Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Күчереп язучы

Күчереп язучы

Изге Язмаларда бу төшенчә Язмаларның өлешләрен һәм башка документларны күчереп язган кешене аңлата (Ез 7:6).

Борынгы заманнарда язма текстның күчермәләрен кулдан ясаганнар. Бу күп көч һәм зур осталык таләп итә торган озакка сузылган эш булган (Зб 45:1). Изге Язмаларда исемнәре әйтелгән күчереп язучылар бар: Езра, Садыйк һәм Шафан (Нк 12:26; 13:13; Ир 36:10). Күчереп язучылар Аллаһы тарафыннан рухландырылган Язмаларны, төп нөсхәләр тузгач, саклап калырга булышкан. Шулай ук Язмаларның күчермәләренә, укучыларның саны үскән саен, ихтыяҗ арта барган. Күчереп язучыларның эшенә еш кына җентекләп тикшерү һәм төзәтү дә кергән. Кайбер күчерүчеләр үзләре күчергән тексттагы сүзләрне һәм хәрефләрне дә санаган. Андый күчереп язучылар осталыклары һәм җентекле тикшерү ярдәмендә, һичшиксез, Аллаһы Сүзен гасырлар дәвамында саклап кала алган.