Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)

Б3

Йәһвә исеме очраган, әмма ул туры я мәгънәви өземтәләрнең өлеше булып тормаган шигырьләр

Аста китерелгән исемлектә Мәсихче Грек Язмаларының «Яңа дөнья тәрҗемәсе»ндә төп текстта Йәһвә исеме очраган башка шигырьләр күрсәтелә. Бу шигырьләрдә тетраграмматон кулланылган «Иске Васыять» текстыннан алынган туры я мәгънәви өземтәләр юк. Әмма бу шигырьләрдә Аллаһының исемен торгызыр өчен контекстка бәйләнешле җитди нигезләр дә, лингвистик сәбәпләр дә бар. Һәрбер очрактан соң, һәр аерым шигырьдә Аллаһының исемен торгызыр өчен, сәбәпләр китерелә. (« Мәсихче Грек Язмаларында Аллаһының исемен торгызыр өчен сәбәпләр» дигән өлешне кара.)

«Раслаучы материал» дигән исем астында кайбер сүзлекләр, белешмәлекләр я башка хезмәтләр китерелә. Алар Мәсихче Грек Язмаларында аерым бер шигырьдә Аллаһы исеменең кулланылуын раслый я шул шигырьдә Аллаһы исеме турында сүз барганын күрсәтә. Бу басмаларның кайберләрендә Изге Язмаларга нигезләнмәгән Троица тәгълиматына ышану чагылса да, алар билгеле бер шигырьләрдә Аллаһы исеменең кулланылуы белән килешә.

Бу раслаучы материалга Изге Язмаларның төрле телләргә ясалган күп кенә тәрҗемәләре дә керә. Бу тәрҗемәләрдә төп текстта Йәһвә, Яһве, Яхве, יהוה (ЙҺВҺ, тетраграмматон), РАББЫ һәм АДОНАЙ дип языла. Яки аларда башкача: искәрмәләрдә һәм битләр читендәге язуларда төп текстта Йәһвә Аллаһы турында сүз барганы күрсәтелә. «Сылтамалар» дигән исем астында андый Изге Язмалар тәрҗемәләре исемлеге китерелә. Ул тәрҗемәләрдә аерым бер шигырьдә Аллаһы исеме кире кайтарылган я шул шигырьдә Йәһвә Аллаһы турында сүз барганы күрсәтелә. Бу тәрҗемәләрдә Аллаһы исеме «Яңа дөнья тәрҗемәсе»ндә Йәһвә исеме очраган һәр шигырьдә кулланылмаска да мөмкин, шулай да шул тәрҗемәләрнең Мәсихче Грек Язмаларында Аллаһы исеменең берәр формасы кулланыла. Бу тәрҗемәләр «Й» хәрефе һәм берәр сан белән атала. («Й» хәрефе Йәһвә исемен аңлата.) Бу сылтамаларның тулы исемлеге Б4 кушымтасында китерелә.

Әмма шунысы игътибарга лаек: Яңа дөнья тәрҗемәсе комитеты Мәсихче Грек Язмаларында Аллаһы исемен торгызыр өчен бу тәрҗемәләрне нигез итеп кулланмаган. Бу «Й» сылтамалар башка тәрҗемәчеләрнең «Яңа Васыять» тәрҗемәләрендә Аллаһы исемен куллану турында охшаш карарларга килгәннәрен раслый. Моңа бәйле өстәмә мәгълүматны Б1 кушымтасында кара.

 МӘСИХЧЕ ГРЕК ЯЗМАЛАРЫНДА АЛЛАҺЫНЫҢ ИСЕМЕН ТОРГЫЗЫР ӨЧЕН СӘБӘПЛӘР

ИСӘПКӘ АЛЫНАСЫ ЯКЛАР:

  • Бу текст Аллаһы исеме очраган Еврей Язмаларындагы шигырьдән алынган өземтәме? (Б2 кушымтасын кара.)

  • Бу текстта гадәттә Аллаһы исемен үз эченә алган еврей идиомасы я сүзтезмә бармы? (Мәсәлән, «Йәһвә фәрештәсе», Мт 1:20.)

  • Еврей Язмаларыннан алынган өземтәнең контекстында Аллаһы исеме очрыймы? (Мәсәлән, «Йәһвәнең... әйткән мондый сүзләре», Мт 1:22; «Йәһвәнең... дигән сүзләре», Мт 2:15.)

  • Грек текстында Ки́риос (Раббы) сүзе алдында билгелелек артикле тормый, ә ул анда грамматика буенча торырга тиеш. Бу грек текстының төп нөсхәсендә Аллаһы исеменең торганын күрсәтмиме? (Мәсәлән, Мк 13:20.)

  • Бу шигырьдә ике төрле фикер тумасын өчен Аллаһы исеме кулланылганмы? (Мәсәлән, «Йәһвәнең үзең өчен башкарган бар эшләре», Мк 5:19.)