Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Сул якта: кардәшләребез бу парга янгын аркасында юк ителгән йортларын торгызуда булышкан (Чили). Уң якта: су басудан зыян күргән бу ике апа-кардәшкә гуманитар ярдәм бирелгән (Нигерия)

ИРЕКЛЕ ИГАНӘЛӘРЕГЕЗ НИЧЕК КУЛЛАНЫЛА?

2023 елда афәтләрдән зыян күргәннәргә булышу. «Без Йәһвәнең ярдәмен үз күзләребез белән күрдек»

2023 елда афәтләрдән зыян күргәннәргә булышу. «Без Йәһвәнең ярдәмен үз күзләребез белән күрдек»

26 ГЫЙНВАР, 2024 ЕЛ

 Изге Язмаларда, «бу дөнья төзелеше үз ахырына якынлашканда», «халык халыкка... каршы күтәрелер» һәм төрле афәтләр булыр дип пәйгамбәрлек ителгән (Маттай 24:3, 7). 2023 хезмәт елында a да без бу пәйгамбәрлекләрнең үтәлешен күрдек. Мәсәлән, якынча 100 илдә хәрби бәрелешләр я табигать афәтләре булды. Йәһвә Шаһитләре бу авыр вакытта, Аллаһыдан үрнәк алып, ничек ярату күрсәтте?

 2023 хезмәт елында бөтен дөнья буенча кардәшләребез 200 дән артык афәттән зыян күрде. Аларга ярдәм итәр өчен, Йәһвә Шаһитләре оешмасы бөтендөнья вәгазь эшенә иганә итеп бирелгән акчадан 10 миллионнан артык доллар b кулланды. Моннан тыш, кайбер кардәшләр, үзләренә якын булган территорияләрдә афәтләрдән зыян күргән кешеләргә булышыр өчен, үзләре матди ярдәм күрсәтте. Әйдәгез, оешмабыз иганәләрне кулланып ничек ярдәм иткәнен карап китик. Без ике мисалга игътибар итәрбез.

«Чын ярату чыннан да бар»

 Су басулар Нигериядә — гадәти хәл. Ләкин 2022 елның октябрендә соңгы ун ел эчендә булмаган гадәттән тыш көчле су басу булды. 676 000 гектар җир су астында калды, 2 миллионнан артык кешегә үз өйләрен калдырып китәргә туры килде. Нигерия филиалындагы җаваплы кардәшләр, зыян күргән кардәшләргә рухи һәм физик яктан ярдәм итәр өчен, кичектермичә берничә ярдәм итү комитеты оештырды.

Нигериядәге кардәшләр, гуманитар ярдәм җиткерер өчен, баткак юллардан барган. Аларга тирән елгалар аша чыгарга да туры килгән

Күрелгән зыян

  •   7 505 кардәш үз өйләрен калдырып китәргә мәҗбүр булды

  •   860 йорт җимерелгән я зыян күрде

  •   90 Патшалык Залы һәм 1 Конгресслар залы зыян күрде

Иганәләр ничек кулланылды

 250 000 нән артык доллар акча тотылды. Мәсәлән, кайбер чыгымнар:

  •   Ризык (дөге, токмач, кузаклылар, һ. б.)

  •   Урын-җир өчен кирәк-яраклар (мәсәлән, матраслар, черкиләрдән сеткалар)

  •   Зыян күргән йортларны төзекләндерү я торгызу

 Кардәшләребез иганәләрне сак тоттылар. Мәсәлән, йорт тулысынча җимерелгән булса, гади генә проект белән яңа йорт салдылар. Ә инде артык зыян күрмәгән йортларны ремонтладылар.

 Афәттән соң ярдәм алган кардәшләр бик рәхмәтле булуларын белдерә. Бер апа-кардәш болай ди: «Су басу аркасында без йорт-җирсез калдык. Кардәшләр, шул ук көнне килеп, безне куркынычсыз урынга алып китте, ризык белән тәэмин итте. Андый яратуны күреп, исебез китте. Яхъя 13:34, 35 тә чын мәсихчеләрне ярату буенча танып була дип әйтелә. [...] Чын ярату чыннан да бар! Безгә ярдәмгә килгән бар кардәшләргә дә без гаиләбез белән зур рәхмәт әйтәбез».

 Күршеләр дә ярдәм күрсәткәнебезне күрми калмады. Байельс штатындагы Сабагриа общинасының башы болай диде: «Күп дини оешмалар һәм чиркәүләр бар, ләкин Йәһвә Шаһитләре генә риясыз рәвештә булыша. [...] Сез дөньядагы иң яхшы оешмаларның берсе»

«Без Йәһвәнең ярдәмен үз күзләребез белән күрдек»

 2023 елның февралендә Чили илендә 400 дән артык янгын булды. 430 000 нән артык гектар җир, шул исәптән инфраструктура, зыян күрде. Якынча 8 000 кеше үз йорт-җирләрен калдырып китәргә мәҗбүр булды. Тиз арада җирле филиал кардәшләребезгә ярдәм итүне оештырды.

Чилидә кардәшләребез афәттән зыян күргән имандашларына яңа йорт салган

Күрелгән зыян

  •   222 кардәш үз өйләрен калдырып китәргә мәҗбүр булды

  •   20 йорт җимерелде

Иганәләр ничек кулланылды

 200 000 нән артык доллар акча тотылды. Мәсәлән, кайбер чыгымнар:

  •   Ризык белән су

  •   Ягулык, гигиена әйберләре, медикаментлар

  •   Зыян күргән йортларны төзекләндерү я торгызу

 Бер гаилә, янгын аркасында йортларын һәм бизнесларын югалткач, нәрсә эшләргә белми югалып калган. Алар элек үз йортлары торган урынга карап бик нык кайгырган. Кардәшләребез, ярдәмгә килеп, аларның йортларын торгыза башлагач, бу гаилә тынычланган. Кардәшләрнең эчкерсез яратуларын һәм кайгыртуларын күрү аларга авыр вакытны кичереп чыгарга ярдәм иткән. Бу гаилә хәтта үзләре дә башка имандашларның йортларын торгызуда катнашкан.

 Ярдәм алганнан соң, кардәшләребез нәрсә әйтә? Мәсәлән, бер абый-кардәш болай ди: «Йәһвә Шаһитләренең афәтләрдән зыян күргәннәргә ярдәм итүләре чыннан да гаҗәеп! Афәттән соң икенче көнне үк алар тормыш өчен кирәк-яраклар китерде. Кардәшләребезнең башка илләрдә гуманитар ярдәм күрсәтүләре турында уку бик рухландырса да, моны үз күзләрең белән күрү аеруча ныгыта. Оешмабызны тагын да күбрәк кадерли башлыйсың, кардәшләрнең Йәһвәгә хас сыйфатлар күрсәтүләрен ачык күрәсең. Алар бит безнең материаль, рухи һәм эмоциональ хәлебез турында кайгыртты. Без Йәһвәнең ярдәмен үз күзләребез белән күрдек».

 Ахыр якынлашкан саен, афәтләр саны артачак кына (Лүк 21:10, 11). Ләкин киләчәктән курыкмыйк, чөнки кайгыртучы Патшабыз, Гайсә Мәсих, «бу дөнья төзелеше тәмамланганчы», һәрвакыт безнең белән һәм кардәшләребез аша безгә ярдәм итеп тора (Маттай 28:20). Кадерле кардәшләребез, сез donate.dan124.com сайты һәм башка ысуллар аша ирекле иганәләрегезне мул итеп бирәсез, Патшалык эше өчен көчегезне дә, вакытыгызны да жәлләмисез. Юмарт һәм фидакарь булуыгыз өчен зур рәхмәт сезгә!

a 2023 хезмәт елы дигәндә, 2022 елның 1 сентябреннән алып 2023 елның 31 августына кадәрге вакыт күздә тотыла.

b Америка доллары турында сүз бара.