Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ДӘРЕС 32

Аллаһы Патшалыгы инде идарә итә!

Аллаһы Патшалыгы инде идарә итә!

Аллаһы Патшалыгы күктә 1914 елда идарә итә башлаган. Шул ук елны кеше идарәсенең соңгы көннәре дә башланган. Без моны кайдан беләбез? Изге Язмалардагы пәйгамбәрлекләрне, шулай ук 1914 елдан дөньяда нинди шартлар һәм кешеләрдә нинди сыйфатлар күзәтелә икәнен карап чыгыгыз.

1. Изге Язмалардагы пәйгамбәрлекләрдә нәрсә әйтелә?

Изге Язмаларның Даниял китабында Аллаһы Патшалыгы «җиде вакыт» дип аталган чор үткәннән соң идарә итә башлаячак икәне күрсәтелгән (Даниял 4:16, 17). Гасырлар үткәч, Гайсә шул ук чорны «халыкларга билгеләнгән вакыт» дип атаган һәм шул вакыт әле тәмамланмаган булган икәнен күрсәткән (Лүк 21:24). Без бу дәрестән җиде вакытның 1914 елда тәмамланганын күрербез.

2. 1914 елдан алып дөнья һәм кешеләр ничек үзгәргән?

Гайсәнең шәкертләре аңардан болай дип сораган: «Синең килү чорыңны һәм бу дөнья төзелешенең үз ахырына якынлашуын нинди билге аша күрәчәкбез?» (Маттай 24:3) Җавап итеп, Гайсә үзе күктә Аллаһы Патшалыгының Патшасы булып идарә итә башлагач, булачак күп нәрсәләр турында әйткән. Мәсәлән, сугышлар, ачлык һәм җир тетрәүләр. (Маттай 24:7 укы.) Изге Язмаларда шулай ук «соңгы көннәрдә» кешеләрнең сыйфатлары аркасында тормыш «аеруча авыр» булып китәчәк дип алдан әйтелгән (2 Тимутигә 3:1—5). Дөньядагы андый шартлар һәм кешеләрнең шундый сыйфатлары аеруча 1914 елдан алып күзәтелә.

3. Ни өчен дөнья хәле шулкадәр начарланган?

Гайсә, Патша булып киткәч күп тә үтмәстән, күктә Шайтан һәм җеннәргә каршы сугыш башлаган. Шайтан бу сугышта җиңелгән һәм «җиргә ыргытылган... аның белән бергә аның фәрештәләре дә ыргытылган» (Ачылыш 12:9, 10, 12). Шайтан бик ярсулы, чөнки үзенең юк ителәчәген белә. Шуңа күрә ул бөтен җир буйлап кешеләргә кайгы һәм газап китерә. Менә ни өчен дөнья хәле шулкадәр начар. Аллаһы Патшалыгы бар бу проблемаларны хәл итәчәк.

ТИРӘНРӘК КАЗЫГЫЗ

Патшалыкның 1914 елда идарә итә башлаганын күрсәтүче дәлилләрне тикшерегез, һәм бу безгә ничек тәэсир итәргә тиеш икәнен белегез.

4. Изге Язмалардагы пәйгамбәрлекләр 1914 елга күрсәтә

Аллаһы борынгы Бабылның патшасы Нәбукаднизарга төштә киләчәктә нәрсә буласын күрсәткән. Бу төш һәм Даниял биргән юралыш бу төшнең Нәбукаднизарның идарәсенә дә, Аллаһы Патшалыгына да кагылганын күрсәтә. (Даниял 4:17 укы.) a

Даниял 4:20—26 ны укыгыз һәм таблицаны кулланып сорауларга җавап бирегез:

Агач турындагы төш һәм Аллаһы Патшалыгы

ПӘЙГАМБӘРЛЕК (Даниял 4:20—36)

Идарә

А. Гаять зур агач

Идарә өзелгән

Ә. «Агачны кисеп ташлагыз» һәм «җиде вакыт үтсен»

Идарә торгызылган

Б. «Патшалыгың яңадан үзеңә кайтарылачак»

Бу пәйгамбәрлекнең беренче үтәлешендә...

БЕРЕНЧЕ ҮТӘЛЕШ

Идарә

В. Бабыл патшасы Нәбукаднизар

Идарә өзелгән

Г. Нәбукаднизар б. э. к. 606 елдан соң акылын югалта һәм җиде ел патшалык белән идарә итә алмый

Идарә торгызылган

Д. Нәбукаднизар акылына кайта һәм яңадан идарә итә башлый

Бу пәйгамбәрлекнең икенче үтәлешендә...

  • Е. Агач кемне аңлата? (1 Елъязма 29:23 укы.)

  • Ё. Аларның идарәсе ничек өзелгән? Гайсә җирдә яшәгәндә аларның әле идарә итә башламаганын без кайдан беләбез? (Лүк 21:24 укы.)

  • Ж. Бу идарә кайчан һәм кайда торгызылган?

ИКЕНЧЕ ҮТӘЛЕШ

Идарә

Е. Исраил патшалары. Алар аша Аллаһы үз идарәсен башкарган

Идарә өзелгән

Ё. Иерусалим җимерелә. 2520 ел дәвамында Исраилнең бер патшасы да идарә итми

Идарә торгызылган

Ж. Гайсә күктә Аллаһы Патшалыгының Патшасы булып идарә итә башлый

Җиде вакыт күпме дәвам итә?

Изге Язмаларның кайбер өлешләре башка өлешләрен аңларга ярдәм итә. Мәсәлән, Изге Язмаларның Ачылыш китабында өч ярым вакыт 1 260 көнгә тиң дип әйтелә (Ачылыш 12:6, 14). Җиде вакыт икеләтә озынрак вакыт, һәм 2 520 көнгә тиң. Изге Язмаларда кайчак көн елны аңлата (Йәзәкил 4:6). Бу принципны Даниял китабында искә алынган җиде вакытка кулланып була. Димәк, җиде вакыт 2 520 елны аңлата.

5. 1914 елдан бирле дөнья хәле кискен үзгәргән

Гайсә үзе идарә итә башлагач, дөнья шартлары нинди булачак икәнен алдан әйткән. Лүк 21:9—11 не укыгыз һәм җавап бирегез:

  • Сез бу вакыйгаларның кайсыларын күрдегез һәм кайсылары турында ишеттегез?

Рәсүл Паул кеше идарәсенең соңгы көннәрендә яшәгән кешеләрнең сыйфатларын сурәтләп биргән. 2 Тимутигә 3:1—5 не укыгыз һәм җавап бирегез:

  • Бу сыйфатларның кайсыларын сез бүген кешеләрдә күрәсез?

6. Патшалыкның идарә иткәненә ышанганыгызны күрсәтегез

Маттай 24:3, 14 не укыгыз һәм җавап бирегез:

  • Патшалыкның идарә иткәнен нинди мөһим эш күрсәтә?

  • Сез бу эштә ничек катнаша аласыз?

Аллаһы Патшалыгы инде идарә итә һәм тиздән бөтен җир шары аның хакимлеге астында булачак. Еврейләргә 10:24, 25 не укыгыз һәм җавап бирегез:

  • «Шул көн якынлашкан саен» безгә һәрберебезгә нәрсә эшләргә кирәк?

Сез, башкаларга ярдәм итәчәк һәм аларның тормышларын коткарачак берәр нәрсә ишетсәгез, нәрсә эшләрсез?

БЕРӘРСЕ: «Ни өчен Йәһвә Шаһитләре 1914 елны мөһим дип саный?» — дип сорарга мөмкин.

  • Сез ничек җавап бирер идегез?

ЙОМГАКЛАУ

Изге Язмалардагы пәйгамбәрлекләр һәм дөнья шартлары Аллаһы Патшалыгының инде идарә иткәнен раслый. Моңа ышанганыбызны без Патшалык турында вәгазьләп һәм җыелыш очрашуларына йөреп күрсәтәбез.

Кабатлау

  • Изге Язмалардагы Даниял китабында әйтелгән җиде вакыт үткәч, нәрсә булган?

  • Патшалыкның 1914 елда идарә итә башлаганына сезне нәрсә инандыра?

  • Патшалыкның инде идарә иткәненә ышанганыгызны сез ничек күрсәтә аласыз?

Максат

ӨСТӘМӘ МАТЕРИАЛ

Тарихчылар һәм башка кешеләр дөнья 1914 елдан соң үзгәргән дип әйтә. Моның турында укыгыз.

«Әхлакый нормаларның кинәт түбән төшүе» («Уяныгыз!» 2007 ел, апрель)

Маттай 24:14 тәге пәйгамбәрлекнең бер кешегә ничек тәэсир иткәнен карап чыгыгыз.

«Барыннан да бигрәк мин бейсбол яраттым!» («Күзәтү манарасы» 2017 ел, № 3)

a Бу дәрестәге «Өстәмә материал»ның  ике соңгы мәкаләсен карагыз.