Грек Язмаларының кайбер бу тәрҗемәләре күптән түгел генә чыккан, мәсәлән, ротума телендәге Изге Язмаларда (1999) Аллаһы исеме 51 тапкыр 48 шигырьдә кулланыла һәм 1989 елда Индонезия телләренең берсендә чыккан тәрҗемәдә Аллаһы исеме 110 тапкыр очрый.

    Марк 12:29, 30 да Аллаһы исеме (Гавай телендәге тәрҗемә)

Һичшиксез, Мәсихче Грек Язмаларында Аллаһының исемен үз урынына кайтарырга тулы нигез бар. Тәрҗемәчеләр «Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе»ндә нәкъ шулай эшләгән дә. Алар Аллаһы исемен тирән хөрмәт итә, һәм Аллаһыга карата курку-хөрмәт аларны төп нөсхәдә булган берәр нәрсәне алып куюдан тыя (Ачылыш 22:18, 19).