Төп мәгълуматка күчү

Куллану кагыйдәләре

Куллану кагыйдәләре

Рәхим итегез!

Бу сайттан сез Аллаһы, Изге Язмалар һәм Йәһвә Шаһитләре турында күбрәк белерсез. Сезне кызыксындыра торган материалны укысагыз, карасагыз һәм йөкләсәгез дә була. Без сайтның ят кешеләргә дә файда китерүен телибез. Ләкин сездән бу сайттагы материалны башка сайтка я кушымтага куймавын үтенәбез. Әгәр дә теләсәгез, белгәннәрегезне башкалар белән уртаклашып аларның игътибарларын бу сайтка юнәлтегез. Моның турында Куллану кагыйдәләрендә аңлатылып бирелә.

 Автор хокукы

© 2024 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania, Inc. Бөтен хокуклар сакланган.

Бу веб-сайт Watchtower Bible and Tract Society of New York, Inc. («Күзәтү манарасы») оешмасы тарафыннан һәм тәэмин ителә. Башкача язылмаса, сайттагы бөтен текст һәм бүтән мәгълүмат Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania, Inc. оешмасының интеллектуаль милке булып тора.

 Сәүдә маркалары

Adobe, Adobe логотибы, Acrobat һәм Acrobat логотибы — Adobe Systems Incorporated компаниясенең сәүдә маркалары. Apple, iTunes һәм iPod — Apple Inc. компаниясенең сәүдә маркалары. Microsoft, Microsoft логотибы һәм нинди дә булса Microsoft продукциясенең исемнәре, шул исәптән Microsoft Office һәм Microsoft Office 365,— Microsoft Inc. компаниясенең сәүдә маркалары. Android — ҖЧҖ Google сәүдә маркасы. Android роботы — Google компаниясе булдырган һәм уртаклашкан логотип. Ул Creative Commons лицензиясендә китерелгән кагыйдәләр (https://creativecommons.org/licenses/by/3.0/us/) буенча кулланыла. Башка бар сәүдә маркалары һәм теркәлгән сәүдә маркалары үз ияләренең милке булып тора.

 Куллану шартлары һәм сайтны куллану хокукы

«Куллану шартлары» бу сайтны куллану кагыйдәләрен гамәлгә кертә. Бу сайтны кулланып, сез «Куллану шартлары»н тулысынча кабул иткәнегезне күрсәтәсез. Әгәр дә сез «Куллану шартлары» яки аларның берәр өлеше белән риза түгелсез икән, бу сайтны кулланмагыз.

Тиешенчә куллану нәрсәне аңлата? Сезгә түбәндәгеләр рөхсәт ителә:

  • Сайттагы автор хокуклары белән якланган рәсемнәрне, электрон басмаларны, музыканы, фотосурәтләрне, текстны һәм видеоязмаларны (алга таба «материаллар» дип аталачак) карау, үзегезгә күчерү яки үзегез өчен бастырып чыгару.

  • Электрон басмалар, видеолар, аудиоязмалар белән я аларның сылтамалары белән уртаклашу

Сезгә тыела:

  • Бу сайттагы материалларны (иллюстрацияләрне, электрон басмаларны, сәүдә маркаларын, музыканы, фотоларны, видеоларны я мәкаләләрне) Интернетта (башка сайтлар, файл уртаклашу сервислары яисә социаль челтерләрдә) урнаштыру;

  • Бу сайттагы материалларны (иллюстрацияләрне, электрон басмаларны, сәүдә маркаларын, музыканы, фотоларны, видеоларны я мәкаләләрне) нинди дә булса программа тәэминаты ярдәмендә яки программа тәэминатының кушымтасы итеп тарату;

  • Коммерция яисә табыш алу максатыннан чыгып (табыш алынмаса да), бу сайттагы материаллардан (иллюстрацияләрдән, электрон басмалардан, сәүдә маркаларыннан, музыкадан, фотолардан, видеолардан я мәкаләләрдән) дубликат, дубляж яки күчермәләр ясау һәм материалны тагын ничек тә булса куллану;

  • Тарату максатыннан чыгып, бу сайттагы мәгълүматны, HTML, иллюстрацияләрне я текстны җыючы программа-кушымталарны ясау (бу EPUB, PDF, MP3 һәм MP4 форматындагы киң кулланыш өчен файлларны йөкләр өчен ясалган түләүсез һәм коммерциясез кушымталарга кагылмый);

  • Бу сайтны яки аның сервисларын тиешенчә кулланмау, мәсәлән, сайтның эшенә кысылу яки ачык күрсәтелгән ысулдан тыш башка берәр юл белән сайтка керү я аның сервисларына рөхсәт алу;

  • Бу сайтны аңа зыян китергән яки аңа керү юлын я эшен бозган ысул ярдәмендә куллану; бу сайтны хокукларын бозып, алдап, зыян китереп законсыз куллану яки аны шундый максатлар өчен куллану;

  • Бу сайтны маркетинг белән бәйле теләсә һәркайсы максат өчен куллану.

  • Бу сайтта Google Maps сервисы кулланыла; бу сервис безнең карамагыбызда түгел. Бу сайтта Google Maps сервисын кулланып, сез «Дополнительные условия использования сервисов “Google Карты” и “Google Планета Земля”» белән килешүегезне күрсәтәсез. Без андагы Куллану кагыйдәләренең үзгәрүе турында хәбәр алмыйбыз, шуңа күрә аларныкулланыр алдыннан үзегез тикшерегез. Куллану кайгыйдәләре белән риза булмасагыз, ул сервисны кулланмагыз. Google Maps сервисыннан бу сайтка бернинди шәхси мәгълүмат күчми.

 Медик бүлекчә

Бу сайттагы медик мәкаләләр мәгълүмат өчен генә китерелә һәм табибларның консультациясен, диагностикасын я дәвалавын алыштырмый. Сайтның медик бүлекчәсе берәр нинди табибка, дәвалау ысулына, даруларга, процедураларга, кемнеңдер киңәшенә я башка мәгълүматка реклама ясамый.

Медик дәвалануга я сәламәтлегегезгә кагылышлы сорауларыгыз булса, һәрвакыт табиблар я башка белгечләр белән киңәшләшегез.

Без бу сайтның Медик бүлекчәсендә төгәл, тикшерелгән мәгълүматны җыярга тырыштык. Шулай да мондагы мәгълүматка медик консультациягә кебек таянырга ярамый. Без Медик бүлекчәдә җыелган бар мәгълүматның төгәл, ышанычлы, заманча, файдалы я тулы булуына гарантия бирә алмыйбыз. Бу сайт Медик бүлекчәдәге хаталар өчен җаваплы түгел. Бу бүлекчәдә китерелгән теләсә нинди мәгълүматка таянып, сез нәтиҗәләре өчен җаваплылыкны үз өстегезгә аласыз. Һәрхәлдә һәм һәркайсы очракта бу сайтны җитештерүчеләр Медик мәгълүматны куллануның нәтиҗәләре өчен (шул исәптән шәхси зыян, үлем, мал-мөлкәттән мәхрүм булу я берәр нинди мәгълүмат югалту өчен) җаваплы булмаячак.

 Гарантияләрдән баш тарту һәм җаваплылыкны чикләү

Бу сайтта китерелгән бар мәгълүмат, материал һәм сервислар Күзәтү Манарасы Оешмасы тарафыннан ничек бар, шулай тәкъдим ителә. Күзәтү Манарасы Оешмасы бернинди ачык я яшерен гарантияләр бирми.

Күзәтү Манарасы Оешмасы бу сайтта вируслар я башка төрле зыянлы программалар юк дигән гарантия бирми. Күзәтү Манарасы Оешмасы теге я бу сервисны, мәгълүматны, материалны кулланудан килгән бернинди зыян өчен (турыдан-туры, читләтеп я очраклы рәвештә китерелгән зыян өчен), шулай ук штраф я табыштан мәхрүм булу өчен җаваплы түгел.

 «Куллану шартлары»н бозу

Әгәр дә сез «Куллану шартлары»н берәр ничек бозсагыз (хәтта бу «Куллану шартлары»нда әйтеп кителгән Күзәтү Манарасы Оешмасының башка хокукларына зыян килмәсә дә), Күзәтү Манарасы Оешмасы үзе кирәк дип санаган чаралар күрә ала, шул исәптән сезнең бу сайтка керүегезне туктатып тору яки бөтенләй тыю, сезнең IP-адресыгызны кулланган компьютерларга сайтка керүгә комачаулау; сезнең бу сайтка керүегезгә комачалаувын һәм/яки сезгә каршы юридик чалалар күрүен сорап, интернет-провайдерыгызга мөрәҗәгать итү.

 Үзгәрешләр кертү

Күзәтү Манарасы Оешмасы бу «Куллану шартлары»н теләсә нинди вакытта үзгәртә ала. Үзгәртелгән «Куллану шартлары» бу сайтка куелганнан соң кулланыла башлаячак. Зинһар, гамәлдәге версияне белер өчен бу биткә даими карап торыгыз.

 Кулланырлык хокук һәм юрисдикция

Бу «Куллану шартлары» Нью-Йорк штатының (АКШ) законнары буенча көйләнә һәм аңлатыла, хокук коллизиясе исәпкә алынмый. Бу «Куллану шартлары»на бәйле һәркайсы суд дәгъвалары белән юрисдикциясе Нью-Йорк штатына (АКШ) таралган судка (штатның суды һәм федераль суд) мөрәҗәгать итәргә кирәк.

 Бүленеш

Әгәр дә суд карары буенча бу «Куллану шартлары»ның кайсыбер кагыйдәләре әһәмиятсез булса, юридик көче булмаган һәм законсыз дип танылса, башкалары үз көчендә калачак. Әгәр дә Күзәтү Манарасы Оешмасы бу «Куллану шартлары»ның берәр кагыйдәсенең үтәлүен тикшерми икән, бу шул кагыйдәдән ваз кичүне һәм аның үтәлүен таләп итүдән баш тартуны аңлатмый һәм шулай аңлатылырга тиеш түгел.

 Үзгәртелмәс тулы килешү

Бу «Куллану шартлары» сезнең һәм Күзәтү Манарасы Оешмасы арасындагы сезнең сайтны куллануыгызга бәйле үзгәртелмәс тулы килешү булып тора һәм моннан алдагы бөтен килешүләрне алмаштыра.