Төп мәгълуматка күчү

ГАИЛӘ ӨЧЕН ЯРДӘМ | АТА АНАЛАР

Балагызга иҗатчан булырга булышыгыз

Балагызга иҗатчан булырга булышыгыз

 Кайбер шөгыльләр балада кызыксынучанлык һәм күзаллау сәләтен үстерә, шулай ук аңа җитлегергә һәм куллар белән ясауда остарырга булыша.

 Мәсәлән, мондый шөгыльләр:

  •   Рәсем ясау

  •   Ашарга пешерү

  •   Күзаллау белән бәйле уеннар

  •   Җырлау

  •   Конструктор җыю

  •   Гади предметлар белән уйнау (хәтта картон тартманы да кулланып була)

 Күп илләрдә балалар алар өчен алдан планлаштырылган пассив күңел ачуларда катнаша. Бу шөгыльләрдә күзаллау таләп ителми.

 Борчылыр өчен сәбәп бармы?

 Нәрсә белергә кирәк?

  •   Иҗатчанлык белән бәйле уеннар балага җитлегергә булыша. Алар баланың физик һәм акыл сәламәтлеген, күзаллау һәм аралашу сәләтләрен яхшырта. Бу уеннар шулай ук баланы сабыр булырга, карарлар кабул итәргә, үз хисләрен контрольдә тотарга һәм башкалар белән тату булырга өйрәтә. Кыскача әйткәндә, андый шөгыльләр баланы олы тормышка әзерли.

  •   Электрон җайланмаларны еш куллану зыян китерергә мөмкин. Бу электрон җайланмаларга бәйлелеккә, симерүгә һәм ачулы тәртипкә китерә ала. Шуңа күрә балаларын электрон җайланмалар карамагында калдыручы әти-әниләр моны кисәтү буларак кабул итәргә тиеш.

  •   Түгәрәкләрнең һәм секцияләрнең тискәре яклары бар. Ата-аналар балаларын күп төрле түгәрәкләргә һәм секцияләргә йөрткәндә, балаларның уйнар өчен вакытлары калмый. Ә уеннар күзаллау сәләтен һәм кызыксынучанлыкны үстерер өчен бик мөһим.

 Нәрсә эшләп була?

  •   Балагыз иҗатчанлыгын күрсәтә алсын өчен шартлар булдырыгыз. Мөмкин булса, балагыз табигатьне күзәтә алсын өчен саф һавада уйнасын. Аның яраткан шөгыле булсын, һәм ул иҗатчанлыгын үстерүче уенчыклар белән уйнасын a.

     Уйланыр өчен сораулар: Иҗатчанлык белән бәйле уеннар балама нинди сыйфатлар һәм осталыклар үстерергә булыша ала? Бу аңа киләчәк тормышында нинди файда китерер?

     Изге Язмалардагы принцип: «Тән өчен күнегүләрнең файдасы [бар]» (1 Тимутигә 4:8).

  •   Электрон җайланмаларны куллану вакытын чикләгез. Балагызны телефон, планшет я телевизор карамагында калдырганчы, яхшылап уйлагыз. Педиатрлар ике яшькә кадәрге балаларга электрон җайланмаларны бирмәскә киңәш итә, ә икедән алып биш яшькә кадәрге балалар өчен куллану вакыты бер сәгатьтән артмаска тиеш b.

     Уйланыр өчен сораулар: Миңа балам өчен электрон җайланмаларны куллануда нинди чикләр куярга кирәк? Ул электрон җайланмаларны кулланганда миңа аны күзәтергә кирәкме? Гаджетларны нинди шөгыльләр алмаштыра ала?

     Изге Язмалардагы принцип: «Акылсызлар кебек түгел, ә зирәкләр кебек гомер итәр өчен... вакытны мөмкин кадәр яхшырак кулланыгыз» (Эфеслеләргә 5:15, 16).

  •   Түгәрәкләр һәм секцияләрнең уңай һәм тискәре якларын бәяләгез. Алар балагызга яңа осталыкларга һәм спорт күнекмәләренә ия булырга ярдәм итә ала. Әмма еш кына түгәрәкләр һәм секцияләрнең күп булуы балагызга да, үзегезгә дә стресс өсти, чөнки, аларны анда йөртер өчен, күп вакыт һәм көч таләп ителә. Эфеслеләргә 5:15, 16 да язылган вакытны акыллы куллану турындагы принцип бу очракта да кулланырлык.

     Уйланыр өчен сораулар: Балам йөргән түгәрәкләр һәм секцияләр чиктән тыш күп түгелме? Шулай булса, нинди үзгәрешләр ясау акыллы булыр?

     Изге Язмалардагы принцип: «Нәрсә мөһимрәк, шуны аера белегез» (Филипиялеләргә 1:10).

a Күп кенә заманча уенчыклар балада иҗатчанлыкны үстерми. Һәм киресенчә, гади уенчыклар я предметлар, мәсәлән, конструктор я картон тартмалар, балага күзаллау сәләтен кулланырга ярдәм итә.

b Электрон җайланмаларны куллану вакыты дигәндә, видеоконференция аша якыннар белән аралашу я гаилә белән рухи программаларны карау түгел, ә күңел ачулар күздә тотыла.