Төп мәгълуматка күчү

ГАИЛӘ ӨЧЕН ЯРДӘМ | АТА-АНАЛАР

Бала һәм смартфон (1 нче өлеш). Балама смартфон сатып алыргамы?

Бала һәм смартфон (1 нче өлеш). Балама смартфон сатып алыргамы?

 Бүгенге көндә күп кенә балаларның смартфоннары a бар. Аларның күпчелеге, үз бүлмәләрендә берүзләре калганда, телефон аша интернетка чыга. Балагызның смартфоны булса, моның нинди куркыныч яклары булыр? Ә файдасы нинди? Аларга смартфонны кулланырга һәр көн күпме рөхсәт итәргә?

 Нәрсә белергә кирәк?

 Файдасы

  •   Бала исән-имин йөрсә, әти-әнисе тыныч булып кала. Ике яшүсмер баласы булган Бетани болай дип әйтә: «Без бик куркыныч дөньяда яшибез, шуңа күрә балаларның әти-әнисе белән элемтәдә булуы үтә мөһим».

     Кэтрин исемле бер әни кеше болай дип өсти: «Кайбер кушымталар ярдәмендә син баланың кайда булуын белә аласың. Ул рульдә булса, аның хәтта нинди тизлек белән барганын күреп була».

  •   Уку өчен файдасы. Мэри исемле әни кеше болай ди: «Балалар электрон почта һәм мессенджерлар аша өй эшен ала һәм укытучылар белән аралаша».

 Куркыныч яклары

  •   Күп вакыт ала. Гадәттә, яшьләр смартфон куллануга көненә берничә сәгать сарыф итә. Чынлыкта, ата-аналар да үз балалары белән күпме аралашса, шулкадәр вакытны диярлек үз девайсларына багышлый. Бер белгеч әйтүенчә, кайбер гаиләләрне «бергә җыелган, бер-берсен белмәгән кешеләр белән чагыштырып була. Алар бер-берсе белән аралашмый, ә тик телефоннарына гына текәлеп карый» b.

  •   Порнография. Бер исәпләү буенча, яшүсмерләрнең күбесе порнографияне һәр ай эзли. Һәм бу гаҗәпләндерми, чөнки алар моны үз смартфоннары аша җиңел генә эшли ала. Ике яшүсмер баласы булган Уильям болай дип әйтә: «Ата-аналар, үз балаларына смартфон биреп, үзләре абайламыйча алар алдында порнографиягә ишек ача, һәм балалар теләсә кайчан аны карый ала».

  •   Артык мавыгу. Күп кенә кеше үз телефоннарына эмоциональ яктан шулкадәр ябыша, аны берәр җирдә калдырса, паникага бирелергә, нәрсә эшләргә белмәскә һәм хәтта үзләрен чирләгәндәй хис итәргә мөмкин. Кайбер ата-аналар әйтүенчә, балалары, смартфонны кулланганда, тупас булып китә. Кармен исемле әни болай ди: «Кайчак, мин үз улым белән сөйләшергә теләсәм, ул шул вакытта телефонга караган булса, чыраен сытып, миңа дорфа җавап бирә».

  •   Өстәмә куркыныч яклар. Смартфон куллануның башка куркыныч яклары бу — кибербуллинг c һәм секстинг. Өстәвенә, смартфон куллану аркасында, бала дөрес утырмый һәм җитәрлек йокламый. Нәтиҗәдә, бу сәламәтлек белән проблемаларга китерә. Кайбер яшьләр, махсус кушымталарны кулланып, әти-әнисеннән интернетта нәрсәне караганнарын яшерә. Андый кушымталар, гаепсез итеп, гади калькулятор булып күренергә мөмкин.

     Бер кызның әтисе Дэниел мондый нәтиҗә ясый: «Смартфон интернетта булган бар нәрсәгә: яхшысына да, начарына да тәрәзә ача».

 Үз-үзегездән сорагыз

  •   Балама смартфон чыннан да кирәкме?

     Изге Язмаларда болай дип әйтелә: «Алдын-артын уйлаучы һәр адымын үлчәп атлый» (Гыйбрәтле сүзләр 14:15). Моны истә тотып, үзегездән сорагыз:

     «Смартфонның куркыныч якларын исәпкә алып, балама аны сатып алу акыллы булырмы? Мин моның бар файдалы һәм куркыныч яклары турында уйландыммы? Смартфон алмыйча, башка чыгу юлын табып булмасмы?»

     Тад исемле әти кеше болай дип әйтә: «Гади телефоннар әле дә сатыла, һәм алар арзан. Балага аны сатып алсаң, бала белән элемтәдә дә буласың, акча да саклыйсың».

  •   Балам андый җаваплылыкка әзерме?

     Изге Язмаларда болай дип әйтелә: «Зирәкнең йөрәге — аны дөрес юлга илтә» (Вәгазьче 10:2). Моны истә тотып, үз-үзегездән сорагыз:

     «Минем балам чыннан да ышанычка лаекмы? Арабызда ачык аралашу бармы? Балам намуслымы? Миннән берәр нәрсәне, мәсәлән кем аның дуслары икәнен яшермиме? Ул башка девайсларны, мәсәлән телевизор, планшет һәм компьютерны, чамасын белеп кулланамы?» Сиринә исемле әни кеше болай ди: «Смартфон ул — бик яхшы һәм шул ук вакыт куркыныч электрон җайланма. Балалар, шулкадәр яшь булганда, андый җаваплылыкка әзерме? Моның турында уйлану бик мөһим».

  •   Мин үзем андый җаваплылыкка әзерме?

     Изге Язмаларда болай дип әйтелә: «Баланы дөрес юлга өйрәт» (Гыйбрәтле сүзләр 22:6). Моны истә тотып, үз-үзегездән сорагыз:

     «Мин, балама, куркыныч якларны күреп, алардан качарга ярдәм итәр өчен, бу телефон турында җитәрлек беләмме? Мин, баламның смартфон куллануын контрольдә тотар өчен, махсус кушымтаны куя беләмме? Мин балама смартфонны акыллы кулланырга ничек ярдәм итә алам?» Элегрәк искә алынган Дэниел болай дип әйтә: «Кызганычка каршы, күп ата-аналар, үз баласына смартфон сатып алып, баланың аны ничек куллануын белмиләр».

 Нәтиҗә. Балаларны смартфонны акыллы кулланырга өйрәтергә кирәк. Бер китапта болай дип әйтелгән: «Балаларның күбесе, смартфонны кулланганда, үзләрен чикли белми, аеруча әти-әнисе аларны күзәтмәсә һәм тиешле күрсәтмәләр бирмәсә» («Indistractable»).

a Бу мәкаләдә «смартфон» дигән сүз интернетка тоташа алган телефонга карый.

b Томас Керстингның «Disconnected» дигән китабыннан.

c Кибербуллинг ул — интернет челтәрендә фото, видео, текст кулланып, кемне дә булса мыскыл итү, кимсетү.