Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

2 НЧЕ ҖЫР

Синең исемең Йәһвә

Синең исемең Йәһвә

(Зәбур 83:18)

  1. 1. Йәһвә Аллаһыбыз,

    Сине мактап җырлыйбыз,

    Данлап, рәхмәт укыйбыз —

    Исемеңне ачтың.

    Чыннан да зур хөрмәт —

    Халкың булып торабыз,

    Шуны хәбәр итәбез:

    «Йәһвә ул — чын Алла!»

    КУШЫМТА:

    Йәһвә, син — бердәнбер

    Тере, хак Аллабыз.

    Юк сиңа тиң бер илаһ та.

    Куәт-көчең чиксез.

    Исемең изге, бөек ул —

    Белсен бөтен кеше.

    Сине без мактыйбыз,

    Бөтен Галәм данлый сине.

  2. 2. Бөек ниятеңне

    Чынга син ашырасың.

    Безне дә кулланасың,

    Рәхмәт сиңа, Алла.

    «Йәһвә Шаһитләре»

    Дигән исем йөртәбез.

    Моңа без ышанабыз:

    Йәһвә ул булдырта.

    КУШЫМТА:

    Йәһвә, син — бердәнбер

    Тере, хак Аллабыз.

    Юк сиңа тиң бер илаһ та.

    Куәт-көчең чиксез.

    Исемең изге, бөек ул —

    Белсен бөтен кеше.

    Сине без мактыйбыз,

    Бөтен Галәм данлый сине.