Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ИРЕКЛЕ ИГАНӘЛӘРЕГЕЗ НИЧЕК КУЛЛАНЫЛА?

Иманны ныгыта торган ышанычка лаек яңалыклар

Иманны ныгыта торган ышанычка лаек яңалыклар

1 ДЕКАБРЬ, 2021

 Йәһвә Шаһитләре үз кардәшләре турында чын күңелдән кайгыртып тора (1 Петер 2:17). Күпләр Кениядә яшәүче Таннис белән ризалашыр: «Мин бөтен дөнья буенча яшәүче кадерле кардәшләр турында яңалыклар белән танышырга яратам». Таннис һәм миллионлаган башка Йәһвә Шаһите моның турында мәгълүматны кайдан ала? Безнең сайтта 2013 елдан башлап чыга башлаган «Яңалыклар» дип аталган бүлекчәдән.

 Безнең сайттагы «Яңалыклар»ны ачсагыз, Йәһвә Шаһитләре турында яңалыклар күрерсез. Мәсәлән, Изге Язмаларның чыгуы, табигать афәтләре вакытында ничек ярдәм оештырылганы, нинди төзелеш эшләре бара икәне һәм башка вакыйгалар турында белә алырсыз. Монда шулай ук үз иманнары өчен төрмәдә утыручы кардәшләр турында белеп була. Өстәвенә, монда вәгазь кампанияләре барганда һәм Гайсә үлемен искә алу кичәсендә булган төрле очраклар китерелә. Яңалыкларны кем әзерли һәм алар өчен материалны ничек җыялар?

Яңалыкларны әзерләүдә кем булыша?

 Яңалыклар өчен Мәгълүмат бүлеге (МБ) җаваплы. Ул төп идарәдә урнашкан. Аны Җитәкче советның Координаторлар комитеты күзәтеп тора. Бу бүлектә 100 дән артык кардәш хезмәт итә. Аларның күпләре төп идарәдән читтә яшәүче ирекле хезмәтчеләр. Кайберләре яңалыкларны яза, кайберләре тикшерү эшләрен башкара, кемдер фотографияләр өчен җаваплы, ә кемдер тәрҗемә итү эшләрендә булыша. Кайберләре чиновниклар, галимнәр һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтәдә тора. Бөтен дөнья буенча урнашкан филиалларда 80 нән артык Җәмәгатьчелек белән элемтәләр бүлеге бар. Алар Мәгълүмат бүлеге белән хезмәттәшлек итә.

 Берәр яңалыкны әзерләр өчен бу ике бүлек бер-берсе белән тыгыз бәйләнештә тора. Башта кардәшләр нәрсә турында яңалык булачак икәнен билгели, шул темага кагылышлы материал әзерләнә һәм тиешле мәгълүмат туплана. Мәсәлән, алар интервьюлар ала һәм төрле белгечләр белән киңәшләшә. Шуннан соң алар фактлар җыя, яңалыклар мәкаләсе төзелә, төзәтелә, аны корректор тикшерә, фотографияләр өстәлә һәм материал, хуплау алыр өчен, Координаторлар комитетына җибәрелә.

Рәхмәт сүзләре

 Яңалыклар турында безнең кардәшләр нәрсә уйлый? Филиппинда яшәүче Черри исемле апа-кардәш болай ди: «Мин иртән иртүк Йәһвә оешмасы һәм аның халкы турындагы хәбәрләрне укырга яратам».

 Күп кенә укучылар шуңа игътибар иткән: безнең сайттагы яңалыклар масса-күләм мәгълүмат чараларындагы яңалыклардан аерылып тора. Казакъстанда яшәүче Татьяна болай дип әйтә: «Мин jw.org. сайтындагы яңалыкларны ышанычка лаек дип саныйм. Кардәшләр объектив мәгълүмат тапшыра». Мексикада яшәүче Альма исемле апа-кардәш болай ди: «Масса-күләм мәгълүмат чараларындагы яңалыклар борчылулар тудыра, ә безнең сайттагы яңалыклар көч өстәп җибәрә».

 Безнең сайтыбыздагы яңалыклар ышанычка лаек һәм иманны ныгыта. Кениядә яшәүче Бернард болай ди: «Сайтыбыздагы яңалыклар ярдәмендә мин төрле илләрдә яшәүче кардәшләремне үз гаиләм итеп күрәм. Мин догада аларның исемнәрен әйтәм һәм Аллаһыдан аларга булышуын сорыйм». Шулай ук Кениядә яшәүче Байброн болай дип әйтә: «Изге Язмаларның берәр телдә чыкканы турында яңалык күрсәм, сөенеп куям. Мин кабат инанам: Йәһвә кешеләрне аермый».

Сайттагы яңалыклар ярдәмендә без төрле илләрдә яшәүче кардәшләр һәм алар кичергән авырлыклар турында белә алабыз. Бу безгә дога кылганда конкрет булырга булыша.

 Эзәрлекләүләр кичерүче кардәшләр турында яңалыклар да уңай яктан тәэсир итә ала. Кениядә яшәүче Жаклин болай ди: «Аларның кыюлыгы турында уйлану иманымны ныгыта. Мин аеруча аларга нәрсә бирешмәскә булыша икәненә игътибар итәм. Мин шулай ук дога, Изге Язмаларны уку, хәтта җырлау — бу гади генә нәрсәләр — кардәшләргә нык калырга булыша икәнен күрдем».

 Коста-Рикада яшәүче Беатрис исемле апа-кардәш табигать афәтләре турындагы яңалыклар өчен аеруча рәхмәтле. Ул болай ди: «Сайттагы яңалыклар бүлеге ярдәмендә мин оешмабызның кардәшләргә ничек ярдәм иткәнен күрәм. Оешма бик тиз эш итә, кардәшләргә ярату күрсәтә һәм бар эшләрне оештыра. Мин кабат шуңа инанам: бу Йәһвә оешмасы».

 Кардәшләребез турында яңалыклар өчен без шундый рәхмәтле! Аларны чыгарыр өчен сезнең бөтендөнья вәгазь эшенә бирелгән иганәләрегез кулланыла. Күпләр иганәләр бирер өчен donate.dan124.com куллана. Юмарт иганәләрегез өчен зур рәхмәт сезгә!