Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Иман белән

Иман белән

(Зәбур 27:13)

Йөкләргә:

  1. 1. Һичнәрсәдән тетрәмим.

    Ник куркырга дошманнан?

    Аллаһым тотып тора

    Мине уң кулымнан.

    Аңа иман итәм шуңа.

    КУШЫМТА:

    Иман белән мин нык булып каламын,

    Иман белән мин бер дә курыкмам.

    Аллаһым ярдәмендә

    Сынау аша үтәм.

    Йәһвә гел янымда — моны беләм.

    Иман белән.

  2. 2. Күп кешеләр элек тә

    Нык иман саклап яшәгән.

    Аларның сыйфатлары,

    Кыю булулары

    Миңа да батырлык бирә.

    КУШЫМТА:

    Иман белән мин нык булып каламын,

    Иман белән мин бер дә курыкмам.

    Аллаһым ярдәмендә

    Сынау аша үтәм.

    Йәһвә гел янымда — моны беләм.

    Иман белән.

    КҮЧЕШ:

    Иман белән өмет шәме һич сүнми,

    Иман белән таулар күчә.

    Тик иманым

    Ярдәмендә тугры калам.

    Йәһвә миңа булыша.

  3. 3. Күз алдына китерәмен

    Искиткеч киләчәкне.

    Зур калкан сыман иман

    Ярдәм итәр, беләм,

    Миңа шушы көнне күрергә.

    КУШЫМТА:

    Иман белән мин нык булып каламын,

    Иман белән мин бер дә курыкмам.

    Аллаһым ярдәмендә

    Сынау аша үтәм.

    Йәһвә гел янымда — моны беләм.

    Иман белән,

    Иман белән.

(Евр. 11:1—40 да кара.)