Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Атом-төш бомбасы шартлавы.

УЯУ ТОРЫГЫЗ!

Сәясәтчеләр Армагеддон булыр дип кисәтә. Изге Язмаларда нәрсә әйтелә?

Сәясәтчеләр Армагеддон булыр дип кисәтә. Изге Язмаларда нәрсә әйтелә?

 Иртән, 2022 елның 10 октябрендә, Россия Украинаның төрле шәһәрләренә күпсанлы ракеталар атты. Бу атулар ике көн элек Россия белән Крым арасындагы күпергә зыян китергән зур шартлауга җавап булган. Бу вакыйгаларга кадәр кайбер сәясәтчеләр дөнья Армагеддон алдында тора дигән куркуларын белдергән.

  •   «Без армагеддон куркынычы алдында [АКШ президенты Джон] Кеннеди һәм Куба кризисы вакытыннан бирле тормаган идек... Минемчә, тактик атом-төш коралын кулланып та, армагеддон булдырмау мөмкин түгел» (АКШ президенты Джо Байден, 8 октябрь, 2022 ел).

  •   «Мин риза, бу армагеддонга китерер һәм бөтен планетага куркыныч тудырыр» (атом-төш коралын куллану турында бирелгән сорауга Украина президенты Владимир Зеленскийның җавабы, BBC News, 8 октябрь, 2022 ел).

 Атом-төш коралын куллану чыннан да Армагеддонга китерерме? Изге Язмаларда нәрсә әйтелә?

Атом-төш коралын куллану Армагеддонга китерерме?

 Юк. «Армагеддон» сүзе Изге Язмаларда искә алына. Ул бер тапкыр гына — Ачылыш 16:16 да очрый. Ул дәүләтләр арасындагы сугыш белән берничек тә бәйле түгел. Армагеддон дип Аллаһы һәм «бөтен җир патшалары» арасындагы сугыш атала (Ачылыш 16:14). Аллаһы Армагеддонда бөтен кеше хөкүмәтләрен юк итәчәк (Даниял 2:44).

 Армагеддон җиргә нәрсә китерер? Җавапны «Армагеддон сугышы. Нәрсә ул?» дигән мәкаләдән белегез.

Атом-төш сугышы җирне һәм кешелекне юк итәрме?

 Юк. Киләчәктә ниндидер илләр атом-төш коралын кулланса да, Аллаһы җирнең юк ителүенә юл куймас. Изге Язмаларда болай диелә:

  •   «Җир мәңге тора» (Вәгазьче 1:4).

  •   «Тәкъвалар җирне мирас итеп алачак һәм анда мәңге яшәячәк» (Зәбур 37:29).

 Әмма, Изге Язмалардагы пәйгамбәрлекләр һәм бүгенге вакыйгалар күрсәткәнчә, тиздән җирдә зур үзгәрешләр булачак (Маттай 24:3—7; 2 Тимутигә 3:1—5). Изге Язмаларда киләчәк турында нәрсә әйтелгәнен түләүсез Изге Язмаларны интерактив өйрәнү курсы аша белеп була.