Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

УЯУ ТОРЫГЫЗ!

COVID-19 дан 6 миллион кеше һәлак булган. Изге Язмаларда моның турында нәрсә әйтелә?

COVID-19 дан 6 миллион кеше һәлак булган. Изге Язмаларда моның турында нәрсә әйтелә?

 Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы хәбәр итүенчә, 2022 елның 23 маена COVID-19 дан 6,27 миллион кеше үлгән. Әмма БССОның 2022 елның 5 маенда бастырылган отчетында тагы да куркынычрак саннар китерелә. Анда «COVID-19 пандемиясе аркасында я аның белән турыдан-туры бәйләнеше булмаган үлүчеләрнең саны 2020 елның 1 гыйнварыннан алып 2021 елның 31 декабренә якынча 14,9 миллион тәшкил иткән» дип әйтелә. Изге Язмаларда шундый коточкыч фаҗигаләр турында берәр нәрсә әйтеләме?

Изге Язмаларда үлемгә китерүче эпидемияләр пәйгамбәрлек ителгән булган

  •   Гайсә Мәсих «соңгы көннәр» дип аталган чорда эпидемияләр булачагын пәйгамбәрлек иткән булган (Лүк 21:11; 2 Тимутигә 3:1).

 Гайсә Мәсихнең пәйгамбәрлеге безнең вакытта үтәлә. Моның турында күбрәк белер өчен, «„Соңгы көннәрнең“, ягъни „ахыр заманның“, билгеләре нинди?» дигән мәкаләне укыгыз.

Изге Язмалар юата

 Якыннарын югалткан күп кенә кеше юатуны Изге Язмаларда тапкан. «Кайгыны җиңеләйтер өчен адымнар» һәм «Кайгырган кешеләр өчен иң яхшы ярдәм» дигән мәкаләләрне укыгыз.

Изге Язмаларда эпидемияләр ничек юк ителәчәге аңлатыла

  •   «Синең Патшалыгың килсен. Күктәге кебек, җирдә дә синең ихтыярың үтәлсен» (Маттай 6:10).

 Тиздән Аллаһы Патшалыгы ярдәмендә «берсе дә: „Мин авырыйм“,— дип әйтмәс» (Ишагыя 33:24; Марк 1:14, 15). Бу күктәге хөкүмәт турында һәм аның тиздән нәрсә эшләячәген күбрәк белер өчен, «Аллаһы Патшалыгы нәрсә ул?» дигән видеоны карагыз.

 Сезгә һәм сезнең гаиләгезгә Изге Язмалар, аның киңәшләре һәм искиткеч вәгъдәләре белән яхшырак танышырга тәкъдим итәбез.