Төп мәгълуматка күчү

ГАИЛӘ ӨЧЕН ЯРДӘМ | АТА-АНАЛАР

Ни өчен балалар китап укырга тиеш? 2 нче өлеш. Экраннан я кәгазьдәнме?

Ни өчен балалар китап укырга тиеш? 2 нче өлеш. Экраннан я кәгазьдәнме?

 Балагызга нәрсәдән уку күбрәк ошый: электрон җайланмаданмы я китаптанмы?

 Күп кенә яшьләр электрон җайланмадан укуны сайлый. Психолог Жан Мари Твендж язганча, «заманча кешеләр экранга бер кагылудан тиз генә сылтамаларны ачарга я китапның башка битенә күчәргә ияләшкән. Шуңа күрә алар өчен китап уку кызыксыз булып күренә» a.

 Электрон җайланмадан укуның үз уңай яклары бар. 20 яшьлек Джон болай ди: «Мин укыган мәктәптә электрон китаплар кулланылды, шуңа күрә мин кирәкле мәгълүматны тиз таба ала идем».

 Электрон җайланмадан укуның башка уңай яклары да бар. Мәсәлән, укучы, бер кагылып, сүзнең аңлатмасын таба, аудио уйната, видео карый я, сылтамалар ачып, өстәмә мәгълүмат таба ала. Әмма бу кәгазьдән укуның файдасын киметәме?

 Тирән өйрәнү турында әйткәндә, күпләр кәгазьдән укуны сайлый. Ни өчен?

  •   Игътибар туплау. Нейтан исемле яшүсмер болай ди: «Электрон җайланмадан укыганда, төрле рекламалар һәм хәбәрләр минем игътибарымны читкә алып китә».

     20 яшьлек Карен охшаш проблема турында сөйли: «Смартфоннан я планшеттан укыганда, минем башка кушымталарны ачарга я берәр уен уйнарга теләгем туа».

     Изге Язмалардагы принцип: «Вакытны мөмкин кадәр яхшырак кулланыгыз» (Көләсәйлеләргә 4:5).

     Уйланыр өчен сораулар: Балагыз, электрон җайланмадан укыганда, игътибарын туплый аламы? Юк икән, сез аңа моңа өйрәнергә ничек ярдәм итә аласыз?

     Киңәш. Балагызга шуны аңларга булышыгыз: ул, укудан тыш, электрон җайланмадагы башка нәрсәләргә игътибар итеп торса, бу аның өй эшен әзерләү вакытын озайтырга мөмкин. Ә ул бу вакытны үзе өчен кызыклы булган шөгыльләргә багышлый алыр иде.

  •   Төшенә белү. Бер китапта болай дип язылган: «Күп кенә тәҗрибәләрдән күренгәнчә, кешеләр, кәгазьдән укыганда, мәгълүматны яхшырак үзләштерә» («Be the Parent, Please»).

     Сәбәпләрнең берсе — кешеләр, экраннан укыганда, гадәттә, тирән уйланып укыр урынына, материалга күз йөгертеп кенә чыга. Язучы Николас Карр болай ди: «Интернетны кулланганда, без кыска вакыт эчендә мөмкин кадәр күбрәк мәгълүмат җыярга омтылабыз» b.

     Әлбәттә, андый укуның үз уңай яклары бар. Әмма Карр әйтүенчә, өстен-өстен генә уку «төп уку ысулы булып китә». Нәтиҗәдә, балагызда мәгънәсенә төшенмичә тиз генә укып чыгу гадәте үсә ала.

     Изге Язмалардагы принцип: «Нәрсәгә генә ия булсаң да, төшенүчәнлеккә омтылырга онытма» (Гыйбрәтле сүзләр 4:7).

     Уйланыр өчен сорау: Балагыз кәгазьдән я экраннан укыймы? Сез аңа укыганнары турында тирән уйланырга ничек ярдәм итә аласыз?

     Киңәш. Акыллы караш саклагыз. Кәгазьдән уку да, экраннан уку да файдалы була ала. Мәсәлән, электрон җайланмаларның кайбер функцияләре мәгълүматны аңлауны җиңеләйтә. Шуңа күрә балагыз белән ике ысулның да уңай һәм тискәре якларын карап чыгу дөрес булыр. Шуны да онытмагыз: һәр бала үзенчәлекле.

  •   Укыганны истә калдыру. Журналист Феррис Джабр үз мәкаләсендә язганча, «электрон җайланмадан укыганда, баш мие тизрәк ара... һәм мәгълүматны истә калдыру авыррак» («Scientific American»).

     Бастырылган китапны укыганда исә, башыбызда үзенә күрә бер «карта» ясала һәм без нинди мәгълүматның кайсы биттә икәнен истә калдыра алабыз. Нәтиҗәдә, без кирәкле мәгълүматны яңадан таба алабыз.

     Өстәвенә, тикшерүләр күрсәткәнчә, кәгазьдән укылган материал хәтергә тирәнрәк кереп кала. Мәгълүмат яхшы үзләштерелгәнгә күрә, аны искә төшерү җиңелрәк.

     Изге Язмалардагы принцип: «Зирәклек һәм аңны сакла» (Гыйбрәтле сүзләр 3:21).

     Уйланыр өчен сораулар: Балагызга укыганнарын аңлау һәм истә калдыру авырмы? Әгәр шулай булса, сез аңа уку осталыкларын яхшыртырга ничек ярдәм итә аласыз? Бәлки, балагызга кәгазьдән уку булышыр?

     Киңәш. Балагызга нәрсә ошаганы турында түгел, ә аның өчен чыннан да нәрсә файдалы булганы турында уйланыгыз. Шуны истә тотыгыз: кешеләр, экраннан укыганда, үзләре уйлаганнан әзрәк мәгълүматны кабул итә.

a «iGen» китабыннан.

b «The Shallows» китабыннан.